«Кулак малае» герой була аламы?

 «Бабамнардан килгән батырлык» номинациясе

...Мин аны бала чагымда гына күрдем. Бәйрәм саен безнең гаилә белән  котлау открыткалары, сагынулы хатлар язышкан, китүенә дистәләгән еллар узгач, ерак Омск шәһәреннән туган авылына кунакка кайткан туганыбыз Муллаян абый баһадир гәүдәле, матур кеше иде. Гаҗәп тыйнак иде ул.

Әти һәм әби белән, күрешергә килгән туганнар белән сөйләшеп туймадылар. Күпчелек сүз бала вакытлары, ил буйлап таралган туганнар язмышын белешү турында дип хәтердә калган. Ни өчен шулай озак күрешмәгәннәр? Нигә бала вакытта ук читкә киткән, моңарчы авылга кайтмаган? Бу турыда сөйләргә әле 1960 нчы елларда да гаиләдә куркыбрак  торалар иде булса кирәк. Муллаян абыйның Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлыклар күрсәтүе, берничә орден кавалеры булуы, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителүе турында да мин күп еллардан соң гына белдем. Кем соң ул тыйнак каһарман?

Моратов Муллаян Мифтахетдин улы – минем әбиемнең абыйсының улы – 1920 елда Әгерҗе районы (ул вакытта Красный Бор районы) Барҗы авылында туган. Моратовларның зур гаиләсе эшчән, тырыш, бай булган. Шуның өчен 1930 нчы елларның фаҗигале давыллары аларны да читләтеп үтмәгән. 1931 елның 11 июнендә тугыз балалы Мифтахетдин бабайга «кулак» тамгасы сугып, бар мөлкәтен тартып алып, йорт-җиреннән куып чыгарып, гаиләсе белән Чиләбе өлкәсенә сөрәләр. Унбер яшьлек Муллаян да ул авыр газапларны кичерә. Мең җәфа белән, ач килеш, салкын товар вагоннарында хайван хөкемендә узган озын юллар, каты авырып, чак үлемнән калу, Магнитогорскига килеп җиткәч, землянка казып, шунда яшәү, өлкәннәр белән беррәттән авыр эшләрдә эшләү, ачлык газаплары, кимсетүләр, сакчыларның явызлыклары... Мифтахетдин бабайның тәртипле, тырыш, төптән уйлап эш итүчән булуы, балаларының кечкенәдән эшләп үсүе һәм Аллаһның ярдәме гаиләгә исән калырга, яңадан аякка басарга мөмкинлек бирә. Алай гына да түгел, гаилә башлыгы үзенең акылы, зирәклеге, эшкә осталыгы белән ихтирам казана, Магнитка төзелешенә зур өлеш кертә. Муллаян абый да үзенең тырышлыгы белән таныла, комсомол сафларына керә, актив яшьләрдән була. Ул 1993 елның 18 августында гына аклана. Күпме еллар хаксызга рәнҗетелеп, кимсетелеп яшәсә дә, илгә үпкә сакламый, кешелеклелек сыйфатларын югалтмый, киресенчә, күпләргә үрнәк була.

Үз нәселемнең тарихын барлаганда, «Сугышчан дан клубы» ассоциациясе рәисе М. Черепанов һәм И. Финкельштейн тарафыннан оештырылган «Онытылган каһарманнар» акциясендә табылган белешмәләрдән  Муллаян абыйның сугыштагы батырлыклары турында укып таң калдым.

Бөек Ватан сугышы башланганда, Муллаян абый армия хезмәтенә чакырылган була. 1941 елның 22 июнен Карелия фронтында каршылый. Булдыклы егет монда да сынатмый. Кече сержант Моратов 222 нче аерым моторлаштырылган штурмчы инженер-саперлар батальонында отделение командиры була. Сугышта зур батырлыклар күрсәтә, берничә тапкыр яралана. «Сугышчан батырлык өчен» («За боевые заслуги» ) медале белән 1942 елда бүләкләнә. 1944 елның 3 августында 3 нче дәрәҗә Дан ордены, 1944 елның 27 ноябрендә Кызыл Йолдыз ордены, 1945 елның 3  сентябрендә 2 нче дәрәҗә Дан ордены, 1985 елда 2  нче дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була. 1944 елның 20 октябрендә командование тарафыннан Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Нинди батырлыклары  өчен? Кыю, тәвәккәл командир Моратов, Карелиянең Свирь елгасын беренчеләрдән булып кичеп, дошманның көчле уты астында ярга чыга, кырны миналардан һәм чәнечкеле тимерчыбыклардан чистарып, безнең пехота өчен ике юл ача. Бу кырда гына да 85 минаны зарарсызландыру өчен никадәр ихтыяр көче кирәк булган аңа! Икенче бәрелештә диверсия төркеме составында дошман тылына үтеп кереп, аларның колоннасын юк итә һәм «тел» ала. Бу әсир бик дәрәҗәле офицер булып чыга, аның өчен Муллаян абыйга ике атналык ял бирәләр. Өйгә кайтып, туганнар, бер баракта яшәгән дуслар белән күрешүдән дә зуррак бүләк бармы?

Каһарман туганыбыз бәрелешләрнең берсендә дошманның 75 миллиметрлы пушкасын 4 кешелек расчеты белән бергә шартлата, бер фашистны әсирлеккә ала. Икенче бер рейдта, мина куеп, күперне шартлата, бу вакытта машинада барган дошман офицерлары юк ителә. Илебезне немец-фашист илбасарларыннан азат итүдә батыр Муллаян абыйның өлеше зур була.

Көнбатышта дошманны җиңгәч тә, әле сугыш бетми. Орденлы командир Моратов Көнчыгышка җибәрелә, япон милитаристларына каршы да батырларча көрәшә. Үз отделениесе белән Кытайдагы япон чик буе заставасын юк итеп, Пограничная станциясеннән үтә торган тоннельне тиз арада кулга төшерергә ярдәм итә, безнең һөҗүм турында японнарга хәбәр бирелүдән коткарып кала. Мало-Тоннельная биеклеге өчен сугышта тәвәккәл Моратов беренче булып һөҗүмгә ташлана, гранаталар белән дзотны һәм аның расчетын шартлата. Пограничная станциясен азат иткәндә автоматы белән ике япон самураен үтерә. Шулай итеп, илне япон илбасарларыннан саклап калуда да Муллаян абый батырлык үрнәкләре күрсәтә.

Ләкин никадәр лаек булса да, тәкъдим ителгән батыр Муллаян Моратовка Советлар Союзы Герое исеме бирелми, ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Сәбәбен аңлагансыздыр инде: биография...

Бала чакта туган җирдән сөрелүләр, кимсетелүләр бәлки күңелен рәнҗеткәндер дә, ләкин Муллаян абый олы йөрәкле, кешелекле, миһербанлы, чын патриот герой булып калды. Туган илгә тугрылыклы ветеран Омск шәһәрендә, тыныч хезмәттә дә югары квалификацияле эшче булып, намус белән  яшәде. Бала чактан ук иманлы тәрбия алган, нык үзәкле, көчле рухлы  каһарман туганыбызның җаны оҗмах түрендә булсын!

                                                                     Гүзәлия Хөсәенова.

                                                                  Әгерҗе районының Кичкетаң авылы

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елының Ватанны саклаучылар елында Год защитника Отечества "80-летие Победы

Көн хәбәре