1 нче уйдырма. Даими йокы килү, даими арыганлык, чәч коелу витаминнар җитмәү турында кисәтә. Чыннан да, болар витамин азлыгының төп билгеләре булып тора. Тик әлеге билгеләр башка сәбәпләр аркасында да булырга мөмкин. Мәсәлән, гемоглобин төшкәндә дә нәкъ менә шундый билгеләр күзәтелә. Организмга В12 витамины, фолий кислотасы җитмәгәндә дә йокымсырау, арыганлык, чәч коелу кебек күренешләр булырга мөмкин.
2 нче уйдырма. Витамин җитмәүдән витаминнар ярдәмендә генә котылып була. Чынлыкта витаминнар гына ярдәм итмәячәк, монда дөрес туклануга игътибарлы булырга кирәк. Көндәлек рационда һәрчак яшелчә, җиләк-җимеш, боткалар, чикләвек, балык кебек ризыклар булырга тиеш. Иттән дә баш тартырга ярамый. Итне атнага ким дигәндә ике тапкыр ашарга кирәк. Дөрес тукланган очракта витамин кытлыгы бик сирәк күзәтелә.
3 нче уйдырма. Витаминнар яз һәм көз көннәрендә генә җитмәскә мөмкин. Витаминнарга кытлык ел дәвамында да булырга мөмкин. Яшелчә, җиләк-җимеш мул, Д витаминына бай җәй көннәрендә дә авитаминоздан интегүчеләр бар. Тик язын организм «уяна», матдәләр алмашы тизләнә һәм витаминнарга кытлык та үзен көчлерәк сиздерә.
4 нче уйдырма. Кибетләрдә сатылган яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең файдасы юк, витаминнары беткән була. Озак саклансын өчен махсус ысуллар ярдәмендә эшкәртелсә дә, кибеттәге яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең дә витаминнары саклана. Көненә йодрык кадәр зурлыктагы биш төрле яшелчә яки җиләк-җимеш ашаганда, бар да тәртиптә була. Файдалы элемент һәм витаминнарны башка ризыклардан да алырга мөмкин. Атланмайда, бавыр, йомырка, сырда А витамины күп, ипи, тары, карабодай, солы ярмалары В витаминына бай.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез