Шулай да, организмга витамин җитмәгәнне (гиповитаминоз) аңлау өчен берничә әйбергә игътибар итәргә кирәк. Чәчләрнең тоныклануы һәм күпләп коелуы, юкка да кызып китү, тиз ару, теш казналары канау, бит тиресе һәм иреннәрнең коры булуы, тырнакларның сынуы кебек билгеләр организмга күп төрле витаминнар җитмәве хакында сөйли. Шуңа күрә рационга микроэлементларга һәм витаминнарга бай ризыклар кертергә, шулай ук табиблар киңәш буенча витаминнар эчәргә дә кирәк. Шуны да искәртергә кирәк. Авитаминоз белән гиповитаминозны бутарга ярамый. Беренчесе организм өчен бик куркыныч, ул – бөтенләй витамин җитмәү дигән сүз.
Белгечләр кышкы сезонда туклануга аеруча зур игътибар бирергә киңәш итә. Камыр ризыклары, баллы тәм-томнарны күпләп ашыйсы килсә дә, сезонлы җиләк-җимеш, яшелчәләр, сөт продукциясе, йомырка, сөләйман (лосось) һәм тунец балыклары ашарга тырышырга кирәк. Кышын иммунитет төшә, шуңа организмны витаминнар белән тукландырып тору мөһим.
Ләкин таныш-белешләрдән ишетеп яисә интернеттан укып кына үзеңә диагноз куярга, белер-белмәс витаминнар эчәргә ярамый. Табибларга күренеп, башта тиешле анализланы бирү хәерлерәк булыр.
Без хәзер сәламәтлегебезнең теләсә нинди халәтен витамин җитмәүгә сылтыйбыз. Ләкин хроник ару депрессиягә дә китереп җиткерергә мөмкин. Бу – В төркеме витаминнары дефициты булуның бер билгесе. Алар стресслы хәлләрне һәм депрессияне җиңәргә булышучы витаминнар булып тора. В витамины бөртеклеләрдә, яшел тәмләткечләрдә, авокадода һәм шпинатта аеруча күп.
Даруханәдән алынган Д витаминын дөрес һәм туклыклы иртәнге аш ашаганнан соң эчеп кую аңа яхшы үзләштерелергә ярдәм итәр. Аны Е витамины бергә эчәргә ярамый. Кальций кебек үк D витаминының да бөерләргә авыр йогынты ясавы ихтимал. Ике матдә дә гиперкальцемиягә, ягъни кальций күләме нормадан артуга китерергә мөмкин.
Кыш көне, шулай ук, организмда тимернең җитәрлек булуы бик мөһим, ул кан тамырларын һәм йөрәкне сәламәт хәлдә тотарга ярдәм итә. Аны кислородны тукымаларга китерү өчен җавап бирүче гемоглобин-аксым җитештерә. Ул тән температурасын көйләргә дә ярдәм итә, әгәр сездә арыганлык икән, кул-аякларыгыз туңса, каныгызны тимер дефицитына тикшерергә кирәк. Еш баш авырту да шуның белән бәйле булырга мөмкин.
Дефицитны фасоль, ясмык, яфраклы яшел тәмләткечләр һәм кызыл ит җиңәргә ярдәм итәчәк. Комплекслы дәвалану өчен даруханәдә тимерле комплекслар сатып алыгыз.
Салкын вакытта омега-3 майлы кислоталары арыганлык һәм начар кәеф белән көрәшергә ярдәм итә, алар майлы диңгез балыкларында һәм чикләвектә күп.
Цинк антиоксидант эффектына ия, ул ашкайнату системасына булыша, гормональ алмашуны һәм иммунитетны ныгыта. Бу минерал җитмәгәндә тырнаклар, чәч, тире зыян күрә, күңел болгану барлыкка килә. Шпинат, фасоль, диңгез продуктлары, чикләвек һәм кабак орлыклары ашарга тырышыгыз.
Ленар КАШАПОВ, терапевт:
«Хәзерге көндә витаминнарның ниндие генә юк: хатын-кызларга, бала көтүче әниләргә, ир-атларга, олы яшьтәге кешеләргә... Эш шунда: аларның барысы да безгә ярдәм итәме, витамин запасын тутырамы? Иң беренче чиратта, витаминнарның ничек ясалганына игътибар итәргә кирәк. Табигый чималдан ясалганнарының файдасы күбрәк, ә синтетик витаминнарның организм 10% гына куллана дип әйтергә була. Дөрес тукланабыз, өстәлебездә һәрвакыт җиләк-җимеш (яңа өлгергәннәре), яшелчә, ит, диңгез ризыклары икән, поливитаминнар комплексының кирәге дә юк, дияр идем. Шул ук вакытта авыл кешесе табигатькә якын яши, аларга витамин эчәргә кирәкми дигән фикер дә белән килешмим. Кайбер авыруларны читләтеп үтәр өчен табиб билгеләгән очракта, һәркемгә файдалы ул. Иң мөһиме: табиб белән киңәшергә онытмагыз!»
Кышын организмыбызга витаминнар җитмәсә дә, бу ел фасылының файдасы турында да онытмаска кирәк. Бездәге кышкы һаваның файдасы диңгез һавасыннан бер дә калышмый, ди белгечләр. Һава да тузаннан чистара. Шулай ук кышкы һавада кислород җәйгесенә караганда 30 процентка күбрәк икән.
Эш графигыгыз бик тыгыз булса да, саф һавада йөреп керергә тырышыгыз. Салкында кан әйләнеше яхшыра, метаболизм тизәя, организмда бәхет гормоны – серотонин һәм эндорфиннар бүленә. Салкын һавада иммунитетның активрак эшли башлавы да – дәлилләнгән факт. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, салкында 15 минут күнегүләр ясау җәйге бер сәгатьлек күнегүләрне алмаштыра. Тагын бер расланган факт: салкын һаваның күңелне күтәрә, дәрт өсти. Җиребезне каплаган ак карлар да кәефне күтәрә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез