Беркөн, юлга чыксам, авылдашым Рәфкать туктап утыртты. Бик булдыклы, алдынгы тракторчы, комбайнчы, элекке күрше егете ул безнең. Укучыларыбыз хәтерләсә, быел урак башында аның белән әңгәмәм газетабызда басылган иде. Кырда эшләү турында яратып: «Быел гына эшлим дә булды, җитте, киләсе елга комбайнны ташлыйм дисең дә, яз җитүгә, чабыш аты кебек, тагын кырлар ягына карый башлыйсың», – дип сөйләгән иде. Инде октябрь уртасы, алар әле дә кырда.
– Әллә кайчан бетә иде инде, яңгырлар белән дымлылык артты, кукуруз орлыгын киптереп җитешә алмыйлар, шуңа кирәк кадәр генә эшлибез дә туктап торабыз, – ди ул.
Ул эшләгән «Татарстан» хуҗалыгында кукуруз уңышы бик әйбәт булган, сыйфатына зыян килмәсен дип тырышулары икән. Гомумән, кукурузга ел килеште быел, диләр. Яшел массага дигәне дә күкрәп үскән, орлыкка дигәненә дә коры, җылы көзләр өлгерергә ярдәм иткән. Хуҗалыкның силоска дигән кукуруз мәйданнары безнең як басуларда иде. Ташып та күрсәттеләр! Әллә нинди куәтле, зур йөк күтәрешле техникалар белән урамнар атна-ун көн дер селкенеп торды. Иртәдән ярты төнгә кадәр бит ул! Башлар әйләнерлек булды әлеге ыгы-зыгыдан. Аның каравы тиз арада җыеп та алдылар. Читтән дә техника чакыртырга туры килгән. Үстерелгәнне сыйфатлы итеп җыеп аласы, урнаштырасылары да киләдер шул. Ни дисәң дә, сыйфатлы азык булганда гына терлекчелектә нәтиҗәләр көткәнчә була.
– Кайбер елны бу вакытта инде комбайннарны кышкы саклауга куя идек. Һәр нәрсәнең үз вакыты – инде комбайннарны юып тапшырасы килә... – ди Рәфкать, кыр хәлләрен сорашкач.
Арыганга әйтми, тәртибе шундый. Һәр комбайнчы, эш тәмамланганнан соң, ярдәмчесе белән бергә комбайнын җәйге тузаннан, көзге пычрактан арындырып, ялтыратып юып, кышкы саклауга куярга тиеш. Кайбер урыннарда, комбайннар кышын ачык һавада тормасын өчен, аларга төз түбәдән ясалган махсус парклар да булдырдылар инде. Башкача ярамый да: фәләнчә миллион сумнар торган техникаларны ел саен алып булмый, шуңа да булганын саклап, кадерләп тотарга тырышалар.
Авылда бит элек кенә игенчелек сезонлы санала иде. Шагыйрь әйткәнчә, язга кадәр сау булыгыз, кырлар, дип кенә булмый. Кыр эшләрен тәмамлап, техникаларны кышкы саклауга куеп кына да басуларны онытасы түгел. Яшибез дип эшләгән урыннарда күптән инде игенчелекнең сезонлы булуын инкарь иттеләр. Бу өлкә дә ел әйләнәсе хәрәкәттә, техникаларны, тагылма машиналарны кырдан кайтуга ремонтлый башлаучылар да, яңа техника алу, ашламасын туплау, ягулык-майлау материалларын, запас частьларны алдан-алып, көздән үк кайгыртучылар да бар. Елларның төрлесен күргән җитәкчеләр, белгечләр шулай эшләүне кулай күрә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез