Тинчуринлылар чыгарган “Хыял артыннан” мюзиклына чакыру көтеп, кем әйтмешли “көтек булдык”. Нәтиҗәдә, башкалар белән бергә премьера көнне генә карый алдык...
Театрның баш режиссеры Айдар Җаббаров яңа чыгарган спектакльне журналистларга аерым күрсәтүне репетиция генә дип саный. Аны карап ялгыш фикерләр дә туарга мөмкин, ди ул. “Спектакльне 50 кешегә уйнау белән тулы залга уйнау арасында аерма бар. Без яңа форматка күчәргә, сезне премьера берничә тапкыр уйналганнан соң, “иртәнге чәй”гә чакырып фикер алышырга булдык”, – ди режиссер.
Шулай итеп, чәй табыны янындагы очрашуга “Хыял артыннан” спектаклендә төп рольләрне башкарган Резедә Сәләхова, Артем Пискунов, Зөлфия Вәлиева да чакырылган иде. Безнең сөйләшкәнне кырыйдан гына пәрдәне ачар-ачмас Кәрим Тинчурин да карап тора. Фойега шундый сурәтне урнаштыру идеясе дә Айдар Җаббаровныкы булган икән. Һәм ул отышлы килеп чыккан.
Бәхет ишелеп төште
Айдар Җаббаров – талантлы режиссер. Ул куйган спектакльләрне тамашачы бик җылы кабул итә. Яшрен-батырын түгел, артистлар, шул исәптән тинчуринлылар да аның спектакльләрендә уйнарга тели, хыяллана. Бу яктан Тинчурин театрына бәхет ишелеп төште.
Яшь булуына карамастан, режиссер спектакльдәге геройлар яшәгән чорны, мохитне бик оста күрсәтә белә. Соңгыларын гына алыйк. “Хуш, авылым”, “Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл” спектакльләрендә тамашачы анда барган вакыйгаларны чынбарлык итеп кабул итә һәм онытылып карый. “Хыял артыннан” премьерасында да сәхнәдә тасвирланган совет чорының 60 нчы елларына кереп “чумасың”. Шул елларны үз күзе белән күргән өлкән буынны алдап булмый бит. 1991 нче елда гына дөньяга килгән режиссер Айдар Җаббаров әби-бабалары яшәгән елларны ничек шулай оста тоемлый? “Иртәнге чәй”дә ул эш алымнары белән бүлеште. Теге яисә бу чорны костюмнар, декорацияләр генә ачып бирә булмый. Режиссер моның өчен шул чорда яшәгән кешеләрнең холкын, дөньяга карашын өйрәнә икән. Һәм, иң кызыгы, аңа эзләнүләрендә артистлар ярдәм итә.
– Ул безгә өй эшләре бирә. Һәркем үзенең хатирәләрен искә төшереп, әзерләнеп килергә һәм шул хакта бүлешергә тиеш. Мәсәлән, автобус, трамвайларда йөрү билетын компостерда бастыру, саннары туры килгән “бәхетле” билетны ашау бар иде бит. Хәзер моны белүче дә юк, – ди Зөлфия Вәлиева яшьлеген искә төшереп.

– Ә минем әтиемнең апалары өендә ишек гомергә бикләнми иде. Алар аны я лом, я көрәк белән генә терәтеп чыгып китә. “Без өйдә юк, керегез” дигән кебек инде бу, – дип сүзне дәвам итә Резедә Сәләхова.
Артистлар менә шулай совет чоры хатирәләрен искә ала. Ә режиссер, боларны тыңлап, үзенә кирәкләрен язып та бара икән. Иң кызыклылары спектакль куйганда кулланыла. Бу алым образлар тудырганда артистның эчке дөньясын ачарга ярдәм итә. “Айдар Тәлгатович безгә иҗади ирек тә бирә”, – ди артистлар, сөенеп. “Хыял артыннан” спектаклендәге кайбер репликаларны да репетицияләр вакытында артистлар үзләре уйлап чыгарган.
Айдар Җаббаровның театрга килүен исә тинчуринлылар “күк капусы ачылу”га тиңли. “Без үз образыбыз өстендә эшләгәндә эчкә бикләнеп, нишлим икән, ничек уйныйм дип уйланып йөрмибез. Репетиция вакытында бер-беребезнең героен барыбыз бергә “эзлибез”, ул нинди булырга тиешлеге хакында фикер алышабыз”, – ди Зөлфия Вәлиева. Спектакльгә күп кенә өстәмәләр дә кертелгән, Прораб Хәлимнең хыял турындагы монологы да ахырдан гына языла. Сценарий авторы Резедә Гобәева да һәр репетициядә катнаша. Үзгәрешләрне дә, өстәмәләрне дә бергәләп фикер алышып кертәләр. “Безгә уйнарга рәхәт”, – ди Артем Пискунов та. Артистлар “сәламәт иҗат итү” процессына сусаган булган шул. Һәм премьераның уңышы, тамашачының шулай җылы кабул итүе – дустанә эшләү нәтиҗәсе.
“Бүгенге заманны аңлап бетермим”
Айдар Җаббаров якын киләчәккә планнары белән дә бүлеште. Киләсе елга тамашачыны ике премьера көтә. Берсе Шәриф Хөсәенов әсәре буенча “Әни килде” спектакле, икенчесе – Чынгыз Айтматовның “Тополек мой в красной косынке” әсәре буенча. Ул бик күп еллар элек Камал театрында “Гүзәлем Әсәл” буларак куелды. Баш рольләрдә Ринат Таҗетдинов, Наилә Гәрәева уйнаган иде.
Айдар Җаббаров “Әни килде” спектаклен бүгенгә яраклаштырып куерга уйлый. Әлеге әсәргә алынуын алга таба театрның урта һәм өлкәнрәк буын артистлары белән эшләүне күздә тота дип аңларга кирәктер. Ни өчен режиссер үз иҗатында бүген язылган пьесаларга тукталмый? Бу сорауга ул: “Мин бүгенге заманны аңлап бетермим әле”, – дип җавап бирде.
Журналистлар баш режиссердан кадрлар мәсьәләсе белән дә кызыксынды. Башка театрлардан да килергә теләк белдерүчеләр бар икән. Алга таба коллективка талантлы, махсус белеме булган яшьләрне алу планлаштырыла. “Театрлардан артистлар алу күздә тотылмый”, – диде Айдар Җаббаров. Журналистлар “Хыял артыннан” спектаклендә Хәйдәр ролен башкаручы тагын бер артист – җырчы Илгиз Мөхетдинов белән дә кызыксынды. Ул театрда бары тик килешү нигезендә һәм әлеге спектакльдә генә катнаша икән.
Тинчурин театры тәкъдим иткән яңа формат – “Иртәнге чәй” журналистларның күңеленә хуш килде. Тәнкыйте дә, мактавы да яңгырады. Спектакльгә төрле карашларны берләштергән анализ ясау да булды ул. Шулай итеп, Айдар Җаббаров театрга гына түгел, журналистлар белән эшчәнлеккә дә яңа сулыш өрде. Алга таба да күкрәк киереп суларга һәм бергәләп иҗат итәргә язсын.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез