Күршем, сиңа әйтәм... ТКХ өлкәсендә иң еш очрый торган хокук бозу очраклары турында

Хәзерге пластик тәрәзәләрнең зыяны, читкә аккан капиталь ремонт акчасы һәм газчыларны өйгә кертмәгән өчен штраф. Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Александр Тыгин ТКХ өлкәсендә иң еш очрый торган хокук бозу очраклары һәм аларга юл куймау ысуллары турында сөйләде.

Ач ишекне, газчы!

Зарланырга яратабыз: урамдагы чүп контейнерлары тулган, утка-суга бәя арткан... ТКХ өлкәсендә бигрәк тә, яхшысына караганда начары күбрәк тә күренә кебек. Тик үзебездән дә күп нәрсә тора. Бу ел башында Баш дәүләт торак инспекторы итеп билгеләнгән Александр Тыгин әнә шул фикердә. «Иртән торгач, бит юарга дип кранны ачасыз һәм аннан су ага икән – бу могҗиза түгел, ә коммуналь хезмәтләрнең эше», – дип бәяләде ул тармактагы вазгыятьне.

Газ җиһазлары белән эшләү кагыйдәләрен үтәү белгечләрнең игътибар үзәгендә тора.

– Фатир яки йортта урнаштырылган газ плитәсе, җылыткыч, газ миче кебек җиһазлар өчен милек хуҗасы җаваплы. Закон нигезендә, бу ике килешү нигезендә тормышка ашырыла. Берсе чимал белән тәэмин итү турындагы килешү булса, икенчесе – газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү килешүе, – диде Александр Тыгин. – Тәҗрибә күрсәткәнчә, нәкъ менә икенче килешүне үтәмәү аркасында сөрем газы белән агулану очраклары килеп чыга да инде. Бу арада Минзәләдә килеп чыккан хәлне генә алыйк. Шәхси йортта газ плитәсен аш бүлмәсеннән янкормага күчергәннәр. Газ шартлап, ике кеше зыян күрде. Тагын бер кат искәртәм: газ җиһазларын фәкать белгечләр генә урыныннан күчерергә хокуклы.

Баш дәүләт торак инспекторы әйтүенчә, газ җиһазлары белән эшләү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен «зәңгәр ягулык»ны өзеп куярга да мөмкиннәр. «Техник сәбәпләр аркасында, аерым бер фатирга баручы торбаны гына ябып булмаса, бөтен йорт газсыз калырга ихтимал», – дип тә кисәтте ул.

Фатир яки йортта газ чыгып тору, газ җиһазының ватык булуы кебек җитешсезлекләрне вакытында ачыклау, ә бәлки кемнеңдер гомерен саклап калу өчен, газчылар өйдән-өйгә йөри.

– Белгечләр бүлмәдәге табигый һава алмашуның дөрес булу-булмавын да тикшерә. Югыйсә хәзерге пластик тәрәзәләр аша һава гомумән йөрмәскә мөмкин. Кайбер очракта диварны тишеп, махсус клапаннар урнаштырырга да туры килә, – дип сөйләде Александр Тыгин.

Шунысын да искәртик: газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүчеләр йорт яки фатирга ике тапкыр килеп тә, аларга ишек ачмаучыларга 10 мең сумга кадәр штраф яный. Ялган газчылардан шикләнгән очракта, белгечтән документ сорарга киңәш ителә. Татарстанда «Газпром трансгаз Казан» оешмасы һәм аның бүлекчәләре генә абонентларга хезмәт күрсәтә ала.

Үзебез түлибез

Тагын бер авырткан җир – торак йортларны капиталь төзекләндерү. «Еш кына ремонтка дип җыйган акча бүтән кирәк-яракларга тотыла», – диде Баш дәүләт торак инспекторы. Закон нигезендә бу акчаны туплауның ике ысулы бар – төбәк операторының гомуми счетында яки йортның махсус счетында. Икенче очракта Торак инспекциясе акчаның кайчан һәм ничек тотылуына күзәтчелек итә алмый.

– Махсус счетлар аша бик зур, шул исәптән капиталь ремонтка бәйле булмаган чыгымнар тотыла. Хәзерге вакытта гомуми рәвештә тупланган 2 миллиард сумнан артык акчаның яртысы диярлек милек хуҗалары тарафыннан сарыф ителгән. Болар – нигездә торак милекчеләре ширкәтләре. Акчаны төрле максаттан – ремонт эшләренә дә, юридик хезмәтләр өчен түләргә дә тоталар. Моны дөрес түгел дип саныйбыз, – диде Александр Тыгин.

Билгеле булганча, Татарстанда капиталь ремонт программасы 2008 елдан бирле гамәлдә. Шул вакыттан бирле әлеге эшкә 90 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп ителгән. Гомуми мәйданы 53 миллион квадрат метр тәшкил иткән 12 меңгә якын бина төзекләндерелгән. Барлык тотылган акчаның 40 миллиард сумга якыны – милекчеләр үзләре түләгән акча. Счет-фактура кәгазендәге әлеге төр түләү кысасында ел саен 5 миллиард сум акча туплана. Күпфатирлы йортларда тариф 1 квадрат метрга 7,7 сум тәшкил итә. Махсус счетларда исә ел саен якынча 260 миллион сум акча җыела.

Чүп мәсьәлә түгел

Чүп мәсьәләсе дә телдән төшми. «Социаль челтәрләрдә атна буена каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга бәйле 400ләп мөрәҗәгать теркибез. Алар барысы да катгый тора. Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге төр мөрәҗәгатьләрнең өчтән икесеннән дә күбрәге шәхси йортларга кагыла», – диде Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе.

Александр Тыгин сүзләренә караганда, чисталык өчен төбәк операторлары (Татарстанда – «ПЖКХ» идарәче оешмасы һәм «Гринта» ҖЧҖ) җавап бирә. «Тик инспекторлар үзләре тикшерү оештыра алмый. Без моны халыктан килеп ирешкән тәгаен мөрәҗәгатьләр нигезендә генә эшли алабыз. Ягъни йорт тирәсендә чүп күргән очракта, аны фотога төшереп, безгә җибәрсәгез, идарәсе оешмага шул көнне үк штраф салачакбыз», – диде Баш дәүләт торак инспекторы.

Форсаттан файдаланып, өч-дүрт бүлмәле фатирдан кечкенә студия-фатирлар ясап, шул рәвешле кесә калынайтырга теләүчеләргә каршы көрәш турында да әйтте ул. «Аш бүлмәсе, юыну бүлмәсе кебек урыннар торакның теләсә кайсы җирендә урнаша алмый. Фатирның төп конструкциясен үзгәртү өчен иң элек йортта яшәүчеләрнең гомуми җыелышын үткәрергә кирәк. Әлеге документ юк икән, димәк, идрәче оешма турыдан-туры судка мөрәҗәгать итә ала», – диде Александр Тыгин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре