«Күчерү сыйфатлы оештырылган, вакыт һәм урын дөрес сайланган»
3 июльдә Кама яр буенда йөздән артык кеше җыелды. Ата-аналар балалары белән, Россия табигать күзәтчелеге һәм Росрыболовство вәкилләре, СИБУР хезмәткәрләре зур цистерна тирәли тезелеп көннең төп вакыйгасын көтәләр. Әнә торба буйлап елгага чөгә маймычлары агып төшә!
Белгечләр балыкларның яңа шартларга ничек җайлашуын урында ук бәяләде. Бөтенроссия балык хуҗалыгы һәм океанография фәнни-тикшеренү институтының фәнни берләшмә җитәкчесе киңәшчесе Николай Горшков сүзләренчә, беренче минутлар ук әзерлекнең сыйфаты турында нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә.
– Елгага карагыз. Балык корсагы белән өскә калкып чыкмый, димәк, югары яшәүчәнлеккә өмет бар. Кайвакыт маймыч күз алдында үлә. Безнең алай түгел. Димәк, күчерү сыйфатлы оештырылган, вакыт һәм урын дөрес сайланган, – дип билгеләп үтте галим.
Чөгә балыкларының Кама елгасына юлы шәһәрдән 1000 километрдан артык ераклыкта урнашкан Кострома өлкәсендә башланган. Россиянең Кызыл китабына кертелгән бу балыкларны үстерү температура режимын (20–25°C) һәм кислород дәрәҗәсен катгый үтәүне таләп итә. Чөгә маймычларын 2–3 грамм авырлыкка кадәр үстерәләр, шуннан соң алар юлга чыгарга әзер була.
2022 елдан башлап «Нефтехим» ел саен Камага 200 мең чөгә балыгы җибәрә. Бүген, акциянең бишенче елында, табигый мохиткә миллионынчы маймыч җибәрелде. Масштабларны бәяләү өчен, Николай Горшков Татарстанда ел саен барлыгы 3–3,5 миллион чөгә балыгы җибәрелүен сөйләде.
– Кешенең суднолар йөртеп, буалар төзеп, ПГС чыгарып, елга тормышына катнашуы еш кына зыян китерә, – дип аңлата ул. – Балык җибәрү бу тискәре күренешне каплый.
– Республика сулыкларында чөгә балыгын тиздән иркенләп тотып булачак дигән өмет бар, – дип әңгәмәгә кушылды биология фәннәре кандидаты Игорь Галанин. – Бүгенге вакыйга безне бу көнгә якынайта.
– Чөгә балыгы инде Кызыл китаптан чыгаруга әзер, – дип ышандырды Николай Горшков. – Өченче категориядән ул күптән инде бишенчедә булырга тиеш. Әлбәттә, бу аны сәнәгать масштабында тота башларга мөмкин дигән сүз түгел. Башта мониторинг үткәрергә, фәнни мәгълүматлар тупларга кирәк.
Балык тотарга яки аннан авыз итәргә теләүчеләр бик күп иде.
– Балыкчы буларак, мин теләсә кайсы балыкны тотарга яратам: чөгәме ул, чуртанмы яки җәенме, барыбер, – дип фикерләре белән уртаклашты СИБУР хезмәткәре Андрей. Ул ел саен балык җибәрүдә катнашырга теләгән, әмма бүген генә балык маймычларын беренче тапкыр күрү бәхете елмайган.
– Хатыным белән бу вакыйгага быел аеруча сөендек – безнең балабыз туды. Минемчә, СИБУРның әйләнә-тирә мохиткә керткән өлеше елдан-ел арта гына. Бу инде гадәти кайгырту гына түгел, ә предприятиенең безнең уртак киләчәгебезгә керткән өлеше. Соңгы елларда шәһәребезнең ничек үзгәргәненә күз салыгыз.
«Бер миллион чөгә балыгы маймычы – зур сан»
СИБУР компаниясе балык җибәрүне Россия табигать күзәтчелеге белән 2022 елда төзелгән килешү кысасында ел саен үткәрә. Аның буенча, 2026 ел ахырына кадәр табигатьне саклау чараларына 13 миллиард сум акча юнәлдереләчәк: производстволарның экологик чисталыгын арттыру, биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү, шәһәрне яшелләндерү һәм Балалар экология-биология үзәге базасында «Экойорт» булдыру.
– Бер миллион чөгә балыгы маймычы – бу бик зур сан, ул Кама һәм Идел елгаларының гына түгел, Нократның һәм якын-тирә сулыкларның да экологик хәленә йогынты ясый, – дип белдерде Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев балык чыгаруны күзәтеп. – Акциягә балаларның кушылуы сөенечле, алар табигатькә дөрес мөнәсәбәтне күреп үсә. Әлеге эшләр алар файдасына эшләнә. Барлык түбәнкамалылар исеменнән СИБУР компаниясенә һәм бу маймычларны үстергән хезмәткәрләргә рәхмәт белдерәм!
Чөгә балыгы маймычларын җибәрү Росрыболовство Идел-Кама территориаль идарәсенең дәүләт инспекторы Руслан Хәмзин күз алдында үтте.
– Галимнәр әйтүенчә, маймычларның яшәүчәнлеге 20–40% тәшкил итә, – диде Руслан Хәмзин. – Без соңгы елларда чөгә балыгының безнең сулыкларда күренә башлавын сиздек инде. Димәк, уңышлы үрчиләр, азык җитәрлек, суның сыйфаты да балыкларга ошый. Моңа бары тик сөенергә генә кала.
Чөгә балыгы өчен сөенүчеләр саны минут саен артып кына торды. Маймычларны чыгару ноктасы каршындагы күзәтү пунктлары премьера көнендә театрдагы балконнар кебек иде – кайбер ата-аналар балаларын күтәрергә мәҗбүр булды.
– Су ресурсларын торгызу барлык предприятиеләрнең табигатькә битараф булмауларын күрсәтә, – дип билгеләп үтте Руслан Хәмзин. – СИБУР һәм шулай ук балык үрчетү белән актив шөгыльләнүче Татнефть башлаган трендның киңрәк таралуын теләр идем.
«Балыклы» торбаны карап чыкканнан соң, үсмерләр уен мәйданчыкларына таралышты – фотозоналарны үз иттеләр, өстәл уеннары уйнадылар. Бераздан түбәнкамалылар һәм туристлар аквариум янына чиратка тезелде.
– Фотога төшеп, теләк теләгез: бу – миллионынчы балык, могҗиза көтегез! – ди оештыручы кыз.
– Алтын балык түгел бит бу, нинди могҗиза булсын?! – дип, ризасызлыгын белдергәндәй итте бер ир.
– Бу балыклар ким дигәндә бер могҗизаны булдырырга тиеш. Алар безнең елганы сәламәтләндерәчәк. Диңгезгә бер тамчы кебек кенә булса да, ул тамчыларның ничәсе Камага агып төште инде, – дип җавап кайтарды оештыручы кыз.
«Без миллионлы шәһәр булдырдык»
Шул арада пристаньга өч палубалы «Василий Чапаев» теплоходы килеп туктады.
– Минем исемем Елена, мин Ижаудан кораб врачы, – диде бер турист. – Табигатьне ничек торгызуыгыз гаҗәпләндерә. Балык сәламәтлек өчен бик файдалы – аны карау да рәхәт, ашау да кирәк. Чөгә балыгын торгызуыгызны күрүемә бик шатмын. Зур рәхмәт сезгә!
«Нефтехим»ның генераль директоры Марат Фәләхов бәйрәмне түбәндәге сүзләр белән йомгаклады:
– Чөгә балыгы – үзенә күрә бер символ. Ул начар шартларда, пычрак суда яши алмый. Без Костромадан алып кайткан «кунак»лар өчен уңайлы шартлар тудырдык. Алардан елгада миллионлы шәһәр барлыкка килде, барысы да исән калырлар, яшәрләр, дип өметләнәм!
Әлегә чөгә балыгы Кызыл китапка кертелгән кунак булып кала: аны тотарга мөмкин, ләкин янәдән суга җибәрергә туры киләчәк. Шулай да, ихтиологларның ышанычы зурдан: мондый системалы ярдәм белән түбәнкамалыларның теләге чынга ашачак, һәм бу балык Кама суларында үз урынын алачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез