Билгеле булганча, Оренбург өлкәсендә шәһәрләрне көчле су басу бара. Орск шәһәрен Урал елгасы ташудан саклау өчен төзегән дамба, көчле агымга чыдый алмыйча, җимерелә. Оренбург өлкәсендә татарлар күпләгән яшәгәне дә билгеле. Аларга нинди дә булса ярдәм кирәкме? Су казасы аларга да кагылганмы?
«ВТ» хәбәрчесе Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча беренче урынбасары Марс Тукаевтан шул хакта сорашты.
- Без, Бөтендөнья татар конгрессы буларак, бу хәл башланган көннән бирле Оренбург өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мөхтәрияте белән дә, шулай ук Оренбург өлкәсе мөселманнары Диния нәзәрәте белән дә даими элемтәдә торабыз, - диде ул. - Әлбәттә, зур фаҗига бу. Гомумән, Оренбург, аерым алганда Орск татар дөньясында һәм тарихында мөһим урын алып торучы җирләр бит инде ул. Орск шәһәре татарның мәгърифәтчеләре белән бәйле төбәк. Анда Рәмиевлар, Муса Җәлил, Мирхәйдәр Фәйзиләр яшәгән... Шушы фаҗигадә Орск шәһәренең иң элек тарихи өлеше - шәһәрнең иске өлеше су астында калды. Ә инде ул иске өлешендә элек-электән татарлар тупланып яшәгән. Шулай ук анда тарихи мәчет тә бар. Әйткәнемчә инде без төбәк мөхтәрияте белән дә, Диния нәзарәте белән дә элемтәдә. Алар әйтүенчә, беренче сәгатьләреннән башлап, Оренбург өлкәсендәге татар эшмәкәрләре берләшә алган һәм ярдәм кулын сузган. Шулай ук мәчетләр дә бу өлкәдә зур эшчәнлек алып баралар.
Марс Тукаев искәрткәнчә, хәзерге вакытта анда чиста су табу авырлашкан. Шуңа күрә бу мәсьәлә кискен тора.
- Шуңа күрә безнең эшмәкәрләребез бу уңайдан булышып тора. Менә иртәгә Самара өлкәсендәге «Дуслык» җәмгыяте җитәкчесе, эшмәкәр Фәхреддин Бәдретдин улы Канюкаев йөз мең сумга шешәдә су җибәрәчәк. Шулай ук Оренбург өлкәсе мөселманнары Диния нәзәрате рәисе Әлфит хәзрәт Шәрипов белән дә сөйләштем. Ул бөтен мәчетләргә дә мөрәҗәгать белән чыгачакларын әйтте. Һәм инде Бөтендөнья татар конгрессы буларак без дә читтә калмыйбыз. Милләттәшләргә ярдәм итү мәсьәләсе буенча Милли Шура иртәгә үзенең мөрәҗәгате белән чыгачак. Мондый очракларда безнең милләттәшләр ярдәм кулын сузарга ашыга, халкыбызга һәм милләтебезгә килгән фаҗигаләрне үз күңеле аша үткәрә. Без шундый милләт. Хәзерге вакытта зыян күрүчеләрне барлау мәсьәләсе, саннарны төгәлләштерү алып барыла. Төрле саннар әйтелә, әле бу суның китүе белән зыян күләме артачак кына, төгәлрәк мәгълүмат алга таба ачыкланачак.
Марс Тукаев фикеренчә, хәзерге көндә Сакмар буенда урнашкан авылларның күпчелеге бу фаҗигадән читтә калды (татар авыллары урнашкан - авт).
«Шулай ук су тарихи Каргалы авылына да килеп җитмәде. Килеп җитмәс дип ышанабыз. Орск янында кечкенә генә Тукай авылы зыян күргән, анда дүрт йорт су астында калган дип әйттеләр. Башка татар авылларына әле фаҗига килмәде һәм килмәс дип өметләнәбез», - диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез