Газетага язылу

Министрлык мәктәпләргә икенче чит телне мәҗбүри кертү турындагы хәбәрне кире какты

Интернет челтәрендә Россия Мәгърифәт министрлыгының мәктәпләрдә икенче чит телне мәҗбүри өйрәтүне гамәлгә кертү турындагы хәбәрләр таралды.

Имеш, 2027 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк урта мәктәпнең федераль дәүләт мәгариф стандартында (ФГОС) шул хакта күрсәтелгән.

Мәгърифәт министрлыгында бу мәгълүматны кире кактылар, дип яза “Российская газета”. “Массакүләм мәгълүмат чараларында пәйда булган хәбәрләргә бәйле рәвештә шуны хәбәр итәбез: өлкән сыйныфларда икенче телне өйрәтү күздә тотылмаган”, – диелгән ведомствоның рәсми хәбәрендә. Бу фән, укучылар теләгенә карап, балаларның яки әти-әниләренең гаризалары нигезендә өйрәтелергә мөмкин. Ләкин мәктәптә моның өчен кирәкле барлык шартлар булган очракта гына”.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре