Газетага язылу

Курыкканга куш күренә

Курку – адәм баласын гомер буе озата барган хисләрнең берсе. Кайчак бу хис безнең тормышыбызны саклап калырга мөмкин. Кайчак куркып яшәү кешегә уңайлырак та. Ләкин шул ук вакытта ул безне эчтән кимерә торган, үзебез үк уйлап тапкан ялган бер хискә әйләнеп калырга мөмкин. Нәрсә соң ул – курку, фобия? Аннан котылу авырмы?

Курыкканга куш күренә

Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә клиник психолог Зөһрә Кәлимуллина-Кәримова ярдәм итте.

– Курку ул – чынбарлыкта булган яисә уйлап табылган, күз алдына килгән куркыныч хәлгә җавап итеп барлыкка килә торган хис-тойгы. Ешрак кеше күңеленә кереп калган билгеле бер хәлнең кабатлануыннан куркып яши. Әмма кайчак безнең акылыбыз берничек тә зыян салмый торган вакыйгаларны да куркыныч чыганагы буларак истә калдырырга мөмкин.

Куркуларны без яшәү дәвамында туплыйбыз. Күпчелеге исә бала чактан ук килә. Ләкин кайчак алар тумыштан да бирелергә мөмкин. Хәтта дөньяга аваз салганда да, нидер булып, баланың тәне куркыныч янаган мизгелне истә калдыра ала.

– Ә куркуны җиңеп буламы? Моның өчен белгечкә мөрәҗәгать итү мәҗбүриме?

– Курку белән үзлектән дә көрәшергә мөмкин. Юлы бер – курыкканнан качмау. Аны җиңү өчен тәвәккәллек кирәк. Кемдер үзе генә булдыра алмый, андый чакта, билгеле, белгечкә мөрәҗәгать итү хәерле. Ник дигәндә, куркуны җиңеп була, һәм моны эшләргә кирәк тә.

Тик бер мөһим шарт бар: кешедә теләк булырга тиеш. Ихлас теләк. Гадәттә, һәр куркуның ниндидер файдасы да була. Шуңа күрә кеше «комфорт зонасы»ннан чыгарга теләми. Әмма нәрсәнедер үзгәртергә, куркудан арынырга батырчылык итеп, тагын да зуррак уңышка ирешергә мөмкин.

– Шундый күренешкә тап булганым бар: шундый зур гәүдәле, бруталь ир-атлар кечкенә бер тычканнан курка. Бераз мантыйкка туры килми кебек. Бу ни сәбәпле шулай икән?

– Әйткәнемчә, курку күбесенчә кечкенә вакытта барлыкка килә. Мөгаен, ул кешене тычкан белән куркыткан булганнардыр. Һәм шушы кечкенә җан иясе аның гомерлек фобиясенә әйләнгәндер. Я булмаса тычкан аның тормышындагы ниндидер куркыныч вакыйганың бер өлеше булгандыр. Баш мие тулысынча формалашып бетмәгән вакытта барлыкка килгән куркуны аңлату кыен була инде ул. 

– Куркак кеше белән идарә итү җиңел, диләр. Бу дөресме, сезнеңчә?

– Миңа калса, юк. Курыккан кеше, гадәттә, бик кире була. Ул имин, тыныч тормышка бишкуллап ябыша. Нәрсә дә булса эшләргә мәҗбүр итү өчен, аны «комфорт зонасы»ннан чыгарырга кирәк. Ә ул бу халәттән чыкмас өчен барысын да эшли.

Башка фикер

Динар Хөснетдинов, Әлмәт театры артисты:

– Адәм балаларын куркытып яшәтәләр. Гомерләре куркып уза. Ә курыккан кеше көчсезләнә, көчсез кеше белән идарә итү җиңел.

Сәер куркулар

Филофобия – гашыйк булудан курку.

Хрометофобия – акчадан курку.

Эргофобия – эштән курку.

Сомнифобия – йокыдан курку.

Танатофобия – үлемнән курку.

Белгеч аңлатмасы:

– Тормышта рациональ һәм рациональ булмаган куркулар очрый. Әйтик, беребез дә 20 нче кат тәрәзәсеннән ярты гәүдәбезне чыгарып тормыйбыз. Чөнки моның тормыш өчен куркыныч булуын аңлыйбыз. Рациональ булмаган куркуны кеше үзе уйлап таба яки алар бөтенләй дә булмый. Куркыныч янамый, әмма курку хисе бар. Ул кешегә берничек тә ярдәм итми, чөнки ул – ялган хис.

Александр Мусихин, психолог, супервизор

Бу – кызык!

Микки Маусны барыбыз да белә бит инде. Аны уйлап тапкан Уолт Дисней гомере буе тычканнан курыккан икән. Бик күп балаларның яраткан персонажына әйләнгән Микки Маус та әнә шул куркуы белән илһамланып «туган». Тычканнан куркучылар арасында атаклы композитор Петр Ильич Чайковский да бар.

«Курку патшасы» буларак танылган америка язучысы Стивен Кинг исә үз фобияләрен иҗатта файдаланган. «Мин башкаларны куркыту максаты белән язмыйм, үзем курыкмый башларга телим», – ди ул бу турыда.

Рус язучыларына килгәндә, Владимир Маяковский, мәсәлән, каннан, бактерияләрдән, энә һәм булавкалардан курка торган булган. Бу курку аның балачак травмасына бәйле. Маяковскийның әтисе, кәгазь теккән вакытта энәгә кадалып, каны агуланудан вафат була. Владимир исә гомере буе үзе белән сабын йөрткән, ишек тоткасына кулъяулыксыз кагылмаган, кафе-рестораннарда җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне яңадан бер кат юдыра торган булган, ә кеше янында эчемлек салынган бокалын башкаларның буе җитми торган урынга куя торган булган. 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре