Махсус хәрби операциядә катнашучы Ирек Әхмәтов: «Гади тормышка ияләшү авыр»

Ирек (позывное – «Камень») – Әтнә районының Түбән Шашы авылы егете. Өлешчә мобилизация башлангач та, повестка ала. Якын дусты белән алдан сөйләшеп куялар: бергә китәләр, бер-берсен ахырга кадәр ташламаячаклар! Икәү бергә җиңелрәк тә була. «Алтай» позывнойлы дусты Рафаил Иреккә һәрчак ярдәм итә, төпле киңәшләрен бирә. Ирек исә ныгый, чыныга, чын ир-егеткә әйләнә.

– Без – кая барасын белмичә киткән егетләр. Шәһәрләр саклыйбыз дип барабыз. Анда барып кергәч, барысы да аңлашылды. Шунда яңадан Рафаил белән сүз куештык, әгәр беребез үлеп, икенчебез исән кала икән, гаиләләребезне ташламаячакбыз! Анда бит үлем янәшәдә генә. Кемне кайчан югалтасын белмисең. Кеше 10 минут элек исән була... Әнә шул югалту үзәкне өзә, – дип сөйли Ирек. – «Алтай»ның үлемен ишетү җиңел булмады. Аяк астында җир убылдымыни? Әти дә, абый да, якын дус та булган кешемне югалттым. Ирләр еламый, диләр. Елыйсың икән. Рафаилне югалткач, мин ябыктым. Тамактан ризык үтмәде, яшәүнең мәгънәсе югалды. Арча егете иде ул...

Ирек әлеге вакытта туган ягында ялда.

– Ялга кайткан вакытларда мондагы тормышка ияләшә алмый аптырыйм. Кешеләр яшәүнең кадерен белми. Тыныч тормышның! Кирәксә-кирәкмәсә, эчәләр, юкка-барга тавышланалар, үзара кычкырышалар. Әгәр өлешчә мобилизация булып, повестка алмаган булсам, мин дә тормышның кадерен, яшәүнең мәгънәсен аңламас идем, – ди ул. – Без гел алгы сызыкта. Ике тапкыр яраландым. «Передовой»га кергәндә бар тормыш күз алдыннан уза. Әнигә шалтырата алмадым бит дип тә уйлыйсың. Әнә шуңа күрә җае чыккан саен әти-әни, гаиләм белән гел элемтәгә керәм. Үкенечләр булмасын дим. Кемнең гомере кайчан бетәсен беребез дә белми. Монда үлем саклап кына тора.

Ирек сөйләве буенча, анда аларның үз дәүләте, үз кануннары, үз тәртибе. Иң хөрмәт ителгән сыйфат – сүздә тору. Әйттең икән – эшлә!

– Монда килгәч, без яңадан яшәргә өйрәндек. Тормыш безне бөтенләй икенче якка үзгәртте. Ышанычны аклау кирәк. Егетләр арасында яхшы мөнәсәбәт булсын өчен, бер-береңә терәк булырга, авыр чакта ярдәмләшергә кирәк. Яу кырында кемнең кем икәне, егетләрнең кыюлыгы күренә дә инде, – ди ул.

Ирек бар егетләр исеменнән ярдәм җибәргән һәр кешегә рәхмәтен җиткерде.  Татарстаннан килгән күчтәнәчләрне үзе дә чыгып каршы ала икән. Кукмара, Әтнә, Буа волонтерлары белән дуслашып беткән. Габделхай, Гөлназ, Гүзәлләр, без киләбез, дип хәбәр генә җибәрә икән. Ирек әйтүенчә, һәр ярдәм кадерле. Туган як җылысы сеңгән, тәмле исләре килеп торган һәр күчтәнәчкә балалардай сөенәбез, ди ул.

–  Безне онытмаганыгыз өчен рәхмәт. Үзебез дә туган якны бик сагындык инде. 2 ел буе читтә бит. Иртәгесе көнне ни буласын белмичә яшибез. Барысы да – якыннары, туганнар, дуслар тыныч тормышта яшәсен өчен дип башкарыла. Тик кайчак күңел дә төшеп китә. Бераз гына кимсенәбез дә. Кешеләр бәйрәм иткәндә, хатыннарыбыз янында була алмавыбыз, алар белән бергә парлашып йөрмәвебезгә җаныбыз сыза. Ял да итәсе килә. Арыдык та инде, – ди ул. –  Башлаган эшне ахырына җиткерергә дә кирәк. Җиңеп кайтасы килә. Арабызда булмаган якын дуслар рухын шатландырып, илгә тынычлык бүләк итәсе иде. Дуслар дигәч, мин «Алтай»ны сагынам. Ул миннән чын кеше ясады. Биргән вәгъдәмне дә үтәрмен. Кайтуга туп-туры каберенә бардым. Ялдан киткәнче гаиләсен күреп, хәлләрен беләсем бар. Хәзер инде тормышның вак-төяк проблемаларына игътибар да бирмибез. Инде күптәннән башка сыйфатларга өстенлек бирәбез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре