Аларны карлы кыш та куркытмады. Кардан тарайган сукмакларда җәяүлеләр бер-берсен үткәрергә тырышкан мәлдә, уйламаган җирдән велосипедтагы курьерлар килеп чыга да югары тизлектә узып та китә. Юл биреп кенә өлгер. Алар шулай ашыга-ашыга заказларны үтәү ягын карый. Ашыккан ашка пешкән, ди татар халык мәкале. Курьерлар да, күбрәк заказ үтим дип, куркынычсызлык чараларын оныта һәм һәлакәтләргә юлыга.
Казанда электр самокатлары белән азмы-күпме тәртип урнаштырырга өлгермәделәр, икенче бәла – электр велосипедларында җилдерүчеләр барлыкка килде. Алар теләсә нинди һава торышында да клиентлары янына ашыга. Билгеле инде, заказларны никадәр күбрәк илтсәң, шулкадәр күбрәк акча эшлисең, шуңа күрә курьер өчен тизлек бик мөһим. Ләкин бер нәрсә турында оныталар: югары тизлектә барганда җәяүлеләрне бәрдерү куркынычы арта. Бу проблемага Казан мэры Илсур Метшин да тукталды.
– Электр велосипедындагы курьерлар – безнең заманның тагын бер афәте. Бүген алар Казанда дүрт мең тирәсе. Курьерлар бөтен шәһәр буйлап актив йөри, җәяүлеләрне бәрдерү очраклары һәм алар катнашында башка юл-транспорт һәлакәтләре дә теркәлеп тора. Кала халкы арасында бу хезмәткә ихтыяҗ зур, шулай да тәртип бозуларны киметү өчен безгә курьерларның йөрү кагыйдәләрен җайга салырга вакыт җитте, бигрәк тә җәяүлеләр күп булган урыннарда, – диде Илсур Метшин.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе мәгълүматлары буенча, электр велосипедлары, электр самокатлары кебек үк, шәхси мобильлек чараларына кертелә. Быелның ике аенда Казанда алар катнашында дүрт юл-транспорт һәлакәте булган, бер кешенең гомере өзелгән, өчесе зыян күргән. Курьерлар катнашында аварияләр саны бик еш теркәлеп торганлыктан, Казанда электр велосипедлары өчен тизлек чикләнгән урыннар барлыкка киләчәк, ә кайбер участокларда велосипедтан төшеп, янәшә барырга кирәк булган урыннар да билгеләнәчәк. Барыннан да элек бу җәяүлеләр күп булган урыннарга – парк, сквер, шулай ук тар җәяүлеләр юлына кагыла. Шулай итеп, Казан Транспорт комитеты электр самокатлары, электр велосипедлары һәм башка шундый транспорт куллана торган курьерлар өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен эшләү белән шөгыльләнә. Үзгәрешләрне инде тиздән гамәлгә кертергә җыеналар. Яңа тәртип шәһәрдә куркынычсызлыкны арттырырга һәм җәяүлеләр мәнфәгатен якларга тиеш, янәсе.
Шәһәр халкын исә юл кагыйдәләрен бозып йөрүче курьерлар хакында «Халык инспекторы» мобиль кушымтасы аша хәбәр итәргә чакыралар. Аларның велосипедларында язылган номерны, сервис логотибын, һәлакәт булган вакытны һәм урынны күрсәтеп, кагыйдәләрне бозу фактларын теркәргә тәкъдим итәләр. Барлык расланган хокук бозулар хакында турыдан-туры эре курьер сервислары куркынычсызлык хезмәтенә тапшырылачак икән.
Бүгенге көндә курьерлар тарафыннан иң еш кабатланыла торган хокук бозулар дип тротуарлар буйлап югары тизлектә хәрәкәт итүне, светофорның кызыл сигналына чыгуны һәм каршы якка хәрәкәт итүне атыйлар. Шәхси мобильлек чараларында йөрүчеләргә карата катгый җәзалар кертеп кенә проблеманы тулысынча хәл итеп булыр микән? Бу сорау әлегә ачык кала, барысын да вакыт күрсәтер, әлбәттә. Шулай да беренче чиратта курьерларны эшкә алганда аларның юлда йөрү кагыйдәләрен белү-белмәвен тикшерергә кирәктер.
Казан халкының нинди фикердә булуы белән дә кызыксындык. Шәһәр хакимиятенең курьерларга карата яңа таләпләр әзерләвен хуплаучылар да табылды. Мәсәлән, 35 яшьлек Алсу югары тизлектә йөрүче курьерлар корбаны булырга өлгергән.
– Арттан килгән велосипедчыны күрми калдым, шуңа юл бирергә өлгермәдем, ул да югары тизлек белән хәрәкәт иткәнлектән туктый алмады. Имгәнүләр алмадым дияргә була, күбрәк курку гына калды. Хәзер гел артыма борылып карап йөрим. Яшь кенә егет иде. Үзе бик гафу үтенде инде, – ди Алсу.
Алмаз исә шәхси мобильлек чараларында йөрүчеләр җәяүлеләр юлларында хәрәкәт итәргә тиеш түгел дигән фикердә тора. Курьерларны яклап чыгучылар да бар. Лаеклы ялдагы Равия ханым, Казанның барлык урамнарында да велосипед юллары булмаганга курьерлар гаепле түгел, дип саный. Аның фикеренчә, таләпләр куйганчы, кала инфраструктурасын лаеклы дәрәҗәгә җиткерү кирәк.
– Бу хезмәттә күбрәк студентлар, яшьләр эшли. Рәхәт тормыштан көне буе авыр сумкалар асып кешеләргә әйбер ташымыйлардыр, – ди ул.
Эш тәкъдим итә торган сайтларда курьер вакансияләре җитәрлек. Аларга бер смена өчен 2 меңнән 15 мең сумга кадәр акча түләргә вәгъдә итәләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез