Марат Кәбиров: "Кем икәнебезне генә түгел, кайда яшәвебезне дә төгәл белә алмыйбыз.."

Кешенең фикере һәрвакыт үзгәреп тора. Әле генә берне сөйли дә, бераз вакыт узгач, шуның киресен сукаларга тотына. Моны һәр адымда күзәтергә була инде: гаилә мөнәсәбәтләрендә дә, хезмәт урыннарында да, хәтта илнең иң югары трибуналары артына менеп баскан галиҗәнап затларның чыгышларында да. Һәм шул фикерләренең икесе дә нигезле булып чыга, чын күңелдән ышанып, я эшкә тотынасың, я бәхетле булып кул чабып утырасың.

Аерым кеше генә түгел, кешелекнең дә фикере шул чамарак икән. Ул да гел үзгәреп тора. Менә без барыбыз да җирне түгәрәк дип уйлыйбыз бит инде. Беребезнең дә барып күргәне, тотып караганы юк, тик һәркайсыбыз белә: Җир түгәрәк. Ә аңа кадәр бөтен кеше дә аны яссы дип күзаллаган. Әлбәттә, берәү дә читенә чыгып, аяк салындырып утырмагандыр инде. Ә аннан да элгәрерәк кайбер цивилизацияләр Җирне шар рәвешендә дип белгәннәр. Кайбер дим, чөнки бөтен кешелек шулай иткән диярлек мәгълүматым юк. Ә аның түгәрәк икәнен белгәннәр. Галимнәр бу хакта җитди чыганаклар китерә.

Хәтта Мөхәммәд пәйгамбәр дә Җирнең шар икәненә ышанган. Бу хакта Коръәндә берничә урында турыдан-туры әйтелә дә әле, ләкин алай дип әйтмәгән хәлдә дә моны фикер сөрешеннән чамалап була. Безнең эрага кадәр III–II гасырларда ук моны грек галиме Эратосфен чутлап чыгарган. Ул юл буеннан табып алган себерке сабын җиргә кадап куйган да үзе тагын тал кисәргә кереп киткән. Урап килүенә теге таякның күләгәсе зураюын күреп, хәйран калган бу. Җир дә шул ук, Кояш та шул, таяк та урынында, ә күләгәсе зурайган. «Алай булырга тиеш түгел бит инде», – дип уйлаган да моның серен ачыкларга тотынган. Ахыр чиктә, Җир түгәрәк, дигән фикергә килгән.

Аннан соң Аристотель ай тотылган төндә берүзе генә калган да Җирнең Айга төшкән күләгәсе түгәрәк булуга игътибар иткән. Яссы яки шакмаклы нәрсәнең күләгәсе алай булмый бит инде. Шуннан бу, бик гаҗәпләнеп, бүтән галимнәр белән дә киңәшләшкән, элекке галимнәрнең эзләнүләрен дә өйрәнергә тотынган. Әллә күпме вакытын шулай сарыф иткәч, Эратосфен кебек нәтиҗәгә килгән.

Аннан соң Җирнең рәвешенә галимнәрнең кайсы иренми – шунысы игътибар итә башлаган. Посидоний шунда, Магеллан, Галилей… Ахыр чиктә, моны көррәк тавыш белән Коперник кабатлаган. Ул чорда болай уйлаучылар хәтсез җыелган, ләкин кычкырып әйтергә курыкканнар, чөнки диннең көчле, попларның усал чагы булган: «еретик» дип гаепләп, учакка ягарга гына торганнар. Ләкин Коперникның сүзе үткән, үзләре әйтергә курыккан кешеләр шундук эләктереп алганнар…

Гади генә әйткәндә, шундыйрак күренеш. Ләкин Җирне әле дә яссы дип уйлаучылар, хәтта моны исбат итүчеләр бар. Аларның бер аргументы:  әгәр Җир әйләнә икән, димәк, шул әйләнүгә каршы очкан самолет барасы җиренә тизрәк, ә кайту ягына озаграк очарга тиеш. Чынлап та шулай бит. Офык та туры түгел, ә түгәрәк рәвешендәрәк булырга тиеш. Фәнни ачышларга, галимнәргә алар табигать кануннарын өйрәнүчеләр, яңалык ачучылар итеп түгел, ә пропаганда коралы дип карый. Дөнья хуҗалары ни кушса – шуны сөйләүчеләр. Ә чын хакыйкатьне түгел.

Җирнең сурәтенә дә, хәтта космоска очуның чынлык икәненә дә ышанмыйлар. Алар да дөрес уйлый кебек бит инде: бүгенге чорда бернинди фото да, видеоязма да дәлил була алмый. Голливуд әнә киләчәк гасырларны да чынбарлык кебек итеп кинога төшерә хәтта. Хәзер шуңа карап, без: «Вакыт машинасы бар, Голливуд артистлары киләчәккә сәяхәт кылган», – дип уйларга тиеш булабызмыни?

Ә бит тиешле тәртиптә төшереп, чынбарлык рәвешендә сөйләсәң, ышанучылар табылачак. Пропаганда алымнарын да эшкә кушсаң, кешеләрнең киләчәккә һәм үткәннәргә сәяхәт итү мөмкинлегенә бер-ике ел эчендә бөтен дөньяны тулысынча ышандырырга була. Бу – үтелгән тәҗрибә: ковид чорында ярты ел эчендә бөтен халыкны битлектә яшәргә өйрәттеләр, хәтта баштарак моның мәгънәсез икәнен фәнни мисаллар белән дәлилләүчеләр дә тора-бар үзләре битлек киюгә күчте, моңа гадәти һәм кирәкле чара дип карый башлады. Адәм балалары кавемен юкка гына масса дип атамыйлар бит инде, массадан бөтен нәрсәне әвәләп була.

Һәм иң гаҗәбе: Җирнең яссылыгын исбатларга тырышучылар да мәктәптә «икеле»гә укып, гомер буе көтү көткән малайлар түгел. Дәрәҗәле, акыллы кешеләр шулай кылана, профессорлар, докторлар, хәтта кайберләренең дөньякүләм абруй бирүче премияләре, фәнни казанышларның астын өскә китерә торган җитди хезмәтләре дә бар. Шулай булгач, аларга да ышанырга туры килә. Кайчагында физиканың үзенә дә шикләнеп карый башлыйсың һәм гравитация кануннарының шелтәле карашына күзеңне йома-йома ышанасың.

Әйтелгән фикернең дөресме-юкмы икәне әһәмиятле түгел, иң мөһиме: аны еш кабатласыннар һәм кабатлаучылар күп булсын. Менә шул чакта ул хакыйкатькә әйләнәчәк. Бу адәм баласына бик күп тә кирәкми инде, бер уйласаң…

Менә шундый хәлләр. Без үзебезнең кем икәнебезне генә түгел, кайда яшәвебезне дә төгәл белә алмыйбыз. Адәм баласы чын хакыйкать икәненә берсүзсез ышандыра торган үзара каршылыклы кануннар дөньясында яши.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре