Бу хәл 2020 елда – Хөснуллин Хөкүмәттә эшли башлагач килеп чыккан. Сигез төбәкнең юл төзелеше буенча еллык планны үтәмәве ачыкланган. Ул Президентка хисап тоткач, эшне өзүгә җаваплыларны – губернаторлар урынбасарларын, төбәк министрлары һәм заказчыларны эшләреннән алырга тәкъдим иткән.
Владимир Путин: “Нишләп шуның кадәр кырыс адымга барырга?” – дип сорап куйган. Вице-премьер башкалар өчен моның әйбәт сабак булачагын, бюджет акчасын алып та, эшне вакытында башкармауга юл куярга ярамавын әйткән.
Президент үзенең администрациясенә һәм төбәкләр башлыкларына бу мәсьәлә буенча эшләргә кушкан. Нәтиҗәдә сигез түрәне эшеннән алганнар.
Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, шушы вакыйгадан соң юл төзелеше буенча еллык план барлык төбәкләрдә дә вакытында үтәлеп килә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез