Нәни кулларга олылардан калышмыйча эшләргә туры килә. Кечкенә иңнәр барысын да күтәрә. Урак та уралар, үгез дә җигәләр, урман да кисәләр. Күпләренә газизләре турында кайгылы хәбәр алып, ятимлек ачысын да татырга туры килә. Язмыш сугып екса да, кабат торып баса алган буын бу. Җиңү көне – аларның да бәйрәме. «ВТ» журналисты күп авырлыклар күргән өлкәннәрнең хәлен белеште.
Мәхмүт бабай
Олы Әтнәдә гомер итүче Мәхмүт Гатауллин 3 майда 95 яшен тутырган. Бүген ул үз йортында гомер итә. Улы Илһам никадәр генә үгетләсә дә, алар янына күченми икән. Үз өендә үз көенә яшәп ята ул.

– Безнең әтигә сугыш вакытында күп эшкә өйрәнергә туры килә. Ул чакта колхозга ит тапшыру бурычы була. Әти куяннар асрый башлый. Дәүләт кушканны җиренә җиткереп үти – 40 килограмм ит тапшыра. Кечкенәдән хезмәт сөючән булган, – ди улы Илһам. – Әти бер эштән дә куркып тормаган. Әле 15 яше дә тулмаган килеш, үгез җигеп, Усад спирт заводына өшегән бәрәңге тапшырган. Шул үгез белән җир дә сөргән. Бары тик 15 яше тулгач кына аңа ат биргәннәр. Әле дә тик утырмый. Ишегалдындагы бөтен эшне эшли. Бакчаны тәртипләп тора. Гомере буе бал кортлары тотты ул. Ауга да йөрде. Гел табигатьтә иде. Ул чакта техника юк, гел җәяү йөрде. Сәламәт һәм озын гомерле булуының сере дә шундадыр.
Мәхмүт бабай – зур сынаулар аша узган кеше. Армиядән авырып, сәламәтлеге какшап кайта ул. Табиблар аны берничә тапкыр аякка бастыра.
– Без ике бала үстек. Әти белән әни безне бик яратып үстерделәр. Әни әтигә карата хөрмәт белән яшәде. Ул аны бик хәстәрләде, тәрбияләп торды. Кызганыч, моннан 8 ел элек 88 яшендә үлеп китте. Олы абыем да ике ел элек арабыздан китеп барды, – ди Илһам абый. – Әтинең үз аягында, үз акылында булуына сөенәм. Тормыш авырлыкларын күрсәләр дә, ул чор кешеләре нык булган. Әти хәзер дә зарлануны белми. Тормышына сөенеп яши. Әле менә туган көне белән котларга килгәннәр иде. Күңеле тулып китте, елап та алды. Җитәкчеләрнең хөрмәтләвенә шатланды. Үзебез дә «әти» дип кенә торабыз. Хатыным ашарга пешерүгә, янына барам. Үзебездә генә тотар идек тә, нигезем, ди шул...
Гөлсинә әби
Кайбыч районының Борындык авылында туып үскән, шунда озак еллар яшәгән 95 яшьлек Гөлсинә Сабитова гомер көзен Казанның Әмәт бистәсендә кызы Люзия белән каршылый. Вакыт-вакыт авылда, төп йортына да кайтып килә. Туган өй җылысын югалтмыйча саклаучы кызы Илсөяр әнисенең аек акыллы, зиһенле булып, матур итеп картаюына сөенеп бетә алмый.

– Әти белән әни – 4 балага гомер биргән кешеләр. Кызганыч, әтиебез Раһид кыска гомерле булды. 64 яшендә арабыздан китте, – дип сөйли Илсөяр апа. – Язмыштан узмыш юк икән. 50 ел буе Казанның Залесный бистәсендә яшәгән җиремнән, уйладым да, әти-әни йортына күченеп кайттым. Нигезне югалтасым килмәде. Әнием авылга еш кайтып тора. Әле менә күптән түгел кунак булып китте. Тормышта нинди генә авырлык күрсә дә, зарлана белмәде ул. Кеше гайбәтен сөйләмәде. Бөтен күршеләр белән дус яшәде. Каенанасы белән икесенең дуслыгына карап шакката идек. Әти белән әнинең дә сүзгә килгәне булмады, әби белән дә әни ник бер ачуланышсыннар?! Без бик бәхетле балалар булып үстек. Безнең якта андыйларны, май эчендәге бөер кебек, диләр.
Гөлсинә апа комбайнчы ярдәмчесе дә булган, сарык фермасында да эшләгән. Ындыр табагында, чөгендер басуында да җиң сызганып бил бөккән. Әле хәзер дә тик тормый. Ярдәмем булсын дип, табак-савытлар булса да юып куя икән.
– Гаиләбездә һәрчак иргә хөрмәт булды. Әни дә, әби дә әти кайтмыйча безне табын янына утырмады. Ашамыйча аны көтәр идек. Иртәләрен әни пешергән күпертмә исенә уянып үстек. Ул пешергән ботканың тәме әле дә авызда тора, – дип сөйли Илсөяр апа. – Күптән түгел әниебез Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов янына Кремльгә барып кайтты бит әле. Әй сөенгән инде! Сүз бирерләр дип көтмәдем, ди. Әмма югалып калмаган. Матур итеп сөйләгән. Шөкер, зиһене әйбәт, үз акылында, үз аякларында йөреп тора. Һәр баласына гел изге теләк тели. Монда кайткач, син дә минем кебек балалар рәхәтен күр, дип тели. 94 яшенә кадәр намазын калдырмады. Хәзер дә гел догада. Шулар безне саклап яшәтә дә инде.
Зөләйха әби
Ютазы районының Бәйрәкә авылында гомер итүче Зөләйха Газизова кызы Илсөяр белән кияве Әнвәр тәрбиясендә яши. 97 яшьлек әби таякка таянып йөри, телевизордагы татарча тапшыруларның берсен дә калдырмыйча карап бара икән. Җиде яшендә станокта җитен сөлге һәм паласлар сугарга өйрәнә ул.

– Әниебез зур гаиләдә үскән. Әби алты баласы белән ялгыз калган бабайга кияүгә чыга. Тагын уртак 5 балалары туа. Шуның берсе – минем әнием, – ди кызы Илсөяр. – Гомере буе авыр эштә эшләгән. Ашлама арасында йөрсә дә, Аллаһы Тәгалә гомерен биргән. Әти белән матур яшәделәр. Без ике бала үстек. Ирем белән 1995 елда, әти-әни олыгая башлагач, туган авылыма кайттык. Әтине дә кадерләп яшәргә өлгердек. Ул 2008 елда вафат булды.
Зөләйха әби сәламәтлегеннән зарланмый.
– Тезләрем авырта, дип кенә әйтеп куя. Кан басымы да нормада, анализлары да яхшы. Чама белән генә ашый. Ипинең дә карасын гына сорап ала. Ел саен бер дә калдырмыйча ураза тота. Әни белән шундый рәхәт. Бар борчулар юкка чыга, – ди Илсөяр апа. – Тормышым түгәрәк, шөкер. Тик махсус хәрби операциядәге улым өчен бик борчылам. Өлешчә мобилизация башлануга, СВОга чыгып китте. Исән генә йөрсен, дип теләп торабыз инде. Шушы көннәрдә ялга кайтуын көтәбез. Җиңү көненә әнигә дә, миңа да иң зур бүләк шул булыр иде.
Рокыя әби
Апас районының Шәмәк авылында яшәүче Рокыя Гыйбадуллина тиздән 95 яшен тутыра. Кызы Гөлүсә белән гомер кичерә. Әбинең хәлләрен яраткан кияве Кирам абыйдан белештек.

– Нужа күреп, интегеп үскән безнең әби. Кечкенәдән торф чыгарган. Колхоз эшендә дә гел беренчеләрдән булган. Әле хәзер дә сер бирми ул, – ди Кирам абый. – Әбинең зиһененә сокланып туя алмыйм. Бөтен авыл кешесен исемләп белә. Кайсы көнне кем туганын да язып барган икән. Аның белән сөйләшеп утыруы да рәхәт.
Рокыя апа белән Фәһим абый 5 балага гомер биргәннәр. Балаларның барысы да исән-сау, әниләрен сөендереп, хәлләрен белешеп торалар. Фәһим абый гына моннан 10 ел элек бакыйлыкка күчкән.
– Мин – әбинең яраткан кияве. Яшь чакта булачак хатыным Гөлшатны озата кайткан идем. Декабрь ае иде. Капка төбендә торабыз. Шунда әби табагач тотып, мине куарга чыкмасынмы? Мин дә эшне озакка сузмадым, өйләндем дә куйдым. Дуслаштык без. Әби кебек кеше башка юк ул. «Кияүләрем» дип кенә тора. Үзем дә күңелен күрергә тырышам. 8 Март бәйрәменә бүләк иткән чәчәккә ничек сөенгәнен белсәгез иде. Олы кешенең елмаюын күрү дә рәхәт. Үзебезнең дә картаясы бар бит, – ди Кирам абый.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез