Кырларыннан күренә: быелгы урып-җыю эшенә йомгак ясадылар

4,6 миллион тонна ашлык, алдынгы районнар һәм авыл ипотекасы. Татарстан Хөкүмәт йортында быелгы урып-җыю кампаниясенә йомгак ясадылар. Вице-премьер, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бәяләрнең ник артуын да әйтте.

Татарстанда быел 4,6 миллион тонна (былтыр әлеге күрсәткеч 3,8 миллион тонна иде. – Ред.) бөртекле культуралар җыеп алганнар. Уңдырышлылык бер гектардан 37,9 центнер тәшкил итә.

– Төп бөртекле культураларны җыю эшен төгәлләдек. Соңгы мәгълүматларга караганда, амбарларга 4 миллион 692 мең тонна ашлык кайтты. 1,8 миллион тонна – элеваторларда. Әле кукурузны ашлыкка суктырасы бар, – диде Марат Җәббаров.

Моңа кадәр республика игенчеләрен уңышлары белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та котлады. «Игенченең уңганлыгы, хезмәт яме һәм тырышлыгы кырларыннан күренә!» – дип язды ул телеграм-каналында.

Дөрес, урып-җыю кампаниясенең иң кызган мәлендә ишеп яуган яңгырлар  кыр хезмәтчәннәренең кәефен бераз кырды. Билгеле булганча, республикада августта уртача климатик норманың 245 проценты күләмендә явым-төшемнәр теркәлде. Шуңа күрә дә урып-җыю эшләре тоткарланды.

– Яңгырлы һава торышына бәйле җитешсезлекләр бар. 300 мең тонна ашлыкны җыеп бетерә алмадык дип саныйбыз. Бөртеклеләр буенча ашлыкның сыйфатын югалттык. Өченче класслы ашлык өчен мөмкин кадәр күбрәк эшлибез, ашлама да кертәбез, әмма аның классы төште. «Өчле»дән «дүртле», «бишле»гә китте, – диде Марат Җәббаров.

Соңрак елак һава торышын тагын бер искә алып: «Бу арада яңгырлар бөтен республика буенча ява. Бүген ул да кирәк. Кышка кергәндә корыга китсә, дөрес булмый. Чөнки көзге чәчү бар. Техникага эшләргә җиңелрәк булсын өчен, җирне йомшартырга да кирәк. Бүген кырларда 150 мең гектар тирәсе көнбагыш җыеп аласы калды. Аны салкыннарга киткәч җыйсак та, бер начарлыгы юк. Җир эшкәртү тәмамланды. Тагын 500 гектар тирәсе бәрәңге калды. Менә шул мәйданнарда эш бар. Яңгырлар туктагач, аларны җыюны дәвам иттерәчәкбез», – диде министр.

Марат Җәббаров сүзләренә караганда, республикада ашлыкка эчке ихтыяҗны яңадан исәпләгәннәр. Хәзер ул 2,5 миллион тонна чамасы тәшкил итә. Моңа кадәр 3,2 миллион тонна булган. Шул исәптән 1,6 миллион тоннасы терлекчелек, спиртлы продукция, он өчен кирәк.

– Әлеге ихтыяҗны тәэмин итү өчен 1 миллион гектардан артык бөртеклеләр җитә. Быел аларның мәйданы 1,2 миллион гектардан күбрәк тәшкил итә, – диде Марат Җәббаров.

Брифингта хәбәр итүләренчә, узган ел белән чагыштырганда, бөртекле культураларның мәйданы быел – якынча 90 мең гектарга, ә соңгы 17 елда 30 проценттан да күбрәккә кимегән. Моның сәбәпләре дип Марат Җәббаров һава шартларын һәм бодай бәясен атады. Бөртекле культуралар җитештерү аграрийларга 1 гектардан якынча 1,8 мең сум зыян китерә. Шуңа күрә табышлырак чәчүлек культураларының мәйданы арта. Аерым алганда, республикада 2008 елдан бирле көнбагыш мәйданы – 3,2 мең гектардан 298,7 мең гектарга, сояныкы 3,1 мең гектардан 60,9 мең гектарга җиткән. Ә менә май җитене мәйданы быел 56,4 мең гектар тәшкил иткән. 2008 елда, хәер, 2020 елда да республикада әлеге культураны гомумән үстермәгәннәр.

– Көнбагыш, рапс кебек культураларны җитештерүнең табышлылыгы 12–40 процент кадәр тәшкил итә. Шул ук вакытта ышанычлы сату базарлары, шул исәптән республика территориясендә дә бар. Лаеш районында зур май җитештерү заводы урнашкан. Гомумән, республика буенча аларның саны бер дистәгә якын һәм алар зур күләмдә чимал эшкәртә. Моннан тыш, күрше төбәкләр – Оренбург, Ульян, Самара, Саратов өлкәләрендә ихтыяҗ зур. Бәясе дә күпкә тотрыклырак, – диде Марат Җәббаров.

Быел май культураларыннан 2 миллиард сумнан артык өстәмә табыш алырга җыеналар. «Бу – узган ел бәяләре белән. Тәгаен саннар киләсе ел башында гына билгеле булачак», – дип тә ачыклык керттеләр журналистларга.

Министр бәяләр турында да әйтте. Билгеле булганча, 13 сентябрьдән республикада көзге ярминкәләр башланды. Казанда гына да сәүдә унбишләп мәйданда алып барыла.

– Кайчак халык белән сөйләшә башлыйсың да, алар бәяләр кыйммәт булудан зарлана. Бушка биреп җибәрә алмыйбыз бит. Һәр нәрсәнең үзкыйммәте, моңа бәйле чыгымнар бар. Шул ук терлекне үстерергә, суярга, ярминкәгә кадәр алып килергә кирәк. Бәрәңге белән дә шул ук хәл. Ничек кенә булмасын, ярминкәләрдә бәяләр арзанрак һәм без шуларны тотып калырга тырышачакбыз. Бәяләр үсә дә ала, әлбәттә. Бүген ягулык та, электр энергиясе дә кыйммәтләнә, эшләүчеләргә хезмәт хаклары түләргә, предприятиене яңартырга кирәк. Шуңа күрә продукциянең үзкыйммәте арта, – диде министр.

Эш беткәч, уйнарга да ярый, ди халык. Хөкүмәт йортында исә авыл хезмәтчәннәре өчен авыл ипотекасы турында әйттеләр. «Татарстанда 29 сентябрьдән әлеге программа буенча гаризалар кабат кабул ителә башлады. Республикада аның кысасында 4,99 меңгә якын кеше торак шартларын яхшыртты инде. Аларга 3 процент еллык ставка белән 15 миллиард сумга якын акча бирелде», – дип сөйләде «Россельхозбанк»ның Татарстандагы төбәк бүлеге директоры Ләлә Кудерметова. Программада авыл хуҗалыгы комплексында эшләүчеләр, сәламәтлек саклау, белем бирү кебек социаль тармак, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, СВОда катнашучылар һәм аларның хатыннары катнаша ала. Шунысы да бар: авыл ипотекасы ярдәмендә йорт-җирле булырга теләүчеләргә теркәлү һәм эш урыны турындагы белешмәләрне ярты ел саен яңартып торырга туры киләчәк.

Быел иң күп ашлык суктырган районнар: Буа (233 141 тонна), Тәтеш (222 752 тонна) һәм Арча (201 048 тонна). Уңдырышлылык иң зур булган районнар: Тәтеш (бер гектардан 52,8 центнер), Кукмара (49,8 центнер), Әтнә (49,7 центнер), Балтач (49 центнер) һәм Аксубай (47,8 центнер).

Татарстанда азык-төлек бәяләре

Кибетләрдә уртача бәя Ярминкәләр өчен тәкъдим ителгән бәя
Тавык ите, кг 195,4 185
Сөякле сыер ите, кг 704,8 550
Йомырка, бер дистә 88,6 95
Атланмай, кг 896,1 750
Шикәр комы, кг 63,0 55
Он, кг 45,0 27,5
Бәрәңге, кг 30,2 25
Суган, кг 38, 0 35
Үлчәп сатыла торган сөт, л - 50
Бодай - 14

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре