Тәслимә төшке ашка дигән өчпочмакларын духовкадан алуы булды, кечкенә капкалары ачылды. Кухня тәрәзәләре шул якка карый шул, капкадан кыяр-кыймас атлап кергән ике чит хатын-кызны күреп, хуҗабикә баскыч төбенә чыкты.
– Тәслимә кирәк иде дип сорап торасы да юк икән, – диде керүчеләрнең олырагы, сәлам алышканнан соң. – Бер дә үзгәрмәгәнсез.
– Мин танып бетермим шул, – диде аптырап Тәслимә.
– Юк, без танышлар түгел. Мин сезне иремдәге карточкалар буенча беләм. Гомер буе саклады ул аларны.
– Аңламадым...
– Студент вакытта Башкортстаннан килгән Рөстәм Ибраевны белә идегезме?
– Белә идем. Бер-ике ел тирәсе дуслар булып йөргән идек...
– Ике ел да биш ай һәм 14 көн!
– Нәрсә???
– Рөстәм гомер буе онытмады ул санны һәм сезне дә...
– Әйдә, өйгә керегез, монда кадәр эзләп килгәнсез икән, димәк, әйтер сүзегез бар, – диде Тәслимә. – Мактап йөрисез икән, өчпочмакларым пешеп чыкты гына. Калганын өстәл янында сөйләшербез.
– Ирегез өйдә түгелме соң?
– Өйдә. Аннан яшерер серем юк, гаебем дә юк. Керегез, кер.
Аннан иренә эндәште Тәслимә: «Ирек, бездә кунак кызлар бар, каршы ал!»
Өстәл янына утырышкач, Иреккә ул үзе белгән кадәресен сөйләп бирде. «Яшь вакытта йөргән Рөстәм исемле егетнең хатыны һәм кызы булалар», – дип таныштырды.
– Мин дә Тәслимә исемле, ә бу – кызыбыз Гөлнур, – диде кунак хатын. – Исемнәребез дә бер үк, яшь вакытта охшашлыклар да күп иде сезнең белән. Мин дә кап-кара чәчле, аны сезнең кебек карега кистерә идем... Яшь чактагы карточкаларны янәшә куйсаң, туганнарга охшап торабыз. Миңа шуңа өйләнде дә бит инде Рөстәм. Тәслимә булганга һәм сезгә охшаганга.
– Соңыннан әйттеме инде ул аны?
– Юк, ул бит туры сүзле иде. Яшермәде. Сине оныта алмавын әйтте.
– Шулай да риза булдыгызмыни?
– Чибәр егет иде бит ул, бик тәртипле, әдәпле иде. Башта дусларча аралаштык, аннан тәкъдим ясады инде. Без өйләнешкәндә фатиры, машинасы бар иде инде. Кулыннан да эш килә. Фатирына кергәч, стенасында синең фотоларны күрдем. Өйләнешкәч: «Алыйммы?» – дигән иде. «Торсыннар, миңа тими», – дидем. Торды. Икебез дә дингә килгәч кенә, аларны шкафка, альбомга күчердек. Әле стенада вакытта кергән бер кеше аны минем фото дип уйлый иде. Балалар да шулай дип үсте. Әтиләре вафат булгач кына әйттем. Рөстәм бер ел тирәсе нык кына авырып, өч ай элек үлде. Ул үлгәч, фотоальбомнарны актарып утырганда сезнең фотолар чыкты. Шунда күңелемә, Рөстәм гомере буе яраткач, аннан дога булса да барыр иде дип, сезне эзләргә булдым. Фотоларыгызның берсе артында туган авылыгызның адресы язылган иде. Кызыма әйткәч, әйдә, алып барам, диде. Һич тә шушында яшисездер дип уйламаган идек.
– Нигезебез буш калгач, пенсиягә чыккач, Ирек белән шушында күчеп кайттык шул. Нигезне бетерәсе килмәде. Йорт җиткердек, бакча үстерәбез, кош-корт карыйбыз. Балалар, оныклар, туганнар кайта. Шулай яшибез. Сез мине бик тә аптыраттыгыз, чынлап әйтәм. Мин Рөстәмне шулай яраткандыр дип уйлый да белмәдем бит. Дусларча гына йөрдек, дусларча аерылыштык та. Мин аңа кемгә гашыйк булуымны да әйтмәдем, Казаннан күчеп китәм, дидем. Ул да яратам димәде... Телефон заманы түгел, башка хәбәрләшү юк ул заманда. Ирек белән шул вакыттан бирле бергә инде без. Мине кайдадыр, кемдер уйлыйдыр, сагынадыр дип башыма да килмәде. Рәнҗеп ятмасын инде, үзебезнең әрвахлар исемлегенә өстим, моннан соң догадан калдырмабыз, сәдака биргәндә дә исемен кушармын. Әтисе кем исемле иде соң аның?
– Ике ел буе дус булып йөреп, әтисенең исемен дә белмисезмени?! – Кунак Тәслимәнең тавышында ире өчен әллә әрнү, әллә рәнҗү чагылып киткәндәй булды хуҗабикәгә. – Раиф улы Рөстәм иде ул... Оныткансыз... Чынлап та яратмагансыз икән... Ул сезнең турыдагы бер генә әйберне дә онытмады... Туган көнегезне мин дә беләм хәтта... Нинди төс яратуыгызны да, нинди ел фасылына исегез китүне дә... Әле авырый башламаган иде, әйтте: «Гомерең буе мине аңладың, ике Тәслимә минем өчен бер кешегә – сиңа әйләнгәнче түздең», – диде. Рәхмәтләр әйтте. Гомер буе яратканны шул яшькә җиткәч кенә онытмагандыр инде дип тә уйлыйм. Әмма сезне яратудан миңа бер кимлек тә килмәде. Аның белән бик тә бәхетле булдым. Шулай да сез барысын да белергә тиеш дип эзләп килдем...
– Рәхмәтләр яусын килүегезгә. Миндә бу фотоларның берсе дә калмаган иде инде, яшьлегемә алып кайттыгыз...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез