Газетага язылу

Бөтен авыл елый: Чирмешән авылында ике кеше һәлак булган

Бөтен авыл елый: Чирмешән авылында ике кеше һәлак булган

Апас районының Чирмешән авылында бүген иртән янгында  ике ир-ат һәлак булган. Уттан чыга алмыйча бакыйлыкка күчкән 53 яшь Рафис балалы хатынга өйләнгән була. Әмма аларның тормышлары барып чыкмый. Хатын ияртеп килгән малаен ташлап, башка иргә кияүгә чыга. Бүген иртән Рафис абыйсы белән бергә 14 яшьлек Айрат та һәлак була.

– Рафис бик оста егет иде. Бергә укыдык. Кулы алтын иде аның. Үзенең пилорамы бар иде. Шунда бөтен эшне башкарды. Баланы чит итмәде. Үзенеке булмаса да, үстерде. Матур яшиләр иде.  Бу хәбәр бөтенебезне тетрәндерде. Авыл белән елыйбыз, – ди Чирмешән авылы җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин. –  Әлегә янгынның сәбәпләре билгесез. Рафис белән Айратның мәетләрен экспертизага алып киттеләр. Җирләү иртәгә төштән соң булыр дип торабыз. Бик кызганыч. Йөрәк әрни. Урыннары оҗмахта булсын иде!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре