Министр Равил Кузюров: «Тәртип өчен ике әйбер җитми»

Черегәнен кисәсе, яңасын утыртасы! Татарстан урманчылары агачын да утырта, урманны да җыештыра, ефәк корты белән дә көрәшә, янгыннарга да юл куймаска тырыша. Бу эшләр барысы да «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк  һәм  «Урманнарны саклау» федераль программалары ярдәмендә тормышка ашырыла. Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Татар-информ»да узган очрашуда  узып баручы елның 11 аена нәтиҗә ясады.

– Бер агач киссәң, икене утырт, дип әйтеп кенә калмыйбыз, утыртабыз да. Быел  барлыгы 2782 гектарда урман торгызу эшләре башкарылды. Тагын шуңа өстәп тик яткан 1880 җиргә дә агач утыртылды. Без черегән, картайган агачлар урынына яңаларын утырту максатын куйдык. Бу эшне 120 процентка үтәдек, – ди Равил Кузюров. – Кышка орлык әзерләү эшләре дә төгәлләнде. Ел дәвамында урманчылар 11,5 тонна орлык җыеп алды. Питомникларда 33,7 миллион данә кәлшә үстерелде. Саба районында урнашкан урман-орлыкчылык үзәгендә ябык тамырлы 12 миллион данә үсенте җитештерелде. Бу кадәр орлык һәм утырту материаллары бөтен республиканы тәэмин итәргә җитә.

Равил Кузюров агач утырту һәм чистарту акцияләренә дә тукталды. Быел «Татарстанның чиста урманнары» акциясендә 20 мең кеше катнашкан. «Хәтер бакчасы» акциясенә исә 25 мең кеше катнашып, 1,5 миллион данә агач утырткан.

Министр Татарстанда әлегә кадәр эшләгән «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк  һәм  «Урманнарын саклау» федераль программаларын киләсе елда «Экологик иминлек» дигәне алыштырачагын әйтте. Әлеге төбәк проекты урман-суларны гына кайгыртып калмый, шәһәр һәм сәнәгать үзәкләре янәшәсендә урман культураларын үстерү, орлыкчылык үзәкләрен арттыру һәм урман җирләрен барлауга да юнәлтеләчәк. 2019 елдан алып 2024 елга кадәр «Татарстанда урманнарны саклау» төбәк проекты ярдәме белән 21 мең 224 гектар урман торгызылган.

– Урманнарны утырту бер хәл, аны саклап тотарга да кирәк. Аеруча янгыннар вакытында җиңнәрне сызганырга туры килә дә инде. Быел Татарстанда янгын куркынычы булган сезон 15 апрельдә ачылып, 25 октябрьдә генә ябылды. Ул 193 көнне тәшкил итте. Республикада урманнарга якын урнашкан җирләрдә 368 термик нокта теркәлде. Коры үлән януның 253 очрагы күзәтелде. Безнең максат – вакытында ут кабуны күреп алу  һәм аны урманнарга кертмәү. Янгыннан саклану өчен безнең бөтен мөмкинлегебез бар. 25 урман-янгын станциясе эшли. Бу урында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтебезне җиткерәм. Ул тармакка һәрдаим ярдәм итеп тора, – ди Равил Кузюров. – Янгыннарны булдырмау үзебездән тора. Мин гел әйтәм: ут чыгуга 99 процент очракта кеше үзе гаепле. Кайдадыр сүндерелмәгән төпчек ташлана, кайберәүләр исә үзләре коры үләнгә ут төртә, учак ягып, аны сүндермәүчеләр дә күп. Урманнарны күктән дә күзәтәбез.  Коры үлән яна башлауга, урманчыларга хәбәр килә. Бнз республика коткаручылары белән берлектә эшлибез.

Министр, урманнан агач урлаучылар саны кими, ди. Соңгы 11 айда урманнан агач кисеп алуның 52 очрагы теркәлгән, законсыз рәвештә 486 кубометр агач әзерләнгән. Узган ел белән чагыштырганда бу сан 55 процентка ким дигән сүз.

Равил Кузюров соңгы өч елда урманчыларга бәла булган ефәк корты (парсыз күбәләк) турында сөйләде. Алардан котылып булырмы? Министр әйтүенчә, урманчылар зыян күргән агачларның һәрберсен тикшереп тора. Кортны җыеп та чыкканнар. Әмма йомыркалары кышын туңмаса, язын тагын  алардан ефәк күбәләкләре чыгу ихтималы бар.

– Быелгы кыш та җылы булырга охшап тора. Йомыркалары туңсын өчен салкын кыш кирәк. Быел Баулы, Бөгелмә, Болгар, Азнакай, Лениногорск урманчылыкларында барлыгы 12,2 гектар җирдә ефәк кортына каршы эшләр башкарылды. Без аларны җирдән генә түгел, һавадан да агуладык. Әнә шуңа да киләсе елда ефәк корты башка күренмәс дип уйлыйбыз, – ди министр.

Равил Кузюров, урманда эшләр өчен барлык шартлар да бар, ди. Бары тик ике әйбер җитми: беренчесе – хезмәт хакы, икенчесе – урман эчендәге черегән агачлардан вакытында котылу. Боларны эшли алсак, урманда тәртип булачак, ди ул.

– Киләсе елдан урманда эшләүчеләрнең акчасы артыр дигән өмет бар. Россия Президенты үзенең Юлламасында да бу хакта әйткән иде. Шуны көтәбез. Шулай ук Лубян урман хуҗалыгы көллиятен тәмамлап эшкә килүче белгечләргә бер тапкыр 150 мең сум, югары уку йортын тәмамлаганнарга 300 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелә.  Әлеге вакытта шул акчаны бермә-бер арттыру турында сөйләшүләр алып барыла. Әмма аның шарты бар: ул акчаны алу өчен белгеч өч ел урманда эшләргә тиеш. Әнә шул рәвешле яшьләрне урманга җәлеп итмәкче булабыз, – ди министр. – Урман эчендәге черегән агачларны да тизрәк чыгарасы иде. Үзебездән соң килгән буынга нәрсә калдырабыз соң? Әнә шул хакта уйларга кирәк. Бу эшкә дә тотынырбыз дип уйлыйм.

Министрдан чыршы бәяләре хакында белештек.

– Елдан-ел чыршыга ихтыяҗ кими. Бу безне сөендерә генә. Димәк, Татарстан халкы табигатьне саклау яклы. Ясалма чыршы куймаучыларны читтә калдырмадык. 7 урманчылыкта  аукцион уздырып, 2 мең төп чыршы белән нарат, 20 тонна ылыс ботаклары саттык. Узган ел белән чагыштырганда сату 25 процентка кимеде, – ди ул.

Ылыслыларга бәяләр

Чыршының 1 метрлысы – 550, 2 метрлысы – 650, 3 метрдан озынрагы – 1300 сум. Наратның 3–4 метрлысы – 2750, 5 метрлысы – 5 мең сум. Ылыс ботагының тоннасы – 6 мең 500 сум.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре