Лилия Муллагалиева, Татарстанның атказанган артисты:
– Үтеп киткән ялда җиләк чагым – 45 яшьлек юбилеем иде. Яшемне беркайчан да яшергәнем булмады. Шаярып, үз кимчелекләрем турында әйтеп көлә дә алам. 13 яшемдә Казанга «Татар җыры» бәйгесенә килгән идем. Анда мине «18 е тулганнар» рәтендә алып килделәр, документ-фәлән таләп итмәгәннәрдер инде. Балачакта мин үз яшемнән олырак күренә идем. Безнең нәсел шундый. Әмма еллар узган саен, андый кеше төскә-биткә картаймый икән. Хәзер үз яшемә туры киләмдер кебек, хәер, «артык яшь күренәсең яисә олыгая төшкәнсең», – дип әйткәннәре юк әлегә.
Әлбәттә, һәр чорның үз матурлыгы. «Кайсы вакытка кире әйләнеп кайтыр идең?» – дип сорасалар, 30–35 яшемә, дияр идем, йә булмаса әткәй-әнкәй янында булган ваемсыз балачакка. Әткәй-әнкәй янына туганнар, балалар, оныклар белән бергәләп кайтуны хуп күрәбез.
Бәхетле картлык ул – балаларың исән-сау булып, нәсел дәвамчыларын күрә алудыр. Безгә дә тигез гомерле картлык язсын иде, дип телибез. Еллар узган саен шул хакта уйланабыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез