Газетага язылу

Ләйлә Фазлыева: «Республикада фәнне үстерүгә зур игътибар бирелә»

Казанда пилотсыз очкычлар буенча фәнни-җитештерү үзәге төзелә. Юдино бистәсендә сөтчелек өлкәсендә генетик тикшеренүләр өчен агробиотехнопарк булдыру планлаштырыла. Фәндәге казанышлар, әлеге өлкәдәге вазгыять, булачак галимнәрне мәктәп яшеннән әзерләү турында Татарстан Министрлар Кабинетында Россиядә Фән көне һәм республиканың фәнни-технологик үсешенә багышланган брифингта сөйләделәр.

Ләйлә Фазлыева: «Республикада фәнне үстерүгә зур игътибар бирелә»

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чыгышын сөенечле хәбәрдән башлады. Фәнни хезмәткәрләр саны республиканың яңа тарихындагы иң зур күрсәткечкә җиткән: хәзер алар 1999 елдагы кебек 16,5 мең кеше. Ләйлә Фазлыева белдергәнчә, республикада фәнне үстерүгә зур игътибар бирелә. Узган ел Татарстанда фәнни тикшеренүләр өчен тотылган эчке чыгымнар – өчтән ике өлешкә, соңгы биш елда исә өч тапкырга арткан. Росстат мәгълүматлары буенча, 2024 елда республикада фәнни тикшеренүләргә эчке чыгымнар 55,1 млрд сумны тәшкил иткән. Һәр галимнең эшчәнлеген акча белән тәэмин итү дә арткан. Әлеге күрсәткеч Татарстанда Россиядәге уртача дәрәҗәдән бераз югарырак булган.

Ләйлә Фазлыева фәнгә һәм инновацияләргә ничек ярдәм итәчәкләре турында да сөйләде.

– Зур инфраструктура проектлары да гамәлгә ашырыла. Казанда пилотсыз очкычлар буенча фәнни-җитештерү үзәге төзелә. Бу эшкә 2026 елда 2 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Россиядә фәнни-җитештерү үзәкләре «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты кысасында төзелә. Юдино бистәсендә исә сөтчелек өлкәсендә генетик тикшеренүләр өчен агробиотехнопарк булдыру планлаштырыла. Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге онкология һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш өчен инновацион дарулар эшләүгә мегагрант алды. «Татнефть» һәм «Сибур» кебек эре компанияләр ярдәмендә Әлмәт, Түбән Кама һәм Казанда дөнья дәрәҗәсендәге университет кампуслары төзелә һәм яңартыла. Моннан тыш, Казан илкүләм тикшеренүләр технология университеты галимнәре табигый каучукның синтетик аналогын төзүнең лаборатория этабын уңышлы тәмамладылар, – диде ул.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, фәнни кадрлар мәктәптән үк әзерләнә.

– Республиканың фәнни-мәгариф бурычлары артуы югары квалификацияле белгечләргә ихтыяҗ тудыра. Мәгариф системасы моны аңлап, сәләтле балаларны ачыклау һәм үстерүгә игътибарны көчәйтте, – диде Илсур Һадиуллин.

Монда ул республикада тормышка ашырылган проектларны искә төшерде. Әйтик, узган ел республикада «ФизМат Алгарыш» проекты башланды. Ул мәктәпләрдә физмат сыйныфлары, математика түгәрәкләре оештыру, укучыларга премияләр, укытучыларга грантлар бирүне күздә тота. Быел исә «ФизХим Алгарыш» проекты булдырылды. Моның өчен республика казнасыннан өч елга 1 млрд 432 млн сум акча бүлеп биреләчәк.

Министр олимпиадаларның укучыларны фәнгә якынайтырга булышуын да билгеләп үтте. 2025–2026 уку елында белем ярышларының мәктәп этабында 629 мең бала катнашкан. Татарстан җыелма командасы узган ел Бөтенроссия олимпиадасында 24 фән буенча гомуми зачетта 265 диплом яулаган. Җиңүчеләр, призерлар алдагы ел белән чагыштырганда 21 гә арткан. Татарстан аларның саны буенча илдә беренче биш төбәк арасына керә.

– Булачак инженерлар бакчадагы уеннан, уенчыктан башлана. Шуннан бу эш мәктәптә дәвам иттерелә. Бары тик шулай гына эшләп була. Кызыксындыру булырга тиеш. Үз кулы белән ясаган проектны алга таба үстерә алсалар, менә шуннан китә инде. Җырчы, биюче, язучылар белән беррәттән, үзебезнең инженерлар да булырга тиеш. Гел блогер булып, фотога төшереп кенә дә булмый. Яңа технологияләрне кулланып, җитештерү өлкәсендә эшне оештыра белүчеләр дә кирәк, – диде Илсур Һадиуллин. – Республикада «Инженерлы республика» программасы эшли. Анда сигез район катнаша. Мәктәптә һәр баланың сәләтен ачыкларга кирәк. Фән укытучысы физика, химия буенча лабораторияләргә җәлеп итә ала икән, шуннан ул фән юлына кереп китәчәк. Дөрес, бар кеше дә галим булып бетә алмый. Әмма кызыксындыру өчен физика, химия сыйныфлары ачыла. Узган ел без Кукмара районына баргач, моның нәтиҗәле булуына инандык. Яшь укытучылар балаларга дәрес бирделәр. Математика җиңел фән түгел. Анда әллә нинди тәҗрибәләр дә эшләп булмый. Анда җыр да, бию дә юк, шигырь дә укып булмый. Әмма фәнгә тормыштан тәҗрибәләр китереп укыткан укытучы баланы фәнгә җәлеп итә.

Татарстан Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов узган ел үткән «Фәнни алга китеш» бәйгесендә җиңүчеләрне телгә алды. Быел конкурсның бүләкләү тантанасы 11 февральдә Казанда Рәмиев исемендәге IT паркта булачак. Анда Татарстанның иң яхшы галимнәренең хезмәтен 11 номинация буенча билгеләп үтәчәкләр. Шунда ук инновацион проектлар күргәзмәсе эшләячәк. Менә монда галимнәрнең казанышлары белән танышырга була да инде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Сәрия Мифтахова

Көн хәбәре