Бу хакта “РИА Новости” боерык проектына сылтама белән хәбәр итә.
Медицина белгечлекләре буенча яңа исемлеккә медицина биологиясе, медицина логопедиясе, медицина психологиясе, медицина физикасы, медицина эмбриологиясе, медицина массажы, нейропсихология, нутрициология, физик реабилитация, химик экспертиза һәм эргореабилитация кебек юнәлешләр кергән.
Моннан тыш министрлык, искергән дип танылу сәбәпле, табиб-сексолог, диабетолог, үсмерләр терапевты һәм психиатры, шулай ук шәһәр табиб-педиатры һәм энтомологы кебек вазыйфаларны исемлектән төшереп калдырырга ниятли. Бу белгечлекләр буенча вазыйфалар киңрәк профильдәге табибларга тапшырылачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез