Шушы көннәрдә республика күләмендә уздырылган «Нечкәбил» хатын-кызлар бәйгесенең 19 нчысы үтте. Татарстанның төрле районнарыннан Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортына финалга чыккан 10 ханым килде. Араларында танылган җырчылар, эшмәкәрләр, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, хәтта пенсионерлар да бар. Бәйгенең финалына чыккан һәр хатын-кыз – җиңүче! Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова да шулай ди.
– Бу чараны бәйге дип тә атыйсы килми. Бик җылы бәйрәм дисәк, дөресрәк булыр. «Нечкәбил» кебек бәйге башка юк. Ничәмә еллар буе үз йөзен югалтмый ул. Сәхнәдәге ханымнарга сокланырлык. Мин үзем бу бәйгедә катнашырга вакыт та таба алмас идем. Гаиләмне дә сәхнәгә чыгарып булмас иде. Ә сез нинди батырлык эшлисез! Бер-берегезнең кадерен белегез. Яныңда якыннарың, таянырлык кешеләрең булу – зур бәхет, – диде ул.
Татьяна Ларионова «Нечкәбил» бәйгесен оештырган Изольда Жуйковага рәхмәтен һәм үзенең тәкъдимен җиткерде.
– Киләчәктә «Нечкәбил» эчендә бәби көткән ханымнар өчен дә берәр бәйге оештырасы иде, – диде ул.
Изольда Жуйкова исә каршы килмәде. Инде хәзердән үк гаиләләр арасында бәби көткән ханымнар барлыгын әйтте.
– Без бу бәйге аша үрнәк гаиләләрне барлыйбыз. «Иң-иң»нәрен өлге итеп күрсәтәбез. Без «Нечкәбил»не дәвамлы итә алдык. Моның өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, шулай ук ярдәм кулы сузучыларның барысына рәхмәтлемен. Бәйгенең гимнында «Гаилә ул – язмыш биргән бүләк» дигән сүзләр бар. Бу чыннан да шулай. Төрле язмышлы кешеләр булса да, аларны матур яшәүләре, бәхетле булулары берләштерә, – ди ул.
Язмышлар дигәннән, бәйгедә катнашучылар арасында күп бала үстерүче гаиләләр, ятимнәрне үз канаты астына сыендыручылар белән беррәттән ирләрен махсус хәрби операциядән көтүчеләр дә бар иде.
Мөслимнән килеп, финалга чыккан Луиза Габдрахманова гаиләсе янә сокландырды. Алар – биш кыз туган. Луизалары бәйгедә катнаша дип, барысы да Казанга килгән. Әниләре дә кызына таяныч булып чыгыш ясады. Балтач районының Яңгул авылында яшәүче Диләрә Габдрахманова гаиләсе өчен дә сөенеп утырдык. Ире Ранил белән өч кызга гомер биргән алар. Сәхнәдә иренең матур чыгышы күңелне күтәрде. Бар да хатыны җиңсен дип инде. Диләрә җиңүен җиңмәсә дә, бик бәхетле хатын һәм әни булып күренде. Шәһәрдәге яхшы эшен ташлап, авылга кайтуы да – үзе бер батырлык һәм үрнәк аның. Авыл җирендә инде онытылып барган тал үрү эшен башлап җибәрүе дә сокланырлык.
Яңа Чишмә районының Чертуш авылы мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Мусина – республикада танылган көрәшче егет Булат Мусинны үстергән ана. Аның тагын бер улы һәм кызы бар. Ире дә бармыйм дип тормаган, матур милли киемнәрен кигән дә финалга килгән әле. Алар бик матур чыгыш ясадылар. Татар халкының милли бәйрәме Сабан туе күренешен сәхнәләштергәннәр. Татарстанның атказанган артистлары Гүзәл һәм Илназ Баһавиевлар да сокланырлык чыгыш ясады. Ә менә гаиләләре турында барысы да русча сөйләделәр. Тамашачы да аптырады моңа. «Нишләп татар артисты русча сөйли соң?» – дип куйды күршем.
Минем дә күңелемә тигән авыр тема бу. Инде ничә еллар «Нечкәбил» бәйгесендә йөреп, соңгы елларда татарча чыгышларның бөтенләй бетүе йөрәкне әрнетә. Йә рус телендә, йә ике телне бергә бутап сөйләшү күзәтелә. Менә шул чакта телем өчен, милләтем өчен читенсенәм. Бу хакта бәйгенең режиссерына да җиткергән идем. Тик ул җавапны кыска тотты – таләпләр шундый, дип кенә котылды. Күңел түрендәге таләп тә бар бит әле!
Кайбер гаиләләргә русча сөйләүнең ничек авыр икәнен ишетеп утырдык. Җаныкайларым, кайбер әйтә алмаган сүзләрен татарча да сөйләп куялар. Бу язмам белән берәүне дә кимсетәсем килми. Киресенчә, гомере буе авылда яшәгән, гади эшләрдә эшләгән, бу бәйгегә туган җирем яшәсен, аны башкалар да белсен дип килгән гаиләләргә хөрмәттән башка сүз юк. Алар – чынлап та җиңүче! Бәйгегә барырга кушкач, үз гаиләсен бер учка тыйган, башкаларга үзен генә түгел, гореф-гадәтләребезне дә күрсәткән кешеләр алар. Татарча сөйләшеп тә җибәрсәләрме? Уйдагы, күңелдәгесен дә рәхәтләнеп җиткерерләр иде! Киләсе елга бәйгенең ике дистәлек юбилее да. Бәлки менә шунда тулысынча татарча чыгышлар күрербез дигән өмет бар.
Сүз уңаеннан, быелгы бәйгенең җиңүчесе дип Казан шәһәреннән Александра Самойлова табылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез