Бүгенге көн Татарстанның төрле районнарында гомер итүче 45 пар өчен бик кадерле булып истә калачак. Алар Республика көнендә никахларын рәсмиләштерде. Чара “Казан” гаилә үзәгендә узды.
Яшь парларны котларга Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева,Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та килде.
– Быелгы ел Россия Президенты карары белән Гаилә елы буларак билгеләнеп үтелә. Сез шушы елның иң матур бизәкләре булдыгыз, – диде Марат Әхмәтов. – Гаилә кыйммәтләрен саклау – дәүләтнең нигезе. Мин сезне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән дә тәбрик итәм. Татарстанда яшьләр өчен бик күп эшләр башкарыла. Республиканың киләчәге сезнең кулларда. Сезгә ышанчыбыз зур. Бүгенге никахлашуыгыз бик матур көндә уза. Никахыгыз ныклы булсын. Сез – бөтен республикага үрнәк булып торасыз. Сездән матур итеп яшәү һәм күп итеп бала алып кайтуны көтәбез. Кимендә бишне. Мин сезгә элек туйларда теләнгән теләк телим: яшәгез сез бер-берегезнең кадерен белеп кенә, хәтта чикләвек төшен дә урталай бүлеп кенә.
Марат Әхмәтов яшь парларга карап үзенең гаилә корган чакларын да искә төшерде. Октябрь бәйрәме алдыннан гаилә корган Әхмәтовлар. Ул елны аяк асты бик юеш булган.
– Ул чакта һава торышына карап торасыңмени инде! Күңелгә тузан да кунмаган чак, – ди Марат Әхмәтов.
Ләйлә Фазлыева исә, яшьләрне белән бергә аларын тәбрикләргә килгән әти-әни, туганарын да котлап үтте.
– Әйдәгез шулай сөйләшик – өч елдан соң, нәкъ шушы көнне бу сәхнәгә сезне чакырабыз. Һәрберегез үз гаилә сере белән уртаклашыр. Ул вакытта инде бәбиләрегезне дә ияртеп килерсез, – диде ул. – Кадерле кәләшләр! Ирләрегезне кадерләгез, аларны яратып яшәгез. Алар сезнең янәшәгездә терәк икәнен белеп торсын. Егетләр шуны да онытмагыз – иң яхшы ир-атлар пар канат астында туа.Ә сезнең пар канатыгы – сөйгәнегез. Бер-берегезне кадерләп яшәгез.
Яшь парлар бүген бигрәк тә матур иде. Аларның йөзләреннән нур бөркелеп тора. Бер-берләренә карашларыннан җылылык сизелә. Бәйрәм көнендә язылышырга дип иртәнге алтыдан ук Казанга килүчеләре дә бар. Алар Татарстан тарихына кереп калулары, матур бәйрәмдә никахларын теркәүләре белән бик бәхетле.
Сабада яшәячәк Хафизовларны Казан таныштырган. Эльза Менделеевск районы кызы. Математика укытучысына укыган. Булачак ире Нәзирне дә шунда очраткан.
– Бик матур кнөне никахыбыз рәсмиләштерелде. Бер-беребезне аңлап, матур итеп яшәсәк иде, – ди Эльза.
Шул арада каршыма дүрт баласын иярткән гаилә очрады. Сөйләшеп китсәк, алар нәкъ менә Менделеевск районының Турач авылыннан икән. Эльзаның әти-әниләре булып чыкты.
– Аллага шөкер, иң олы балабызны кияүгә бирдек. Сөенеп туя алмыйбыз – кода-кодагыйлар да, киявебез дә дин юлында. Без дә Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп яшәүчеләр. Балабыз тиң ярын тапты. Алар икесе бергә укысалар да, бер ел элек кенә очраша башлады. Ара ерак дип тормабыз, балалар кушылгач, чакрымнан якыная икән ул, – ди Эльзаның әнисе Чулпан Төхфәтова.
45 пар арасында иң яшен дә эләктердек. Биектаудан Әшрәповлар булып чыкты алар. Рәмзилгә –21, Вероникага 18 яшь.
– Ике ел элек интернетта танышып киттек. Верониканы бик ошаттым. Аңа 18 тулгач, язылышырга булдык. Матур кызны кулдан ычкындырасы килмәде, – ди ул. – Яшь булсам да, бер тапкыр язылышып, бер тапкыр өйләнеп яшәргә язсын дип телим. Гаиләне гомерлеккә дип төзисең. Безнеке дә нык булсын! Бер-береңне аңлап, матур итеп яшәсәк иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез