Чөнки курку ул – сиңа зыян сала торган субъектны, күренешне вакытында күреп яки сизеп алып, саклану чаралары күрә башлау. Табигать биргән ул сыйфат качып котылуга гына кайтып калмый. Һәрхәлдә, саклануның андый төре җәнлекләр дөньясында киң таралган булса да. Курку – ул әле организмны мобилизацияләү, качуны сайламаганда, бар көчеңне җыеп, сиңа янаган дәһшәткә каршы тору да.
Кулланышта еш яңгырый торган «террор» сүзе бар. Латинчадан ул да «курку» дип тәрҗемә ителә. Ягъни кайсыдыр көчләрнең кешедәге курку хисен файдаланып, ниндидер явыз максатларга ирешү, бәла китерү юлы. Ул күбрәк каршы якны физик юк итү яисә юк итү белән янауда чагыла. Террористик оешмалар гына түгел, дәүләтләрнең дә террорчы дип бәяләрлекләре бар. Илләр, хөкүмәтләр ул күренешкә каршы булдыра алганча көрәшә, тик тулы җиңү турында әлегә сүз юк...
Үзара сөйләшкәндә кемдер хакында: «И-и, бигрәк куркак инде, үз шәүләсеннән үзе куркып йөри», – дигән сүз дә кайчак яңгырап ала. «Курку белмәс» – монысы батыр йөрәкле кеше хакында әйтелгән сүз. Тик, әйткәнебезчә, барысы да чагыштырмача. Курку ситуациягә, очракка бик карый. Мәсәлән, самолет турбулентлыкка эләгеп, аннан чыга алмый бәргәләнгәндә, иң батырлар да оныта башлаган догаларын исенә төшерә, атеистлар беразга булса да дингә кайта, һәркемдә салкын тир бәреп чыга. Кораб бәлагә тарыганда исә нәзер әйтүләр ешая, диләр. «Шушы сәяхәттән исән-сау кайтсам, акчамны яшермәс, хатынымны да, анасын да яратыр идем, ятларга күз салмас идем». Тик әйткәнне үтәү-үтәмәү кешесенә, аның ни дәрәҗәдә куркуына карый. Кемдер нәзерен үти, икенче берәү исә ярга аяк басуга ук: «Коткарасылары билгеле иде бит, шул арада нинди генә юләр уйлар килми башка», – дип елмая.
Курку дигән сыйфатның файдага булуы аңлашыла. Кисәк кенә яхшы кешегә әверелү, иманга килү сәбәпле генә түгел. Курку – саклану инстинктының бер төре. Артык батырланып, мәсәлән, моңарчы белмәгән, күрмәгән сулыкка сикереп чумасың икән, азагы аяныч булырга да мөмкин. Дөрләп янган йортка нәрсәнедер алып чыгам, коткарам дип кереп китүдә дә фаҗига ихтималы зур. Курку, курка белү кирәк. Куян бүредән курыкмаса, чабып котылмаса, без бүген куян дигән кимерүчене гомумән дә күрмәгән, белмәгән булыр идек.
Куркуны әле тагын «фобия» төшенчәсе белән дә билгелиләр. Анысы күбрәк чирләргә кагыла дип беләм. Тик һәр очракта да түгел. Хатын-кызларның кайберләре тычканнан яисә үрмәкүчтән курка, кемдер биеклектән. Эттән куркучылар күп. Классигыбыз Туфан Миңнуллинның самолетка утырырга курыкканын язып тордылар. Вузда укыганда имтиханнардан курку күңелгә нык уелып калган. Аудитория ишеге төбендә, менә керәм, менә керәм, дип торганда йөрәкнең ешрак тибүе, уч төпләренең тирләп чыгуы истә. Югыйсә материалны беләсең, элекке имтиханнарны биргәндә дә шулай юкка калтырануың һәм «бишле» алып чыкканың хәтереңдә. Юк, барыбер куркырга кирәк. Андый очракны да фобия дип билгеләргә мөмкиндер. Шунысы яхшы: билет алып урынга барып утыруга, курку каядыр китеп югала, тиз-тиз генә сорауларга җавап яза башлыйсың. Чираттагы имтиханга хәтле син – батыр.
Сугыш ише мәхшәрләрдә курку хисенең югалу, томалану очракларын, шул сәбәпле кешенең гомере өзелүе хакында язалар. Уйланылмаган батырлыкның бәясе чыннан да артык югары булырга мөмкин. Тагын да шул саклык, һәр хәрәкәтеңне алдан исәпләү кирәктер. Үлем һәрчак янәшә йөргән чакта, язмышка ничек язылган, барысы да шулай булачак, дип йөрү сансызлыкка тиң. Хак Тәгалә дә, сакланганны саклармын, дигән, диләр бит.
Куркуның тагын бер үзенчәлеге – киләчәк зыян, бәла-казаны зуррак, күбрәк итеп фаразлау. Татарда аны: «Курыкканга куш күренә», – диләр. Мондый әйтемнең русчасы да бар: «У страха глаза велики». Курыкканда чыннан да шикләр куера. Имтихан очрагында, мәсәлән, «фәләненче лекциядә булмаган идем, укытучы өстәмә сорауларны шуның буенча бирсә – эш харап» дип шикләнәсең. Куркынычны куерту димәктән, суда йөзә белмәгән бер кешене беләм. Аның теплоходка да, гади көймәгә дә утырганы юк. «Су транспортына беркайчан да утырмыйм, батар кебек», – ди ул. Миңа калса, ул йөзә белгәндә дә андый транспортка аяк басмас иде. «Титаник» фильмын әллә ничә кат карасаң, утырмассың да шул.
Курыккан кешене гаепләү җиңел ул. Үзеңә юк-бардан курыкмаска өйрәнү авыррак. Бу юллар авторының инде күптән имтихан биргәне юк. Биргән очракта хәзер инде куркырмын сыман түгел. Ә менә олырак аудитория алдында чыгыш ясау миндә һәрчак дулкынлану катыш курку тудыра. Чөнки гадәтләнелмәгән, чөнки гомер буе җитештерүдә эшләнелгән. Ә анда сүз сөйләнеп йөрү юк, анда эш күрсәтәсе. Шуңа күрә, дулкынлануны җиңәр өчен, үзем белгән алымны кулланырга тырышам. Ул да булса – юмор хисе. Трибунага чыгар алдыннан башымда берәр анекдот-мәзәкне кат-кат әйләндерәм, юләр кебек үзалдыма елмаям. Чыгышны да берәр мәзәк сүздән башлыйм. Аудитория көлеп куюга, серотонин белән дофамин дигән дус гормоннар пәйда була, дулкынлану югала. Үзеңә һәм әйткән сүзеңә ышаныч кайта...
Тик менә караңгы урамда хулиганнар чолганышында калганда юморның бөтенләй үк көчсез икәнен дә искәртми ярамас. Андый очракта физик көчкә яисә аякларга гына ышанасы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез