Сәрия Мөҗипова, хат ташучы (Балтач районының Норма авылы):
– Дару үләннәрен күп итеп җыеп куйдым инде. Майның 14 ендә ел саен 41 агач башы җыя торган гадәтем бар. Аның белән юынсаң, ел буе сәламәт буласың, дигәнгә ышанам. Кырлыганны (иван-чай) җыеп киптердем. Карлыган, кура җиләге яфраклары, мәтрүшкә, тукранбаштан башка кыш чыккан юк. Карлыган яфрагына кура җиләген изеп киптереп куям. Чәйгә салу өчен бик әйбәт. Кура җиләген дә киптерәм. Тузганактан бал әзерләдем. Канлы үләнне (чистотел) киптердем. Узган елдан калганнары да бар әле. Әмма берсен дә әрәм итмим. Кирәк кешегә дә биргәлим. Табигать нигъмәтләрендә көч тә, энергия дә бар.
Нурия Миннәхмәтова, укытучы (Мамадыш районының Түбән Ушма авылы):
– Сары, зәңгәр мәтрүшкә җыябыз. Суык тиюдән булыша алар. Бака үләне, үги ана яфрагы, юкә чәчәге йөткерүне бетерә. Гөлҗимешсез дә булмый. Әрем чәчәк атканда, ел саен бер курс эчеп алабыз. Организмнан паразитларны чыгара, үпкә авыруларыннан файдасы бар. Яз көне канлы үлән чыккач, көн саен берәр яфрак ашыйбыз. Әрекмән зур булып үскәч, яфракларын иттарткычтан чыгарып, согын катырырга куям. Кыш көне шуны эчеп алам. Үләннәрнең шифасын күрәм, дару эчкән юк.
Гөлфия Әскәрова, Азнакай районының Вахит авыл җирлеге башлыгы:
– Эш күп, дару үләннәре җыярга вакыт юк. Мәтрүшкә җыябыз, безгә шул җитә. Бадлар белән мавыкмыйбыз.
Олеся Исламова, үләннәрдән май ясаучы эшмәкәр (Кукмара районы):
– Бөтен чәчәк аткан үсемлекне дә җыярга кирәк, алар хәзер бер-берләре белән ярыша-ярыша үсә. Мәтрүшкә, ромашка, кырлыган... Соңгысын августка кадәр җыйсагыз да була. Минем өчен ул кара чәйне алыштыра. Анда кофеин, химик катнашмалар юк. Ул иммунитетны яхшырта. Питраудан соң җыелган үләннәрнең шифасы калмый, дигән фикер белән килешмим. Бер республикада яшәсәк тә, көньяк һәм төньяк районнарда үләннәр бер үк вакытта чәчәк атмый бит. Аларны җыючылар һәр үләннең кайчан чәчәк атуын, көч туплавын, җыярга кирәклеген үзе белә. Әйтик, кан тамырларын тукранбаш (клевер), тубылгы чистарта. Бөтнекне инде майдан ук әзерли башладык. Үләннәрне майлар ясау өчен дә кулланам. Алар арасында җитен, көнҗет, көнбагыш, киндер, кукуруз һәм башкалар бар. Бадлардан файда юк, шуларны гына кулланам.
Айгөл Габидуллина, дизайнер (Казан):
– Дару үләннәрен бөтенләй кулланган юк. Белер-белмичә тотынырга ярамый, минемчә. Бадлар да эчмибез. Зыян күргән очраклар турында ишетеп торабыз бит. Табиб кушкан даруны гына эчәбез. Безгә шул җиткән.
Белгеч фикере
Әлфия Нуриева, үлән белгече, Казандагы 4 нче поликлиника табибы:
– Авылга кайткач, күземә күренгән барлык үләнне җыярга тырышам. Аяк асты тулы – витамин. Киптерәм дә, барысын бергә 3 литрлы банкага тутырып куям. Авырган чакта кирәге чыга. Тәртибен белергә кирәк. Бер чәй кашыгы үләнне бер стакан суда төнәтәм. Үләннәр организмга ярдәм итә. Сары, зәңгәр мәтрүшкә, үги ана яфрагы, бака яфрагын – берсен дә калдырмыйм. Соңгысы канны туктату өчен дә әйбәт. Шуны ябыштырып куйсаң, бернинди йод та кирәкми. Үги ана яфрагы ютәлдән булыша. Эч киткәндә, имән кайрысын төнәтеп бирергә була.
Соңгы вакытта кешенең үләннәр белән маташасы килми башлады. Аны кайнатырга, суытырга кирәк. Мәшәкате күп, диләр. Таблетканы йотып җибәрде, шуның белән эше бетте. Каен яфрагын сидек юлында проблемалары булган кешеләргә эчәргә киңәш итәм. Мунчада каен себеркесе белән чабынудан да шифа табарсыз. Кура җиләге яфрагын җыям. Аның җиләккә караганда да файдасы күбрәк. Карлыган яфрагын кыш көне балага эчертсәгез, иммунитеты күтәреләчәк. Әрем – үзе бер могҗиза. Бернинди дәва да таба алмаган очракларда үпкә ялкынсынуыннан булышканын беләм. Хәзер кеше бик нервылана. Мондый очракта кукуруз чәче белән гөлҗимешнең икесен бергә кушып эчә аласыз. Бавырны чистарткач, организм да ял итә. Эчәклектәге проблемалары булганнарга һиндыба (цикорий) чәчәген төнәтеп эчәргә тәкъдим итәм. Әрекмән яфрагын аяк, тезегез авыртканда ябып куя аласыз. Эшкә барганда, аны оекбаш эченә салып куям. Табан асты рәхәтләнеп китә.
Ләкин шунысы бар: үләннәр белән дәваланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз. Бу үлән төнәтмәләрен ясап эчүгә, үләннәрне башкача куллануга да кагыла. Исегездә тотыгыз: дозасын сакламаганда, теләсә нинди матдә – агу.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез