Бүләккә – спорт комплексы. Әтнә районының Чишмәле Сап авылы эшмәкәре Раушан Миллиҗанов үз акчасына әнә шундый үзәк төзеткән. Иганәче авыл чишмәләрен, юлларын төзекләндерергә дә, зиратны карап тотарга да булыша. Фамилиясе Миллиҗанов булган өчен генә түгел, авыл бетмәсен дип тырыша ул.
Мари Эл чигендә урнашкан гади генә тормыш алып баручы 215 кешеле авыл ул Чишмәле Сап. 100 хуҗалык исәпләнә, бишендә яшәмиләр. Йортларның төрлесе бар: ике катлысы да, яңалыкка исе китмичә, үз җаена яшәп ятканы да. Сары төстән әле читләшеп бетмәгәннәр. Яшел, зәңгәр йортлар арасында андыйлары да күренгәли.
– Авыл картая, өлкәннәр кулына калып бара. Соңгы вакытта балалар сирәк туа. Элек башлангыч мәктәп бар иде, ул ябылды. Быел мәктәпкә бер сабый да кермәде. Унлап укучы күрше авылга йөреп укый. Китапханә, мәчет, кибет бар. Клуб иске инде, яңасын төзисе иде. Яшьләр шәһәргә китә. Халык күрше авылдагы терлекчелек комплексына йөреп эшли. Раушан Миллиҗановның такта ярдыру цехында эшләүчеләр дә бар, – ди Яңа Шашы авыл җирлеге башлыгы Марат Сабирҗанов.
Спорт комплексын ачканда киң күңелле эшмәкәргә карата мактау сүзләрен кызганмадылар. Ул байлык артыннан кумый: барысын да хәләл көче белән таба, диделәр. Дөрес, аннан: «Акчаң жәл түгелме?» – дип сораучылар да юк түгел. Андыйларга җавабы бер: «Жәл булса, төземәс идем».
– Фамилиягезнең Миллиҗанов булуы да авыл халкы өчен игелекле эшләр кылырга этәргеч бирәдер? – дип сорадык эшмәкәрдән.
– Фамилиямә бик күп кеше аптырый. Шаяртып әйтәм дип уйлаучылар да юк түгел. Берәр хикмәте бардыр, мөгаен. Әтисез үстек без. Миңа 11 ай чагында үлгән ул. Әни өч малайны тәрбияләп, аякка бастырды. Миллиҗан бабам бик тырыш кеше булган. Атлар асрап, тегермән тотып, авыл халкына хезмәт күрсәткән. Агач эше белән шөгыльләнгән. Күрәсең, миңа да тырышлык аннан күчкән, – ди эшмәкәр.
Иганәче әлеге спорт комплексын өч ел буе төзеткән. Бу эшкә күпме акча киткәнен исә әйтә алмады. Хатыны Айсылу да, санап бармадык, ди. Яшерми, Айсылуның да иренә: «Акчаны тота белмисең», – дигән чаклары булгалый икән. Тик Раушанның үз фикере.
– Ирем әйткән сүзен үти. Бик сакчыл ул. Киемне тузмыйча салмый. Бала вакыттан шулай үскән. Тормышта акча җитмәгән чаклар да булды. Өйләнгәнче, йорт җиткезеп куйган иде инде ул. Мин кибетче булып эшләдем. Ирем шофер иде, – дип искә алды ул 23 ел элек гаилә корган елларын. – Көнебез эш белән үтә. Чит илләргә бергәләп ял итәргә барганыбыз юк. Ике балабыз бар. Аларга дип фатирлар да алып куймадык. Авылга булышу иремнең күңеленә рәхәтлек бирә. Бу – аның өчен яшәү мәгънәсе.
Раушан – гап-гади авыл малае. Үзе әйтүенчә, уку аңа бик тәтемәгән. 8 нче сыйныфтан соң Мари Элдагы Морки техникумында механизатор булырга укыган. Утыз чакрым араны җәй көне сәпид, кышын чаңгыда үткән чаклары да күп була. Хезмәт юлын колхозда шофер булып башлап, бу эштә җиде ел хезмәт куйган. Эшмәкәр Рәис Шәйхетдинов белән очрашу аның бар тормышын үзгәрткән. Авыл халкыннан сөт җыя башлыйлар, аннары такта ярдыру цехы ача. Сөтнең литры өчен авылдашларына 35 сум түли. Дөрес, сыер тотучылар гына кими бара. Күрше авыллардан да җыярга туры килә. Такта ярдыру цехында 15 кешегә эш урыны булдырган. Агач материалларын төрле җирләрдән килеп алалар икән. Авылда кафе ачканнар. Тантана һәм кичәләр уздырыр өчен менә дигән урын. Күңгәрдә шәхси кибетләре эшли. Шул ук вакытта җирдән дә аерылмыйлар: хуҗалыкларында мал-туар асрыйлар, 30 сутый җирдә бәрәңге утырталар. Иртән сәгать 3 тә торып, төнлә генә йокларга яталар.
– Башта авыл юлларын төзекләндердем, зират коймаларын тоттык. Авылда 17 чишмә бар. Сигезен яңарттык инде. Калганнарын да төзекләндерергә исәп. Мәчет, спорт комплекслары ахыргысы булмасын иде. Киләчәктә дә авылны гөрләтеп яшәргә язсын. Акчаны җыеп ятып булмый бит. Эш бетмәсен, сәламәтлек кирәк. Сабыйлар күбрәк тусын, яшьләр шәһәргә китмәсен иде. Һәр кеше үз авылы өчен нәрсәдер эшләсә, авыллар сакланыр, – ди мили җанлы Раушан Миллиҗанов.
Авыл халкы да рәхмәт укый аңа. Спорт үзәге ачылу тантанасына җыелган яше, карты да: «Раушаннан башка тормыш бармый», – диде. Сиксәнгә җиткән Ясминә, Нәкыя әбиләрнең дә, җай чыкканда, спорт залына килергә исәбе бар. Әлегә ике таяк белән скандинавча урам әйләнәләр икән. Тезләре сынатса да, күңелләре ашкынып тора. Спорт үзәгендә волейбол, теннис уйнарга, фитнес белән шөгыльләнергә мөмкин. Яшьләргә дә күрше авылга йөрергә туры килмәячәк. Чишмәле Сап егетләре спорт белән дус. Район ярышларында да сынатмыйлар. Раушан әфәнде үзе дә волейбол уйнарга ярата. Улы Айнур да әтисеннән калышмый.
Раил Гайнуллин такта ярдыру цехында эшли, буш вакытында җитәкчесе белән бергә волейбол уйный. Моңа кадәр шабашкага йөргән. Авыл өчен мондый спорт үзәге ачылуны бәхет дип саный ул. Кайсы эшмәкәр әле авылына шундый спорт үзәге төзеткән?!
– Спорт залы буш тормас. Яшьләрне спортка тарту өчен бик кирәк иде бу. Безгә юл күрсәтүче бар. Раушан абый авылны эшле дә, ашлы да итә, – ди авыл егетләре.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез