Хатын-кызны беркайчан да аңлап булмый, әмма кайвакытта – икеләтә. Ару гына яшәп яткан җиреннән ул я әбигә, я сабыйга әверелә дә чәйнәнергә я көйсезләнергә тотына. Кайчагында юк-бар сораулар белән баш катыра. Хәлимнең бичәсе дә шулай. Әле менә сүз ничектер үзара мөнәсәбәтләргә кереп китте дә хатыны сорап куйды:
– Син мине ташламассыңмы?
Хәлимнең күзе акайды. Соң, кичә-бүген генә өйләнешкән пар түгел бит инде. Бергә яшәүләренә унбиш елдан артык. Бөтенесен бергә булдырдылар, утын-суын бергә кичтеләр һәм кинәт кенә «ташламассыңмы».
– Нәрсә күзеңне акайтып утырасың, – дип үзенекен даулады хатыны. – Ташлар идеңме мине?
Хәлим тамагына утырган төерне йотып куйды да баш чайкады:
– Ни сөйлисең син…
– Ә нәрсә хакына ташлар идең?
– Бернәрсә хакына да…
– Миллион! – дип бүлдерде хатыны һәм иренең баш чайкавын күреп, тантаналы кыяфәт белән өстәде, – доллар!
– Юк!
– Евро!
– Юк!
– Тукта, нәрсә бар әле тагын… Яңа акча… Криптәвалюта!
– Юк…– дип елмайды Хәлим, – беркайчан да, бернинди акчага да.
– Миллиард, – дип учакка май сипте хатыны, – триллион!
– Сиңа алмаштыра алырлык нәрсә юк бу дөньяда.
– Нәрсә? – дип, мут елмайды хатыны. Мондый сүзләрне ишетү аңа рәхәт иде бугай.
– Триллион кило алтын. Юк, центнер. Тонна… Триллион тонна алтын!
– Юк, җаным! Син бердәнбер. Алыштыргысыз син. Бернигә дә.
Хатын елмаю булып балкыды. Шатлыкның, бәхетнең үзе булып. «Бернинди алтын да бу тиклем балкый алмый, – дип сокланып карады Хәлим, – хәтта миллиард тонна булса да. Хәтта йолызларның балкышы да бу тиклем үк түгелдер. Алтыным да, йолдызым да син минем. Бердәнберем!» Тик бу уйларын кычкырып әйтмәде, кыенсынды. Уйлау – бер хәл бит әле ул, ә мондый сүзләрне кычкырып әйтү ирләргә бик килешеп бетми торгандыр, кәнфитләнү буладыр.
Хатын чынлап та бәхетле иде. Үзеңнең миллиард тонна алтыннан да кыйммәтрәк икәнеңне белү уен эшмени! Аны бит чит-ят адәм түгел, ә үзең белән унбиш елдан артык бергә яшәп, бөтен серләреңне, бөтен керләреңне белгән кеше әйтә.
Ләкин бераздан күңеленә шик төште һәм теленә күчте:
– Шулкадәр байлык тәкъдим итүче булмаганга күрә генә әйтәсеңдер, – дип, карашы белән шелтәләде ул, – Менә машиналарга төяп, капка төбенә китереп куйсалар шул алтынны, ике дә уйламый алмашыр идең.
Хәлим бер мәлгә тынып торды. Миллиард тонна алтынның ничә «КамАЗ» булырын күз алдына китерергә тырышты. Уртача ун тоннадан алсаң да… Хәтта егерме дип уйласаң да… Миллиардны егермегә бүлсәң ничә була әле… Илле мең йөк алтын…
– Юк, барыбер, алыштырмас идем, – диде ул карашлары белән теләнеп торган хатынына назлы текәлеп, – юк…
Хәзер хатыны тынды. Рәхәт тә, кыен да. Шаркылдап көләсе дә, кычкырып елыйсы да килә. Тик нәрсәдер ирек бирми, нидер тыеп тота. Юк, акыл түгел. Үзенең миллиард тонна алтыннан да кыйммәтрәк торуын аңлаган хатын-кызда акылның эзе дә калмый. Шик! Менә нәрсә тыеп тота аны.
– Син, барыбер, нәрсәгәдер алыштыра алыр идең бит инде мине… – дип, тавышы белән бармак янады ул. – Нәрсәгә?
Хәлим аңлады, «юк, бернигә дә» дип кенә берничек тә котылып булмаячак. Хатынына уңай җавап кирәк иде, нәрсәгәдер алыштырачагын белмичә ул туктамаячак. Нәрсәгәдер алыштырырга кирәк. Тик нәрсәгә?
– Унҗиде яшьлек кызга! – Хатыны җавапны үзе тапты. – Әйе! Олыгая башлагач, ирләр яшь кызларга карый торган була, дип әйтәләр.
– Юк…
– Шулай, шулай!..
Хатыны Хәлимне сүзләр белән күмеп ташларга җыенган иде, тик ир тавышын күтәрә төште:
– Кызга түгел. Ә хатынга.
– Кемгә? – Хатыны, кинәт үзенең хаклы икәнлеген аңлап, һөҗүмгә күчте, – Нинди хатынга?
Аның йөзендә нәфрәт, әрнү белән бергә үзенең хаклылыгына ышану, җиңү тантанасы да бар иде. Барысы да шулай ирләрнең. Берсен алып икенчесен куярлык түгел. Барысы да азгын.
– Нинди хатынга? – дип кабатлады ул көндәшенең исемен белергә теләгәндәй. – Нинди хатынга алыштырыр идең мине?
Ире, күзләрендәге мут елмаюны яшерергә тырышып, җитди итеп җавап бирде:
– Синең кебек… Нәкъ менә синең кебек ике хатынга.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез