Ягъни эчке тулай продукт (ВВП) – ел дәвамында җитештерелгән товарлар һәм күрсәтелгән хезмәтләрнең доллардагы гомуми күләме буенча ул илнең, АКШны алга үткәреп, дөньяда икенче урынны биләвен билгелибез. Россия дигәндә, илебезнең ул күрсәткеч буенча рейтингта хәзергә 11 нче баскычта торуы мәгълүм.
Илләрне әле тагын эчке продуктның җан башына тигән өлеше буенча да аералар. Анысы теге яки бу дәүләттәге тормыш дәрәҗәсен, аның сыйфатын билгели торган төп күрсәткечләрнең берсе. Ә менә монысында илебез алдынгылар сафында түгел. Якын араларда өскәрәк күтәрелер чама да күзәтелми.
Мәгълүмат чаралары Россиянең рекордлы темпларда резервларын сата башлавын хәбәр итә. Ник дигәндә, нефть керемнәре кими: без чыгарган Urals маркалы авыр нефтьнең бәясе узган ел азагына таба барреленә 35 долларга чаклы төште. Күтәрелергә әлегә уйламый. Санкцияләр аркасында без аны, дисконт-ташламалар куеп, тагын да түбәнрәк бәягә сатарга мәҗбүр. Ул гына җитмәгән, тагын да шул чикләүләр сәбәпле, безгә каршы илләр нефть төягән танкерларны тоткарлый, логистикага комачау тудыра, һаман саен икенчел санкцияләрне көчәйтә. Нәтиҗәдә бюджетның керем өлеше тулмый кала гына түгел, керем белән чыгымнар аермасы зурая да тора. Нәкъ шул сәбәпле дәүләт Илкүләм байлык фонды (ФНБ) дип аталган янчыкка керергә, «кара көн»гә дип җыйган мая-запаслар – алтын һәм валютаны сатарга мәҗбүр дә инде. Язуларынча, бу елга кергәннән бирле капчык көн саен якынча 12,8 миллиард сумга юкара бара.
«Санкция-чикләүләр безгә файдага гына, бөтен тармакларда да импортны алыштырабыз да чит илләргә булган бәйлелектән бөтенләй котылабыз» дигән оптимизм, күрүебезчә, үзен тулысынча акламый. Аерым белгечләр соңгы 4 елда азык-төлек бәяләренең якынча ике тапкыр артуын әйтә. Еллык рәсми инфляция 6–7 процент саналса да, чынлыкта ул артыграк. Инфляцияне йөгәнләү максатыннан Үзәк банк куйган ставка да һаман югары кала. Бүгенгә ул – 16 процент. Бу күп. Андый процентлар акчаны банкларда тота, инвестиция, кредитларга юнәлтми. Ә инвестицияләрсез, белүебезчә, икътисадый үсеш була алмый. Ул гынамы, икътисадчылар оборона сәнәгатенә карамаган тармакларда җитештерү күләменең сизелерлек кимүен дә билгели.
Нефть керемнәренең кимүе һәм хәрби чыгымнарның элеккечә калуы узып киткән елда бюджет дефицитын галәмәт олы суммага – 5,7 трлн сумга җиткерде. Ягъни чыгымнарыбыз керемнәрдән шул кадәргә артык. Мондый шартларда алда искә алган янчык кына ярдәм итәрме? Валютаны (долларларны) күпләп сату – аны валюта интервенциясе дип тә атыйлар, әлегә сумның ныклыгын тәэмин итә, бюджет дефицитын булдыра алганча каплый. Әлегә. Тик менә гыйнварда дәүләтнең янчыктан алдагы айлар белән чагыштырганда хәтсезгә күбрәк «шуытканын», якын айларда андый тенденциянең сакланачагын исәпкә алганда, мая озакка җитмәскә дә мөмкин. Янчык төпсез түгел. Дәүләт, бюджетны тутыру дигәндә, якын араларда, әлбәттә, башка юллар, алымнарны да эшкә җигәчәк. Шул исәптән салым, акциз, штрафларны, тарифларны арттыруны да.
Аерым төр салымнар (мәсәлән, шул ук НДС) инде артты да. Тик бу юл, бу таяк, өлкән туган әйтмешли, ике башлы. Салым артканда, җитештерү, сату, хезмәт күрсәтү күләмнәре гадәттә кими башлый, бизнес күләгәгә качу ягын караштыра. Язуларынча, халык азык-төлеккә кермәгән товарларны – кием-салым, электроника, йорт җиһазларын инде бүген үк азрак ала. Хезмәт күрсәтү өлкәсендә дә хәл мактанырлык түгел. Рестораторлар, ризыкны өендә әзерләп, өендә тукланганнарның артуыннан зарлана. Бәс шулай икән, логистика да аксамый калмый: халык куллану товарларын да, ризыкны да азрак ташыйсы була. Чылбыр реакциясе аның белән генә дә бетми. Йөк машиналары да азрак сатыла башлаган. Гомумән алганда, авыр йөк машиналарының яңаларын сатуның, тармак белгечләре белдергәнчә, яртылаш кимегәнлеге билгеле...
Бюджет дефицитын каплау, дигәндә, дәүләт әлегә кулланмаган берничә юл бар. Шуның беренчесе – идарә ителешле девальвация. Доллар бәясен 150 сумга җиткергәндә, нефтьтән килгән керем ике тапкыр артачак. Бу – хөкүмәт моңарчы резервта, запаста тотып килгән юл. Махсус операция туктамаган җәһәттә, күп дигәндә яңадан ярты елдан, илнең шул юлга керми чарасы калмаячак. Башка алымнарга, мәсәлән, халыкның саклык кассаларындагы акчасын дәүләт облигацияләренә әйләндерүгә караганда бу ысул кулайрак. «Акча очсызлануда базар мөнәсәбәтләре, аңа хас тотрыксызлык гаепле», – дисең дә котыласың.
Аерым экспертлар халыкны «икенче нефть» дип атап, шул ресурсны куллану мөмкинлеген дә искәртә. Ягъни «ябык» елларны каешны каты итеп буып уздырып җибәрүне. Имеш, артык рәхәт яши башладык – социаль түләүләрне, пенсияләрне индексацияләмичә, бюджеттагы халыкның хезмәт хакын «туңдырып» торып та күпмедер яшәп була. Янәсе, Россиядәге халык карусыз, чыдам, шау-шу куптарып йөрергә гадәтләнмәгән. Имеш, «заманалар авыр, еллар ябык» чакта куллану һәм туклануда тыйнаграк булу мәслихәт. Тик хәл андый сценарийларга ук барып җитмәс дип ышанасы килә…
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез