Менә сезнең игътибар иткәнегез бардыр инде, бөтен кеше дә зур булырга тырыша. Зур йортлар сала, зур урыннарга омтыла, зур машиналарда йөрергә тырыша. Шундый зурлыкка ирешсәм, үзем дә зур булырмын, зуррак булып күренермен дип уйлый. Кайберәүләр хәтта шушы зурлыкка ирешү өчен зур кибетләрнең салоннарына барып фотога төшә дә шул сурәтләрен социаль челтәрләрдә тарата. Хата бу.
Зур урында беркем дә зур булып күренми. Зур йортларда, зур урыннарда, зур машиналарда, кибетләрдә сез кечкенә булып күренәчәксез. Хәтта Кинг-Конг кадәр булсагыз да. Сезне һәр очракта да я йортларның, я машиналарның, я бүтән нәрсәләрнең зурлыгы томалаячак. Әйтик, сез иң затлы электромобиль янында фотога төшәсез икән, кеше шул машинага караячак. Сезгә түгел. Дөньяның иң матур җирләрендә икән – кеше сезгә түгел, шул матур җирләргә караячак. Хәтта Кинг-Конг зурлыгында булсагыз да. Чөнки сез күп, ә матурлык берәү генә.
Кеше күрсен өчен сез берәү генә булырга тиешсез. Бердәнбер. Кабатланмас. Сез әллә никадәр зур, бердәнбер һәм кабатланмас булырга мөмкинсез. Һәм бу очракта да сезне күрмәскә мөмкиннәр. Юк, оптимист булырга кирәк инде… Сезне күрергә мөмкиннәр дип әйтергә кирәк. Тик күргәннәрен озаграк көтәргә туры киләчәк. Берничә гасыр.
Мин шулай дип әйтәм дә, күпләр яратмый. Хәзер кешеләр үз фикере белән туры килмәгән язучыларны бик өнәп бетерми. Алар язучы бары тик алар теләгәнчә генә язарга, аларның фикеренә куәт бирергә тиеш дип уйлыйлар. Язучы тамада түгел. Чын язучы инде. Хәтта акча түләп чакырсагыз да, ул сез теләгәнне генә сөйләп-язып утырмаячак. Әлегә шулай. Киләчәктә – мөмкин.
Кайбер укучыларым мине дөресен әйткән өчен ярата, кайберләре нәкъ шуның өчен яратмый. Тик мин гел дөресен әйтәм. Кешеләр сине күрсен өчен зур булырга кирәкми. Кешеләр сине күрсен өчен кечкенә булырга кирәк. Чөнки кешеләр үзләре дә – бик кечкенә зат, алар зур нәрсәләрне күрә алмый, колачлап бетерә алмый. Һәм аларның амбицияләре зур, алар үзләрен Җир хуҗасы дип уйлый һәм үзләренең кечкенә икәнен искә төшерүчеләрне күралмыйлар. Сезнең зурлык ул һәрвакыт сезнең зурлык түгел, ул – кемнеңдер кечкенә икәнен искәртүче дә.
Кешеләр уч төбендәге нәрсәләрне күрә. Учына өч бөртек көнбагыш сал – алар күрә. Һәм үпкәли: «Ну, бар иде бит инде кесәсендә, бер уч салса да ярый иде...»
Зур булырга ярамый. Кояш зур менә. Кояшны күргән кеше бармы? Юк! Хәтта Җирне дә күргән адәм юк. Җир ул шундый зур, күпләр гомер буена анда-монда ял итеп тә аның бөтен урынына да барып чыгалмыйлар. Җир зур. Һәм Җир һәркемнең аяк астында. Зур булсагыз, сез дә шулай булачаксыз. Сезнең зурлыкны беркем дә күрмәячәк. Сезне таптап йөриячәкләр. Сезгә төкерәчәкләр. Сезне юк дип уйлаячаклар. Һәм сезгә басып югары күтәрелергә маташачаклар. Җир шарын күрер биеклеккә. Ә Җир шарын күрү өчен галәм киңлегенә чыгу мәҗбүри түгел, аның өчен аяк астыңа карау да җитә. Тик аны беркем дә белми.
Сине күрсеннәр өчен бер генә канун бар: зур булсаң – ерак йөр, якын булсаң – кечкенә бул. Һәм иң мөһиме... зурлыкның әһәмияте юк...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез