«Эшебезне зарланудан башлыйсы килми, ләкин көн дә яуган кар шәһәр урамнарын кар көртләренә күмеп китәргә мөмкин». Шәһәр башлыгы Илсур Метшин киңәшмәне шундый сүзләрдән башлады. Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров хәбәр итүенчә, февральнең беренче ике атнасында гына да Казанда айлык явым-төшем нормасының 147 проценты яуган, бу иң карлы кыш дип билгеләнгән 2024 ел күрсәткеченнән артып киткән.
Гыйнвар аенда исә кар 73,8 миллиметр яисә айлык норманың 160 проценты күләмендә яуган. Метеостанция мәгълүматлары буенча, кар катламының калынлыгы 80 сантиметрга җиткән, бу Себердәге шәһәрләр белән чагыштырырлык, – диде А.Шәйнуров.
Ул көн саен урамнарны җыештыруга 1,1 мең берәмлек техника чыгуын, шулай ук өстәмә рәвештә тагын 650 махсус машинаны җәлеп итүләрен әйтеп үтте. Кышкы сезон башыннан алар 1 млн тоннадан артык кар чыгарганнар. Моннан тыш, 1 гыйнвардан урамнарны кардан чистартырга комачаулаган 2,4 мең автомобиль эвакуацияләнгән.
Казан мэры Илсур Метшин исә кичә башкала урамнары буенча йөрүен әйтте. «Кызганыч, кичен Вахитов районы урамнарында урам себерүчеләрне күрмәдем», – диде шәһәр башлыгы.
– Шәһәр халкы, ишегаллары җыештырылмый, дип зарлана. Аларның зарланулары юкка түгел икән. Һади Такташ һәм Павлюхин урамнарында кичке алтыдан унга кадәр булдым, кар көрәүчеләрне күрмәдем. Бәлки эш графиклары башкадыр, иртәдән чыгып эшлиләрдер. Монда сораулар күп, – диде И.Метшин.
Шул ук вакытта ул халык белән уртак тел табып эшли торган идарәче компанияләр барлыгын, кары көрәлгән ишегалларының Казанда җитәрлек булуын әйтте. «Аларны күреп күңел күтәрелә. Шәһәрне кардан арындыру эшенә җаваплы караучыларга рәхмәт», – диде мэр.
Илсур Метшин вакытында түбәләрдән төшерелмәгән кар аркасында килеп чыккан һәлакәтләргә дә тукталды. Казанда өч бинада түбә ишелү очрагы теркәлгән. Үз чыгышында ул район башлыкларының игътибарын инде булган һәлакәтләргә юнәлтте. Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, юлларны һәм җәяүлеләр кичүләрен чистарту буенча эшне көйләп кенә бетерәбез дигәндә, кар катламы авырлыгыннан түбәләр ишелә башлады. Мэр 27 нче мәктәптә һәм Химиклар урамындагы балалар поликлиникасында түбә ишелү очракларын аерым билгеләп үтте. Оешма җитәкчеләре биналарның куркынычсызлыгы өчен шәхси җаваплылык тота. Ул директорларны мөмкин булган ресурсларны, шул исәптән укучыларның ата-аналарын, спорт учреждениеләре тренерларын һәм башка физик яктан нык кешеләрне, куркынычсызлык чараларын үтәп, түбәләрне ашыгыч чистарту өчен тупларга өндәде.
«Кул кушырып утырырга һәм кар үзе түбәдән шуып төшәр дип өметләнергә ярамый, Һәр учреждениедә әлеге җаваплылыкны үз өстенә алган җитәкче – мөдир яки директор бар. Нәкъ менә ул карар кабул итәргә һәм эшне оештырырга тиеш. Район җитәкчеләренә һәм профильле идарәләр башлыкларына мөрәҗәгать итәм: бу мәсьәләне катгый контрольдә тотарга кирәк», – диде И.Метшин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез