Капитализмның төп ныгытмасы булган Америкада бүген гаҗәп үзгәрешләр бара: процент капиталына корылган җәмгыять тектоник селкенүләр кичерә. «Американы яңадан бөек итәм» дигән лозунг белән хакимлеккә килгән Трамп бүген шактый кыен хәлдә: ул ясаган адымнар вазгыятьне авырлаштыра гына, кичәге аркадашлары арттан пычак кадый, кичә генә беркемгә дә билгеле булмаган яшьләр бүген сәясәт йолдызына әверелә һәм Трамп карьерасының каберлектә төгәлләнү куркынычы белән яный. Вакыйгаларның шундый үсеш аласы мәгълүм иде инде, чөнки илдә акча бетә. Чөнки хөкүмәт керемнәренең зур өлешеннән процентлар түләп барырга мәҗбүр. Үсеш векторы шулай дәвам итсә, процентлар түләү өчен бюджет җитмәячәк. Шуңа күрә Трампны Олимпка күтәргәндә җилкәсен куйган Маскның бүген аның дошманына әверелеп: «Америка кушаяклап банкротлыкка таба чаба», – дип тәнкыйтьләве гаҗәп түгел. Трампның Маск белән килешергә тырышуы барып чыкмады, чөнки Президент ясаган адымнар Маск бизнесының җеназасына әверелә. Шуңа күрә Америка лидеры кичәге аркадашы белән мәмиләнеп тормаска, араны кылыч белән чабып өзәргә булды. «Мин Илон Маскны АКШтан депортацияләү мәсьәләсен караячакмын», – диде. Маскны тарихи ватаны Көньяк Африкага озату идеясе – Американың яңа технологияләрдән баш тартуы ул. Инновацияләр барысы да акча сорый, дотацияләрдән башка галәм технологияләрен дә, яшел энергетиканы да үстереп булмый. Дотацияләр өчен инде долларлар юк.
Процент капиталына корылган җәмгыятьнең төп асылы шуннан гыйбарәт: ул бертуктаусыз кредитлауны арттыруны, кредитлау артсын өчен, куллануны арттыруны, куллану артсын өчен, җитештерүне үстерүне таләп итә. Шушы чылбырның бер генә буыны өзелсә дә, һәлакәт көтелә. Бүген чылбыр тулысынча өзелү куркынычы алдында, чөнки математика законнарына каршы килеп үсмәкче була. Табигый законга каршы килә башласаң, көрәшең җиңелү белән тәмамлана. Бүгенге капиталистик җәмгыятьләрдә күзәтелә торган демографик упкын – «җиңелү»нең быргы кычкыртуы ул. Ни өчен балалар аз туа? Гаиләләр төзелми, төзелгәне таркала чөнки. Бу – стратегия. Рибачылар стратегиясе. Немецлар төшергән «303» дип аталган фильмда ул стратегия яхшы аңлатыла. «Ни өчен Германиядә кешеләр ялгыз яши?» дигән сорауга фильмда менә болай җавап бирәләр: «Күз алдына китер: дүрт кеше дүрт төрле фатирда яши. Аларга дүрт суыткыч, дүрт тузан суырткыч, дүрт кер юу машинасы, дүрт җәйпәк экран кирәк... Әгәр алар бергә яшәсә, һәр әйбернең берсе генә дә җитәр иде. Икътисадый яктан караганда, кешеләрнең аерым яшәве отышлырак – алар күбрәк куллана». Ни өчен индвидуализмның Көнбатыш культурасының төп компоненты булуын шуннан аңлыйсыздыр. Гаилә институтын җимерү – идеология ул, процент капиталына хезмәт итә. Әмма бу идеология ахыр чиктә барыбер хәлне кискенләштерә: демографик кризис башлана да, кулланучылар саны кими. Капитализм авангарды булган державаларны мөһаҗирләр басып ала. Мигрантларга иң каты законнар белән каршы торган японнар да, мәсәлән, бүген аларга ишек ачарга мәҗбүр.
Мигрантлар ябырылуы бүген Американың йөзен үзгәртү дәрәҗәсенә барып җитте. Трамп, үрсәләнеп, инде АКШ гражданины булып өлгергән мөһаҗирләрне дә илдән куарга тели икән, тиктомалдан гына түгел. Мигрантлар кул кушырып кына утырырга җыенмыйлар: сәясәткә һәм бизнеска катнашалар, илнең йөзен билгеләүче идеология барлыкка китерү омтылышы ясыйлар. АКШ идеогиясен моңарчы кемнәр билгели иде? Яһүдләр. Яһүдләр теләмәгән бер генә кандидат та сайлауда җиңә алмады, алар теләмәгән бер генә закон да кабул ителмәде. АКШның Дәүләт департаменты вәкиле Тэмми Брюс күптән түгел генә: «Америка – Израильдән соң дөньядагы иң бөек ил», – дип белдергән икән, аңлашыла инде Вашингтон сәясәтен кемнәр ясаганы. Әмма яһүд пропаганда машинасы тәгәрмәче бүген Америкада буш әйләнешләр ясый башлады. Гадәттән тыш көчле репрессияләргә карамастан, Фәләстыйнны яклаган протест хәрәкәте җәелә. Кызыгы шунда: ул хәрәкәттә аек акыллы гыйбриләр дә катнаша, кайвакыт аны җитәкли дә. Протестта катнашучыларны куып таратып була, төрмәгә ябып тора аласың, ахыр чиктә илдән депортацияләү дә – мөмкин эш, ул гамәлдә дә инде. Ә менә Фәләстыйнны яклаучы, сиончыларга каршы көч хакимлеккә омтылса һәм җиңә дә башласа нишлисең? Җитмәсә ул мөселман да булып чыкса? Нью-Йоркта – Американың иң мөһим административ үзәкләренең берсендә – шундый хәл булды: 24 июнь көнне Демократлар партиясенең праймеризында элекке губернатор Эндрю Куомоны әле 34 яшен дә тутырып өлгермәгән Зохран Мәмдани җиңде. Ул – этник мөселман, Фәләстыйнны яклаучы, Нью-Йоркка килсә, Нетаньяхуны кулга алырга вәгъдә итүче яшь егет. Сайлауда катнашып, аның Нью-Йорк мэры булырга мөмкинлеге бар. Мәмданига сәясәтнең Билл Клинтон кебек авыр атлетлары каршы чыгып карады – булышмады. Мэрлыкка яңа кандидатның мөселманлыгы ни дәрәҗәдәдер, анысы безгә караңгы, ә карашлары белән ул – чынлыкта, социалист: җәмәгать транспортын һәм балалар бакчаларын бушлай итәргә, күп итеп арзанлы торак төзергә, арзанлы супермаркетлар ачарга вәгъдә итә. Үз программасын олигархларга махсус салым кертеп финансларга ниятли. Мәмданиның мэр урындыгына утыру ихтималы Америка элиталарында чып-чын курку тудырды. Республикачылар аны гражданлыктан мәхрүм итәргә һәм илдән куарга чакыралар. Ул җиңә калса, Трамп Нью-Йоркны 100 миллиард долларлык федераль финанслаудан мәхрүм итү белән яный, аның җиңүен «коточкыч» дип атый, егетне «акылдан язган» дип бәяли, карашларын үзгәртмәсә, кулга алу белән яный.
Мәмданиның җиңүенә юл куймаслар, мөгаен, әмма ни генә булмасын, ул символга, яһүдләр уйлап чыгарган риба капитализмын шартлатачак бомба символына әвереләчәк. Мәмданиның социалистик карашларыннан бигрәк яһүдләрне аның сиончыларга мөнәсәбәте күбрәк куркыта. Гыйбри лоббилары аны хакимияткә китермәс өчен барын да эшләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез