Газетага язылу

Нефтьчеләр җир асты серләрен ача

Нефть чыгару өлкәсендә инновацияләр лидеры «Татнефть»нең X–XIII гасырларда Болгар дәүләте башкаласы булган Биләргә нинди бәйләнеше бар, дисезме?

Нефтьчеләр җир асты серләрен ача

Тарихи ядкәрләрне инвазив булмаган ысул белән, ягъни бик саклык белән, ватмыйча-җимермичә генә өйрәнү өчен заманча эзләү-разведка технологияләре куллануга кагылышлы тиңдәшсез тәҗрибә бәйли аларны. «Татнефть» подразделениесе – Татарстан Геология-разведка идарәсе (ТГРУ), узган елда Биләр тыюлыгындагы археологик байлыкны өйрәнү өчен, алдынгы геофизик ысуллар кулланган. Бу исә җир катламнары астына «күз салып», тарихи кыйммәткә ия булган корылмаларны ачыклау мөмкинлеге биргән.

Дистә гасырлык хәзинә

Биләр шәһәрлеге – Алексеевск районында ачык һавадагы архитектура ядкәре. Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигать музей-тыюлыгы составына керә ул. Кайчандыр бу урында ныгытма-шәһәр булган. 922 елда нигез салынган әлеге шәһәр сәүдә юллары кисешкән урынга, Болгар дәүләте башкаласына әйләнгән. Лаврентьевның 1164 елгы елъязмасында «Бөек шәһәр» буларак искә алынган. Биләрдә мәчетләр, зиннәтле сарайлар күп төзелгән, сәүдә гөрләп торган. Шуңа күрә ул сәяхәтчеләр, сәүдәгәрләрне генә түгел, илбасарларны да җәлеп иткән.

Бүген дә шәһәрлектән туристлар, археолог һәм тикшеренүчеләр өзелми. Музей-тыюлык директоры Зөфәр Шакиров билгеләп үткәнчә, дистә гасыр эчендә биредә гаять бай мәдәни катлам тупланган.

Заманча геофизик тикшеренү ысуллары катламнар тирәнлегенә «күз салу», җир астында яшеренгән хәзинәләргә зыян салмыйча гына, аларның серләрен ачу мөмкинлеге бирә. ТГРУ хезмәткәрләренә Биләр музей-тыюлыгы территориясендә 1–3 метр тирәнлектәге җир катламнары астыннан нәкъ менә шундый объектларны табып, аларны археологлар карамагына тәфсилләп өйрәнүгә тапшыру бурычы куелган.

ТГРУның бер төркем белгечләре – Руслан Гатауллин, Юрий Гринько, Илшат Ганиев, Андрей Безик һәм Ринат Галләмов, геофизик тикшеренүләр өчен җир асты биләмәләрен билгеләгәч, узган елның 6 октябрендә эшкә керешкән. Төркем ике атна эчендә үзенә куелган бурычны үтәгән. Тиешле максатка ирешү өчен, заманча геофизик җиһазлар кулланылган. «ЛОЗА-В» георадар комплексы ярдәмендә геоэлектрик радарограммалар булдырылган. Шулар нигезендә катламнар астында сакланып калган калдыклар табылган.

Шулай ук MM POS-1 магнитометрыннан файдаланганнар. Геофизик тикшеренүләрдә яңа техник ысуллар куллану катламнар астындагы бәһасез байлыкны югары дәрәҗәдә төгәллек белән тикшерү-барлау мөмкинлеге биргән.

Барысын да булдыра

«Безгә нефть чыгаруга бәйле булмаган үзенчәлекле бурычларны шактый еш үтәргә туры килә, – ди ТГРУның «Катламнардагы нефтьне фаразлауның локаль ысуллары» фәнни-җитештерү үзәге җитәкчесе Марина Чернышева. – Георадар җиһаздан файдалану тәҗрибәсе шактый күп кулланылды инде. Мәсәлән, Сармандагы ташландык бакыр руднигы штольняларын өйрәнү вакытында. Шулай ук Шөгер штольнясында (Нефть музеенда)».

Әлмәттәге буаларның яр буйларын төзекләндерүдә дә шундый ук тикшеренүләр уздырылган. 2023 елгы эшләр бигрәк тә игътибарга лаек. СО2 не утильләштерү өчен җир асты саклагычы булдыру проекты кысасында нефтьчеләр куллана торган җир асты катламнарын тикшерү, углекислый газ тупланышын үлчәү ысуллары эшкә җигелгән.

Археологлар Биләрдә казу эшләре вакытында хуҗалык максатындагы җәмәгать корылмасы калдыгын тапкан булса кирәк. Күктән төшкән фараз түгел бу: георадарның электромагнит сигналы катламнар астында су белән тәэмин итү яки идәнне җылыту өчен файдаланылган торбаүткәргечләр «шәүлә»сен күрсәткән. Чыннан да, тарих фаразны раслый: Болгар дәүләтенең чәчәк ату чорында (X–XIII гасырларда) идәннәрне җылыту өчен балчыктан эшләнгән торбаүткәргечләр кулланылган.

Күренмәсә дә күрәләр

ХХ гасырда, дистәләрчә еллар буе авыл хуҗалыгы максатында файдаланылган кырлар тарихи тыюлыкка әйләндерелгәч, тарихи объектларның тышкы эзләре югалыбрак калган. Әмма тикшеренүләр күрсәткәнчә, асфальтсыз юллар меңнәрчә еллар элек яшәгән кешеләр кулланган савыт кыйпылчыкларын чыгарып тора. Ә инде борынгы таш һәм кирпеч материаллары тикшеренүләр ысулларын уңышлы куллануның төп шартына әйләнгән. Кирпечне яндыру балчыкка магнитны югары дәрәҗәдә сиземләү мөмкинлеге бирә. Бу исә магнитлы карталарда мич, диварларга бәйле уңай аномалияләрне бик тиз теркәү мөмкинлеге бирә. Ә инде кирпеч өслегендә ачыкланган тимерле шлак кисәкләре тимерчелек эшчәнлегенә күрсәтә. Махсус программалар нигезендә эшкәртелгән георадар планнар борынгы корылмаларның «шәүлә»ләрен ачыкларга ярдәм иткән.

«Инвазив булмаган ысуллар, катламнарны «рентген»га төшереп, уңай аномалияләрне ачыклау һәм тикшеренүләр өчен нокталарны билгеләү мөмкинлеге бирә. Шул рәвешле «нокталап» кына эшләү, ядкәрне, казып, тулы бер карьерга әйләндермичә кала. Ләкин бары тик археологик казу эшләре генә теге яки бу объектның ни дәрәҗәдә сакланганлыгын күрсәтә», – ди Марина Чернышева.

ТГРУ хезмәткәрләре Биләр шәһәрлеге катламнарында үлчәме һәм рәвеше буенча Болгар корылмаларына, шул исәптән хан сараена охшаш объектларны табуга ирешкән. Аларның урнашу планы төзелгән. Ул алга таба археологик казу эшләрендә файдаланылачак.

«Татарстан геология-разведка идарәсе коллективы башкарган эш геология һәм археология өлкәсендәге белемнәрдән уртак файдалануның ачык үрнәге булып тора һәм төбәгебезнең бәһасез мәдәни-тарихи мирасын саклау, өйрәнү, популярлаштыру эшенә саллы өлеш кертә», – дип билгеләп үткән Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова компаниягә юлланган Рәхмәт хатында.

Наталья Хаматова әзерләде

Фотосурәтләрне ТГРУ тәкъдим итте.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре