Муса Җәлил истәлегенә "ВТ" гамәлгә куйган көрәш турнирының икенче көненнән фоторепортаж.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Нурлат районында булды.
Яз җитүгә, без саф һавада күбрәк булырга, кояш нурларында иркәләнергә яратабыз. Көн җылынуга, шәһәр урамнарында кыска итәкләрдән, кәттә күзлекләр киеп, кәс-кәс атлап, кояшта кинәнеп йөрүче гүзәл затлар арта.
«Түбән Кама Нефтехим»да чыккан янгында һәлак булучылар арасында 27 яшьлек Марат Нәҗипов та бар.
Бүгенге цифрлаштыру заманында Тукайның мирасын ничек мәңгеләштерергә? Әлеге эшләрне ничек итеп дәүләт дәрәҗәсенә күтәрергә һәм иҗтимагый юнәлеш белән берләштерергә? Татарстан Фәннәр академиясендә узган халыкара фәнни конференциядә шушы һәм башка сорауларга җавап эзләделәр.
Беркөнне артка чигенгәндә, ялгыш бер машинаны бәрдердем. Хәер, бәрдерү түгел инде ул, машина ишегендә, капот кырыенда бераз сыдырылган эзләр калды.
1 апрельдән Татарстанда чистарту икеайлыгы башлана. Икеайлык белән бергә «ЭкоЯз-2026» бәйгесе дә ачыла. Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Азат Җиһаншин әйтүенчә, быел истәлекле урыннар һәм һәйкәлләргә аерым игътибар биреләчәк.
Ык елгасы аша салынган күпер су астында калган Азнакай районында Ык елгасында су биеклеге күтәрелү сәбәпле, Тымытык (Азнакай районы) белән Яңа Тымытык (Башкортстанның Бакалы районы) авылларын тоташтыручы тәбәнәк күпер су астында калган.
Гаеткә авылга кайта алмадык бу юлы. Иртән плитә өстендә үземнең шәһәр коймакларын пешереп маташканда, әни гаилә төркеменә фото җибәрде. Мич авызы алдында тәлинкәдә яңа гына кызарып пешеп чыккан майлы коймаклар тәгәрәшеп ята.
Соңгы вакытта бер тренд шикеллерәк нәрсә барлыкка килде. Татар эстрадасы турында сүз чыктымы, җыр текстларының начарлыгыннан зарланалар. Сүзләре бернәрсә түгел, шуны җырлап йөргән булалар инде, диләр. Мин дә шулай уйлыйм.
Һәр төбәкнең үз сандугачы була. Сүзебез – үзешчәннәр турында. Аларның җырлавын тыңлап хәйран калган чаклар күп була. «Нишләп артист булып китмәде икән? Нинди моң сәхнәгә чыкмый калган бит!» – дип уфтанып та куясың.
Фикер өстәү
Фикерегез