Яңгырның артыгы юк, дисәләр дә, күпкә китсә, анысы да сөендерми, әлбәттә. Артыннан ялтырап җылы кояшы чыкса, тагын да яхшырак. Игеннәр һәм яшелчәләр өчен бигрәк тә. Дөрес, әлегә хәлләр начар түгел. Аграрийлар да, бакчачылар да әнә шулай дип сөенә.
– Узган ике атнада республиканың күп өлешендә яңгырлар яуды. Һава шартлары бөртекле культуралар үсеше өчен уңайлы тора. Көчле эсселек тә юк, дым да җитәрлек, – дип хисап тотты Хөкүмәт йортындагы киңәшмәдә авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров.
Аның сүзләренчә, хәзер ашлык формалашыр һәм аны корткычлардан саклар өчен иң яхшы чор. Терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә. Бүгенгә 130 мең тонна печән, 1 млн 312 мең тонна сенаж әзерләнгән.
Кукмара районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәфак Хәлиуллин да «көтелгән яңгырлар» дип бәяләде.
– Без ничә ел шушындый яңгыр көттек, шуңа күрә аның артыгы юк. Уңышның ничек буласын алдан фаразлап булмый анысы, җыеп аласы бар. Узган атна буе яңгыр яуды, шуңа күрә печәнне җыя алмый торабыз әле. Берьеллык үләннәрне җыеп алып, базга саласы бар. Яңгыры гына түгел, җылысы да үз вакытында кирәк шул. Әлегә хәлләр начар түгел, тик артыкка гына китмәсен иде, дип телибез, – диде идарә башлыгы.
Апас районының Дәвеш авылы фермеры Наилә Әхмәдиева суган, яшелчәләр һәм яшел тәмләткечләр үстерә. Аның фикеренчә, бакчачылар өчен ел уңышлы килде.
– Җәйнең яңгырлы килүе безне сөендерә, әлбәттә. Мул уңышка өметләнәбез. Бәрәңгенең дә чәчәк аткан вакыты – яңгырның иң кирәк чагы. Бер таныш бакчачы: «Яңгыр түгел, акча ява», – дип әйтә иде. Шуңа күрә көенергә сәбәп юк. Тик шул ук вакытта тоташ яңгырлар явып, артыкка китмәсен, дигән шик тә бар. Андый очракта туфрак калын тышча белән каплана да, үсемлекләргә һава җитми башлый. Бу аларның иртә саргаюына китерә. Бөтен әйбернең дә алтын урталыкта булуы яхшы. Ә менә җиләк, алманың уңуына караганда, киләсе кыш салкын булырга охшап тора. Суган кабыгы да калын булса, кыш тәгаен суык булачак, дигән сүз. Шуңа күрә хәзер суганның ничек «киенгәнен» көтәбез, – диде ул.
Ә менә Мөслим районының Метрәй авылы халкына кинәт яуган яңгырлар бәла-казалар китергән.
– Узган атнада бездә кинәт һәм көчле яңгырлар яуды. Унбиш минут стена шикелле ап-ак булып, бөтен дөньяны каплап яуды ул яңгыр. Кызганыч, басудан төшкән су бәла-казасыз гына узмады. Чишмә буенда гына яшәүче, «авыл» дип янып йөрүче Азия апаның бакчасын су басты, бөтен яшелчәләрен юып алып төшеп китте. Бәрәңгесе дә, яшелчәләре дә – берсе дә калмады. Аңа бөтен авылдашлар белән ярдәмгә килдек, агачларны чистарттык. Көзен чишмәнең ярын ясарга кирәк, дип сөйләштек, – диде шушы авылда яшәүче Рүзәл Минһаҗев.
Аның фикеренчә, быел яңгырлар күп булгач, җир суга туенган, грунт сулары да күтәрелеп, менә шундый хәл килеп чыккан.
– Моңа кадәр бер дә мондый хәл булганы юк иде. Авылдашыбызның бакчасын, ишегалдын җыештырганда бер абзый: «Утны су белән җиңеп була, ә су алдында без көчсез», – диде. Аның фикере белән килешмичә мөмкин түгел. Басудан ташу төште, без берни дә эшли алмыйча карап тордык. Авылның бөтен урамын су басты, капка төпләре, ишегаллары басу туфрагы белән тулды. Ашлык басуларын да юып төшергән урыннар бар, юлларны ярып, йөрергә уңайсызлык тудырды. Тик табигать каршында без көчсез, берни дә эшләп булмый. Дөньялар да тыныч түгел, табигать тә ярсына, – диде Рүзәл.
Синоптиклар исә бу атнада яңгырлар һәм салкынча һава торышы дәвам итәчәк, дип фаразлый. География фәннәре кандидаты, метеоролог, Казан дәүләт аграр университеты мөгаллиме Айсылу Мостафина аңлатуынча, хәзерге вакытта без циклон астында торабыз.
– Һава массасы узгач, антициклон киләчәк һәм һава торышы үзгәрәчәк, – диде ул. – Июльдә уртача һава температурасы 19–21 градус булып санала. Бу атнада һава температурасы нормадан түбән – 19 градус тирәсе булачак. Аннан соңгы атнада бераз җылыта, 20–21 градуска кадәр күтәреләчәк. Ә 14–21 июль атнасында кызу көннәр дә булыр дип көтелә.
Аңа кадәр КФУның метеорология, климатология һәм кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев июньдә Казанда айлык нормадан күбрәк явым-төшем булганын әйткән иде. 57 мм урынына 71 мм яңгыр яуган.
Халык синоптигы, Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров та җылы көннәрнең 8 июльдән соң киләсен әйтте.
– Җәйге яңгырның бер зыяны да юк, ул тиз кипшенә. Бәрәңгенең чәчәк аткан чоры, яңгырның да иң кирәк вакыты, – диде ул. – Шунысы начар: печәннәрне җыеп алып булмый. Бездә бер атна яуды да, биш көн тыныч булды. Мин быелгы җәйне эссе булыр, дип фаразлаган идем. Тик туры килмәде бит, эссесе июль белән августка калгандыр бәлки.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез