Газетага язылу

Эндокринолог Регина Сәхибуллина: «Ябыгу марафоннары тиз арада авырлыкны кире кайтарырга мөмкин»

Хәзерге вакытта, бигрәк тә җәй алдыннан, популяр булган марафоннарга карата РКБ поликлиникасы табиб-эндокринологы Регина Сәхибуллина аңлатмасы:

Эндокринолог Регина Сәхибуллина: «Ябыгу марафоннары тиз арада авырлыкны кире кайтарырга мөмкин»

– Ябыгу марафоннарына карата фикерем төрлечә. Бер яктан алар кешегә сәламәт яшәү рәвешен башларга, туклануны һәм даими физик активлыкны тәртипкә салырга ярдәм итә. Әмма мондый марафоннар белән сак булырга кирәк. Шаблон диеталар һәм көчәйтелгән күнегүләр хроник авыруларны, гормональ фонны һәм һәр катнашучының сәламәтлеген исәпкә алмый. Авырлыкны экстремаль тиз ташлау гормональ өзеклек һәм туклыклы матдәләр кытлыгына, ашказаны-эчәк тракты эшенә бәйле проблемаларга китерергә мөмкин. Моннан тыш, марафоннар дөрес туклану гадәтләрен формалаштырмый, шуның аркасында авырлыкның тиз арада кире кайтуы ихтимал.

Ябыгу марафоннары һәм калорияләр санау уңыш вәгъдә итсә дә, чынбарлык күпкә катлаулырак булырга мөмкин. Иң яхшысы – ябыгу мәсьәләсен комплекслы хәл итү. Диетаны, физик активлыкны һәм, иң беренче чиратта, сәламәтлек торышын исәпкә алу мөһим. Җиңел юлларга ышанырга кирәкми, чын уңыш вакыт, көч һәм еш кына шәхси үзенчәлекләрегезне исәпкә алуны таләп итә.

БАДларга килгәндә... Симерүне дәвалауда нәтиҗәлелеге һәм куркынычсызлыгы турында мәгълүматлар булмау сәбәпле, биологик актив өстәмәләрне билгеләү киңәш ителми, дип өстәргә теләр идем.

Ябыгуның төп кагыйдәләрен истә тотыгыз. 7–9 сәгать йоклау ябыгуны, метаболизмны тизләтә, ачлык һәм туклык гормоннарын көйли. Тиешле вакытын йоклаганда организм төн эчендә 300–500 килокалориягә кадәр яндыра, йокы вакытында майларның актив таркалуы өчен җаваплы үсеш гормоны барлыкка килә. Төн уртасына кадәр йоклап китү (22.00–23.00 сәгатьтән дә калмый йокларга кирәк) һәм бер үк вакытта ятып, бер вакытта йокыдан тору режимын үтәү мөһим. Аксымга өстенлек бирегез, йокларга 3 сәгать кала авыр ризык ашамагыз.

Медикаментларсыз терапия, ягъни туклануны коррекцияләү һәм физик активлыкны арттыру ярдәмендә яшәү рәвешен үзгәртү симерүне дәвалауның нигезе булып тора. Дәвалауның төп, мәҗбүри һәм даими этабы ул.

Артык авырлыгы булган барлык симез кешеләргә атнага кимендә 150 минут даими физик күнегүләр кирәк. 7 көнгә бүлеп карсак, көн саен якынча 20 минут дигән сүз бу. Сәламәтлек өчен моны гына эшләү авыр түгел бит.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре