Әлмәттә тагын бер уникаль проект барлыкка килде: 2024 елның ноябреннән 2025 елның июненә кадәр «Әдәби атнакич» мәдәни проектының беренче сезоны узды. Хәзерге вакытта яшәп иҗат итүче язучылар, шагыйрьләр белән әдәби очрашулар, милли концертлар тиз арада халык күңелен яулады. Проектны оештыручылар — Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге һәм «Татнефть» хәйрия фонды.
«Сез иҗат итегез, ә без ярдәм итәрбез»
Әлеге мәдәни проект 21 ноябрьдә «Нефтьче» мәдәният сараеның «БиблиоНефть» мәйданчыгында старт алды. Беренче кунаклар М. Җәлил исемендәге премияләр лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшин һәм күпсанлы шигъри бәйгеләр җиңүчесе Дания Нәгыйм булдылар. Очрашуга Югары нефть мәктәбе студентлары, Р. Фәхретдин исемендәге 1нче лицей, лицей-интернат укучылары, язучылар, Әлмәт театры артистлары һәм әдәбият сөючеләр килгән иде. Кичәне Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җаваплы сәркатибе Равил Сабыр алып барды.
Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Дания Нәгыйм ничек иҗат итә башлаулары, бүген нинди уй-борчулар белән янулары турында сөйләделәр, шигырьләрен укыдылар. Шулай ук кичәдә катнашучылар алдында Әлмәт театры актрисасы Резедә Хәертдинова чыгыш ясады. Ул инде драматург буларак та («Киңәш кирәк» комедиясе чыкты), шагыйрә буларак та («Хәят» шигырьләр җыентыгы дөнья күрде) танылып килә.
«Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова нефтьчеләрнең һәрдаим социаль мәсьәләләргә зур игътибар бирүләре турында әйтеп үтте, нинди генә эш башкарылса да — юллар төзүме, ишегалларын төзекләндерүме, мәктәпләргә ремонт ясаумы, китап чыгарумы — болар барысы да беренче чиратта яшьләрне күзалдында тотып эшләнә, дип белдерде.
— Без «Татнефть»тә боларны киләчәккә инвестицияләр дип атыйбыз, чөнки безнең киләчәгебез, ул сез — яшьләр. Тиздән сез әти-әниләрегез урынына предприятиеләргә, социаль учреждениеләргә эшкә киләчәксез, «Татнефть»нең, республиканың, илнең алга барышы сезнең кулда булачак. Һәм әлбәттә инде әдәбиятны, мәдәниятне үстерү дә бик мөһим юнәлеш, ә алмашны бүген үк әзерләргә кирәк. Шуңа күрә языгыз, иҗат итегез, яңа үрләр яуларга тырышыгыз, ә без ярдәм итәрбез, — диде Эльмира Газизова.
«Фикердәшләр һәм җандашлар җыелган иде»
«Әдәби атнакич» мәдәни проекты турында шагыйрь, драматург, публицист Рүзәл Мөхәммәтшин үз фикерләре белән уртаклашты.
— Һәрбер әдәби, иҗади очрашуның асылы, минемчә, ул үзеңнең йөрәгең белән бер ритмда типкән йөрәкләрне барлауда, үзеңнең күзеңдә янган учакның чагылышларын башка күзләрдә эзләүдә һәм аны табарга тырышуда. Бу җәхәттан, мин «Әдәби атнакич» әләме астында узган чарабызны бик матур, җылы хәтирәләр белән искә алам, чөнки анда чыннан да фикердәшләр һәм җандашлар җыелган иде. Ул ниндидер бөтенлеккә ия бер кичә булды. Һәм хәзер мин монда Равил Сабыр яисә «Татнефть» хәйрия фонды хезмәткәрләре кебек әдәбият, сәнгать өчен бик үз булган кешеләр турында сөйләмим, ә гади халык турында һәм бигрәк тә студентлар һәм укучылар турында әйтәм. Аларның да күзендә шул ук чаткыларны күреп, аларның да йөрәгендә шул ук сорауларны яшәвен күреп, аларның да шул ук сорауларга җавап эзләп яшәвен күреп, мин үзем бик канәгать булып кайткан идем», — диде Рүзәл Мөхәммәтшин.
19 декабрь көнне очрашуга Рифат Сәлах һәм Эльвира Һадиева чакырылган иде. Икесе дә «Татнефть» компаниясенең С. Сөләймәнова исемендәге кызыксындыру премиясе лауреатлары, шул премиянең стипендиатлары. Алар белән очрашуда Әлмәт студентлары, мәктәп укучылары, Әлмәт театры артистлары, язучылар һәм «Кызыл каурыйлар» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары да катнашты. Очрашу ахырында, нәтиҗә ясап, «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасының ул вакыттагы җитәкчесе Флюра Шәйхетдинова «Әдәби атнакич» проектының уңышлы старт алуы һәм һичшиксез 2025 елда да дәвам итәчәге турында әйтте.
Пьеса язарга да өйрәтәбез
Бу елның башында «Әдәби атнакич» әләме астында Әлмәт драмтеатрында заманча драматургиягә багышланган семинар-интенсивның беренче туры үтте. Аның нәтиҗәсе буларак, Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге һәм драмтеатр карамагына 9 пьеса керде. Проектның икенче туры 15-17 августта узар дип көтелә. Һәр яшь драматург экспертлар комиссиясе әгъзалары арасыннан индивидуаль эшләр өчен үзенә остаз сайлап алачак.
Исегезгә төшерәбез, беренче тур быелның 30 гыйнварыннан алып 2 февраленә кадәр дәвам иткән иде. Семинарда 19дан алып 57 яшькә кадәр Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә, Яр Чаллы, Лениногорскидан 14 кеше катнашты. Экспертлар комиссиясендә Башкортостанның Заманча драматургия һәм режиссура үзәгенең сәнгать җитәкчесе Зиннур Сөләймәнов, күренекле режиссёр Искәндәр Сакаев (Санкт-Петербург), танылган театр сәнгате белгече Павел Руднев (Мәскәү) һәм Россия күләмендә билгеле драматургия остазы эшләр дип көтелә. Ә нәтиҗәләр 4 февральдә ясалырга тиеш.
— Безнең семинарның нәтиҗәсе буларак театрларның репертуарлары яңа кызыклы спектакльләр белән баер, дип өметләнәбез, — диде Равил Сабыр. — Ә иң мөһиме — татар драматургиясендә яңа исемнәр барлыкка килер, яшь авторлар актив иҗат итә башлар, дип ышанабыз!
Җәйне шигъри бәйрәм үткәреп каршы алдык
20 февральдә «Әдәби атнакич»тә Яр Чаллыдан шагыйрь Лилия Гыйбадуллина һәм автор башкаручы Илшат Аюпов килделәр. Шигырьләр, җырлар белән үрелеп барган кичәдә кунаклар үзләренең иҗатка килү юллары турында сөйләделәр.
«Бу кичә шулкадәр матур, җылы атмосферада бара. Тирән мәгънәле, фәлсәфи сөйләшү шаһитлары без. Телевизорда мондый тапшырулар хәзер бөтенләй юк. Аларны тулысынча яздырып интернет киңлекләренә булса да куярга иде, күбрәк кеше карый алсын иде», — дип фикерләре белән уртаклашты кичә ахырында «Туган як» клубының җитәкчесе Зәрия Хәбипова.
Март аенда «Әдәби атнакич» мәдәни проекты русча язучы яшь шагыйрьләр Дарина Мороз һәм Денис Детистов иҗатларына игътибар күрсәтте, ә апрельдә гадәттәгечә Габдулла Ткайның туган көненә багышланган Шигъгри митинг оештырылды.
Җәйне дә нефть башкаласында шигъри бәйрәм үткәреп каршы алдылар. 29 майда проект Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркта чираттагы кунакларын «Әдәби атнакич» итте. Чараның төп геройлары – шагыйрьләр Людмила Аланлы, Рәмзия Габделхакова, Рәфкать Шаһиев, Гүзәлия Галләмова, Зинаида Захарова, Нәфисә Сабирҗанова, Резеда Хәертдинова, Екатерина Аничкина. Шулай ук «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе вәкилләре дә бар иде.
Әдәби очрашу күңелнең кылларын тибрәтүче шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Кичә барышында күптән түгел бакыйлыкка күчкән Татарстанның халык шагыйре Клара Булатова турында да җылы сүзләр яңгырады.
Каләмдәшебез Зинаида Захарованың быел юбилей елы. Шул уңайдан очрашу барышында «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова шагыйрәгә Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды.
Сез карагыз күпме халык килгән!
26 июнь көнне шәһәр паркында янә иҗат сөючеләр очрашуы гөрләде. Бу юлы проект Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р. Төхфәтуллин һәм С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Нәфисә Сабирҗанованың «Ромашкалар» дип исемләнгән иҗат кичәсе үтте. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Дания Нәгыйм үз чыгышында шагыйрәнең иҗатын бик ихлас, нечкә лиризм белән сугарылган, укучының күңеленә тирән үтеп керә торган дип бәяләде.
«Нинди генә статуста булсагыз да — бар нәрсәгә алсу күзлектән караучы үсмер кызмы; дөньяны яхшы якка үзгәртә алуына ышанган журналистмы; күңел халәтен шигъри юлларга салган язучымы; яшәргә өметен өзмәгән пациентмы; яраткан, ышанган, кичергән ир хатынымы; җанын ярып бирергә әзер булган ана һәм инде иң кәттә әбиме — сезгә бәхет юлдаш булсын иде! Шушындый, тормышны бар яклап колачлап алып бара торган хатын-кыз булып калсагыз иде!» — дип теләде Казан кунагы.
Кичә барышында татар эстрадасының популяр җырчылары һәм композиторлары Раилә Маннанова, Алсугөл, Хәмид Маткаримов, Зилә Саримова, Мәдинә Гайнуллина, Зиннур Сафиуллиннар шагыйрәнең сүзләренә язылган халык арасында бик популяр җырларны башкардылар.
Шулай итеп «Әдәби атнакич» мәдәни проекты үзенең беренче сезонын тәмамлады. Аның нәтиҗәләрен кыска һәм мәгънәле итеп һәвәскәр композитор, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Зиннур Сафиуллин ясады бугай.
— Бу проектны уйлап тапкан, җиренә җиткереп башкарып чыккан кешеләргә, Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә, «Татнефть» хәйрия фондына бөтен халык исеменнән зур рәхмәтемне җиткерәсем килә! Күптән көтелгән бүләк кебек булды бу. Мондый чаралар уздыру бүген бик кирәк. Җәмгыятьтә мондый форматтагы очрашуларга бертөрле сусау сизәм мин. Моны әллә кайчан эшләргә кирәк иде инде! Сез карагыз күпме халык килгән! Алар язучылар, композиторлар, җырчылар белән, аларның иҗатлары белән таныша, бер-берсе белән аралаша, энергия, киләчәктә иҗат итәр өчен илһам ала. Шуңа күрә бу җәхәттән «Әдәби атнакич»нең никадәр мөһимлеген әйтеп бетергесез! Проекты дәвамлы, озын гомерле булсын иде! — дип теләде Зиннур Сафиуллин.
Ә оештыручылар җәйге каникулда кул кушырып утырмый, икенче сезонны тагын да кызыклырак итеп уздыруга әзерлек бара. Ул 18 сентябрьдә яңадан «Нефтьче» мәдәният сараеның «БиблиоНефть» мәйданчыгында башланыр дип көтелә.
Резеда Шәмсуллина
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!






Фикер өстәү
Фикерегез