Балаларга – «Пушкин картасы», авылга кайткан яшьләргә – 1 миллион сум акча. Күптән түгел Россия Дәүләт Думасының Мәдәният буенча комитеты утырышында киләсе елда бу өлкәгә тотылачак акчаны һәм, яңалыклар кертелгән очракта, аларның күпмегә төшәсен санадылар.
14 кә кадәр нишләсен?
Утырышта янә бер кат «Пушкин картасы» турында сөйләштеләр. 2021 елдан бирле эшли торган әлеге программаны Россия Президенты Владимир Путин 2025–2030 елларда тагын да киңәйтергә кушкан иде. Думада моны программадан файдалана алучыларның яшен киметеп, ягъни картаны 14 яшькә кадәрге балаларга да бирә башлап эшләргә кирәк дигән тәкъдимнәр дә ишетелде.
– Әлегә конкрет үзгәрешләр турында сөйләргә иртәрәк. Без төрле вариантлар карыйбыз. Шул исәптән, яшьне үзгәртү турында да сөйләшәбез. Әмма 14 яше тулмаган бала мәдәният учакларына үзе генә бара алмый. Аның әти-әнисенә дә билет алырга туры киләчәк, – ди бу җәһәттән Россия мәдәният министры Ольга Любимова.
Ничек кенә булса да, «Пушкин картасы» программасына 2025 елда – 12 млрд сум, 2026 елда – 22,7 млрд сум, 2027 елда 26,8 млрд сум акча тотарга ниятлиләр.
Дәүләт Думасының Мәдәният комитеты башлыгы Ольга Казакова сүзләренә караганда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чараларга да бюджеттан акча бүленгән. Әмма тарих җәһәтендә бер ел белән генә чикләнергә уйламыйлар. Ольга ханым сүзләренчә, 2030 елга кадәр Россиядә меңләгән мәдәни мирас объектын тәртипкә китерергә кирәк. Моның өчен шулай ук акча инде бүленгән.
Киттек авылга?
Утырышта күтәрелгән тагын бер проблема – кечкенә шәһәрләрдәге һәм авыллардагы мәдәният учакларында кадрлар кытлыгы. Бу турыда инде күп тапкыр сөйләнелде һәм сөйләнәчәк. Хәлләрне бераз булса да җайлар өчен, киләсе елдан Россиядә «Земский работник культуры» программасы эшли башлаячак. Аның нигезендә, кечкенә шәһәр яки авылга кайткан яшьләргә 1 миллион сум акча түләячәкләр. Ә алар, үз чиратында, ким дигәндә 5 ел буе мәдәният учагын сүндерми сакларга тиеш булачак.
СОРАШТЫРУ
1 миллион сум акча бирсәләр, авылга кайтасызмы?
Бу сорауны без булачак мәдәният белгечләре – Казан дәүләт мәдәният институты студентларына бирдек. Алар бу яңалык турында нәрсә уйлый икән?
Сөмбел Фархуллина, 3 нче курс студенты:
– Минем өчен бу мәсьәлә ике яклы тәңкә кебек. Бер яктан караганда, тынычлык ярата торган кеше буларак, авылда миңа рәхәт булыр иде кебек. Шәһәрдәге ыгы-зыгы юк анда. Икенче яктан караганда, авылда билгеле бер биеклеккә кадәр генә үсеп була, миңа калса. Аннан соң барыбер кая да булса күченергә кирәк булачак. Ә бу тагын тормыш рәвешеңне төптән үзгәртү дигән сүз. Болай уйлаганда, кайтып төпләнәсе килми.
Раушан Нигъмәтуллин, 3 нче курс студенты:
– Әйе, рәхәтләнеп! Үз ягыма кайтыр идем. Туган авылымда эшләү минем өчен бик мөһим. Ватан бездән башлана ул! Хөкүмәтнең шушы рәвешле ярдәм итүе дә сөенечле, билгеле. Андый этәргеч булу яшь белгечләргә эшләп китәр өчен бик мөһим дип уйлыйм.
Александра Даровских, 4 нче курс студенты:
– Беренчедән, мин, гомумән, мәдәният йортында оештыру эшләре белән шөгыльләнә алмас идем. Икенчедән, миңа ыгы-зыгылы шәһәр барыбер якынрак. Бик теләп Казанда калыр идем. Өстәвенә, анда кайткач, күпмедер вакыт эшләргә кирәк. Үз өстемә андый җаваплылык алырга теләмим. Хәер, бәлки, вакыт узу белән фикерем үзгәрер.
Дәниф Сафиуллин, 3 нче курс студенты:
– Яхшы тәкъдим, әлбәттә. Авылда яшәгән һәр ел өчен берәр миллион түләсеннәр иде ул! Яки бер миллион һәм, аңа өстәп, шәп хатын тәкъдим итсәләр, шулай ук уйларга булыр иде (көлә). Дөресен әйткәндә, хәзер ул бер миллионга берни дә эшләп булмый. Аннан соң, кайсы районга кайтуга да карый бит әле. Кайдадыр яшьләргә үсеш мөмкинлекләре бар, кайдадыр – юк. Әйтик, Казанга якынрак булган районнарда рәхәтләнеп эшләргә була.
Альбина Кәримова, 4 нче курс студенты:
– Авыл булганы өчен генә түгел, яңа урынга күченү авыр бирелгән өчен яшәү урынымны үзгәртмәс идем. Монысы инде – минем шәхси күзаллавым. Ә профессиональ үсеш ягыннан караганда, минемчә, бу яшьләр өчен менә дигән мөмкинлек.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез