Казанның Авиатөзелеш районында совет елларында төзелгән һәм шул чорның тарихи бер йөзе булып сакланып калган бина бар. Ул – Ленин исемендәге мәдәни-ял итү коплексы. Заманында биредә балалар һәм өлкәннәр өчен бихисап күп түгәрәкләр, иҗат коллективлары эшләп килде. Бәхеткә, үзгәртеп кору еллары шаукымыннан соң да аларның күбесен саклап кала алдылар һәм әлеге бина бүген дә иртәдән кичкә кадәр сәнгатькә тартылган балалар тавышыннан гөрләп тора.
86 яшьлек егет
Менә шушы мәдәният йортында «Мирас» татар халык хоры да эшли. Аның оешуына инде – 76 ел. Хор авиация заводында эшләүчеләрне, үзешчән яшьләрне берләштереп, 1949 елда барлыкка килә. Егетләр, кызлар эштән соң бергә җыелып, профессиональ композиторлар иҗат иткән җырларны өйрәнә, концертлар куя. Шунда танышалар да, кавышалар да. Шушы хорга 65 ел гомерен багышлаган Наил абый Бариевны да бирегә беренче тапкыр сөйгән яры алып килә. «Армиядән кайткач, баян сатып алып уйнарга өйрәндем. Мин бер кыз белән танышкан идем. Ул: «Ленин исемендәге мәдәният йортында хор бар. Аларга баянчы кирәк, бәлки алырлар», – диде. Алдылар. Аннары ул кыз белән гаилә кордык. Хатыным Сүрия бик матур җырлый иде, бер ел элек арабыздан китеп барды», – дип яшьлеген искә ала Наил абый. 1960 елда хорга баянчы булып йөри башлаган аксакал бүген дә алгы сафта.
Татар халык хорының беренче җитәкчесе Роза Бичурина була. 1956 елда коллективны Суфия Шагеевага тапшыралар. Ул элегрәк Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә хормейстер булып эшләгән була. Тәҗрибәле җитәкче үзешчән коллективны да күп тавышлы академик хор дәрәҗәсенә күтәрә. Башта алар Горбунов исемендәге клубта, аннары Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнә. Наил Бариев хорга әнә шул чорда килә. Ә инде ике елдан коллектив белән үзе җитәкчелек итә башлый.
Наил абый – бик үзенчәлекле кеше. Аңа 86 яшь. Ул әле егетләрчә җитезлек белән йөри, сыздырып гармунда уйный. Бу кадәр осталыгын күргәч, музыкаль белеме бар, сәнгать юлыннан киткән профессиональ белгеч дип уйладым. Чынлыкта Наил абый Казан авиация институтын тәмамлаган икән. Заводта эшләгән. Аның 15 ләп патенты, фәнни эшләнмәләре бар. «Музыкаль белемегез булмаган килеш ничек соң шундый хор белән җитәкчелек итә аласыз?» – дим. «Бар нәрсәгә дә өйрәнеп була, – ди Наил абый серле генә елмаеп. – Без үскәндә авылларда музыка мәктәбе юк иде. Безнең бәхеткә мәктәпкә музыка училищесын бетергән укытучы килде. Ул оркестр оештырып, безне кыллы уен коралларында уйнарга өйрәтте. Мин шул вакытта ноталарны, күптавышлы әсәрләрне ишетергә, уйнарга өйрәндем».
Тырышлык белән бергә, Ходай биргән күпкырлы сәләте дә бар Наил абыйның. Ул әле үзлегеннән инглиз телен өйрәнеп, хәзер мәдәният йортында инглиз теле түгәрәген җитәкли. Сәнгатькә мәхәббәт нәселдән, укытучы әти-әнисеннән күчкән. Энесе, Камал театры артисты Шамил Бариевны да халык яхшы белә. «Шамил бала чактан шушы Ленин исемендәге мәдәният йортында үсте инде», – дип искә ала Наил Бариев.
Дүрт тавышка
Хор үзешчән дип саналса да, оешкан көннәреннән үк алар белән профессиональ композиторлар шөгыльләнә. Җәүдәт Фәйзи, Ифрат Хисамов, Рөстәм Яхин, Бату Мулюков, Ренат Еникеев белән күп еллар дәвамында хезмәттәшлек итәләр. Танылган сүз остасы, диктор Айрат Арсланов та үзешчән артистлар белән сөйләм теле буенча шөгыльләнә. Дүрт тавышка җырлый торган бердәнбер хор булып танылалар. Алар кайларда гына чыгыш ясамый. Коллективны телевидениегә, радиога чакыралар, костюмнар тектерәләр. Татар хоры Мәскәүгә дә барып җитә. Алар анда Бату Мулюковның «Гасырлар кешесе Ленинга» җырын Кремльнең Колонналар залында башкара.
Үзгәртеп коруның ачы җилләре зур уңышлар белән иҗат иткән коллективка да кагыла. «Ул елларда илебезне бетерү өчен икътисадый яктан гына түгел, халыкны рухи яктан да юкка чыгарырга тырыштылар, бик күп иҗат коллективлары таркатылды», – ди Наил абый. Тик йөрәгенә татар моңы сеңгән кеше тынгы беләмени ул?! Берничә елдан соң хорга йөрүчеләр очрашып сөйләшәләр дә коллективны кабат торгызырга булалар. Күбесе инде лаеклы ялда. Яшьлекләре узган хорларына бәйле хатирәләр аларга аякка басарга көч бирә. Хорга «Кичке утлар» дип исем бирәләр. Классик җырларны кабат искә төшерәләр, репетицияләр ясыйлар. «Юность» мәдәният йортына да, Гайдар исемендәге балалар мәдәният йортына да сыенырга туры килә. Соңрак алар кабат Ленин исемендәге мәдәният йортына әйләнеп кайталар. Һәм бүген 1960 нчы елларда репетицияләр ясаган үз бүлмәләрендә шөгыльләнәләр. Коллективта – 24 кеше. Араларында биш ир-ат та бар. «Хатыннарыгыз ничек чыгарып җибәрә?» – дип шаяртып сорыйм. «Монда безнең күңелебез күтәрелә, рухи азык алып кайтабыз. Яхшы кәеф белән кайтып кергәч, хатын да елмаеп каршы ала», – дип көлешәләр.
Өлкән буын дәресләре
Наил Бариевка бүген хор белән җитәкчелек итәргә кызы Алия Минкашева булыша. Ике яшеннән әтисе янында татар моңнарын тыңлап үскән кыз, мәктәптән соң музыкаль белем ала. Башта сәнгать юлы белән китмәсә дә, лаеклы ялга чыккач, Алия ханым да хорга килә. Коллектив хәзер кабат профессиональ белемле хормейстер белән шөгыльләнә. «Кичке утлар» исеме белән торгызылган хор, соңрак эшен «Мирас» татар халык хоры булып дәвам итә. Исемне үзгәртү юкка түгел. «Безнең максат классик җырларыбызны, рухи байлыгыбызны, мирасыбызны халыкка җиткерү», – ди Наил Бариев.
Алар бирегә ниндидер матди кызыксыну белән йөрми. Йөрәк кушканга киләләр. Үзләренең «Өлкән буын дәресләре» дигән махсус программаларын булдырганнар. Ул мәктәп балалары өчен төзелгән. Авылларга концертлар белән чыгар өчен «Таныш моңнар» дигән цикл эшләгәннәр. «Районнарга, мәктәпләргә үзебез барабыз. Башта бик авыр кабул иткәннәр иде. Хәзер инде бик яраталар. Халык элекке мәгънәле, профессиональ композиторлар иҗат иткән җырларны сагынган. Элек концерттан кайтканда юл буе җырларны җырлап кайта идек. Хәзергеләрен тыңлыйсың да онытыла, диләр. Күңелгә сеңеп калган җырларны кабат искә төшергән өчен рәхмәт әйтәләр. Халык аңлый, сәнгатебезнең бай икәнен таный. Тик менә аны ничек таратырга?» – ди Наил абый.
Ул совет чорында телевидениедә иҗат коллективлары өчен махсус тапшырулар булганны искә төшерә. «40–45 минутлык тапшыруларда халыкка күп кенә җырларыбызны, чын сәнгатебезне ишеттереп була иде», – ди ул. Хор башкаруындагы 60 лап җыр «Татарстан» телерадиокомпаниясенең Алтын фондында саклана. Сәнгать, мәдәният, әдәбият кешедә рухи байлыкны тәрбияләү өчен хезмәт итәргә тиеш. «Мирас» татар халык хорына йөрүчеләр әнә шундый шигарь белән иҗат итә. Коллектив быел «Халык җәүһәрләре» халык иҗаты фестивалендә лауреат исеменә лаек булган. Бар да яхшы кебек. Тик, кызганыч, бүген алар янәшәсендә алмаш, мирасыбызны тапшырып, хор эшчәнлеген дәвам итәрлек яшьләр генә юк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез