Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Бүген яшьләр намаз укый, әби-бабайлар концертка йөри»

Җанга тынычлык таба алмау, шөбһә, борчылу… Ни кызганыч, соңгы арада күңелне күбрәк әнә шул хисләр били. Уяулыкны югалтмаска, үзебезне ничек кенә кулда тотарга тырышсак та, шушы хисләр күзне томалый, күпләрне акылсыз адымнарга да этәрә. Шушы шартларда ничек күңел тынычлыгын сакларга?

«ВТ»ның махсус проекты – «Җавап бар» тапшыруында Казандагы «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән шул хакта сөйләштек.

– Бик кызыклы, шул ук вакытта катлаулы шартларда яшибез. Андый чакта җан тынычлыгын кайдан табарга?

– Җан тынычлыгын табу өчен башта җанның барлыгына ышанырга кирәк. Бүген кеше җаны бар икәнен уйламый да. Ул күбрәк үзенең тәнен канәгатьләндерү өчен яши. Нәрсә ул – җан? Аның ризыгы нәрсә? Иң беренче чиратта шуны аңларга кирәк. Без иң беренче җанның барлыгына иман китерергә тиеш. Аллаһы Тәгалә безгә җанны биргән. Без аның нәрсә икәнен, нәрсәдән торганын да белмибез. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Аның турында сорамагыз», – ди. Әмма без җаныбызга нәрсә кирәк икәнен беләбез. Безнең җаннарыбыз бик карт. Кечкенә бала белән безнең җаныбыз бер яшьтә булырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә җанны барлыкка китергәннән соң: «Минме сезнең Раббыгыз?» – дип сорый. Җаннар «әйе» дип җавап кайтара. Шулай итеп җанның бердәнбер ризыгы – аның Аллаһы Тәгалә белән булган мөнәсәбәте. Аллаһы Тәгалә белән аралашу, Аны тану, Ул риза булган әйберләр эшләү җанга тынычлык бирә. Бу әйберләрне эшләмичә, җан тынычлыгы табып булмый. Җан гел үзенең Раббысына омтыла. «Коръән мәҗлесе үткәрдек, күңелгә рәхәт булып китте», – диючеләр бар. Бу аңлашыла да: алар Аллаһ белән аралаштылар, Аллаһны искә алдылар, шуңа аларга рәхәт булып китте.

– Бәхет нәрсәдә?

– Бүген кеше шушы дөньядан җан тынычлыгын эзли. Ә дөнья бер вакытта да җан тынычлыгы бирмәячәк. Коръәндә дә бәхет турында бер генә урында әйтелә. Анысы да, җәннәткә кергәч, диелә. Җан тынычлыгын бу дөньядан эзләгән кеше ахмак була. Кемдер бәхет сәламәтлектә, дип уйлый. Ә авыру кеше бәхетсез булырга тиешме? Кемдер бәхет акчада дип уйлый. Ә фәкыйрь кеше бәхетсез булырга тиешме? Бу дөньяда ышанычлы, тотрыклы бер әйбер дә юк. Бүген матур тоелган әйбер иртәгә инде ямьсез булып күренергә мөмкин. Бәхетне ләззәт белән бутамаска кирәк. Ни өчен бүген наркоманнар, эчкечеләр күп? Чөнки алар шушы ләззәтне эзлиләр. Кешегә хәзер рәхәт һәм ул үзен бәхетле дип саный. Шушы рәхәт беткәч, бәхетсезлек килде, ди. Әмма бу бәхет түгел. Бәхет ул – канәгатьлек һәм ризалык. Син Аллаһы Тәгалә язган тәкъдиреңә, Ул биргән ризыкка, балаңнан, гаиләңнән риза.

– Кеше катлаулы заманда үзенә таяныр нокта эзли. Кешенең соңгы арада дингә якынаюы сизеләме?

– Сизелә. Кеше дингә чынлап та авырлык аша килә. Авырлык килгәндә кеше Аллаһы Тәгалә ышана. Әмма бөтенесе түгел. Аллаһы Тәгаләдән сорыйм-сорыйм, Ул мин теләгәнне бирми, ди. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Мин якын һәм сораган кешегә бирәм. Сез дә мин сораганда бирегез, миңа иман китерегез», – ди. Менә без Аллаһы Тәгалә белән мөнәсәбәтне бер генә яклы дип уйлыйбыз. Мин сорыйм, Ул бирә. Тормыш авырая башласа, халык хәзрәтләрне ешрак чакыра, ашлар үткәрә башлый. Соңгы арада мәчетләргә күбрәк яшьләр йөри. Киңәш бирерлек аксакаллар юк. Бүгенге яшьләр, иртәгә үләм дип, намаз укый, әби-бабайлар, мәңге яшим дип, концертка йөри. Шундый замана. Яшьләрнең күбесе дингә аңлы рәвештә килә. Аллаһы Тәгалә, сорасаң, бирә. Әмма Ул сораганда, без бирсәк тә яхшы булыр иде. Бу мөнәсәбәт ике яклы булырга тиеш.

– Соңгы вакытта хәвефле хәбәрләр күбәйде. Әмма саклану турында уйлап та карамыйбыз. Аэропортлар ябыла, ләкин без билет алып, чит илгә очабыз. Урамга чыкмаска кушалар, без телефон тотып урамда йөрибез. Бу ваемсызлыкмы? Әллә инде кеше курыкмый башладымы?

– Соңгы вакытта хәвефле хәбәрләр күбәйде. Әмма халык башта гына курка. Казанга беренче тапкыр пилотсыз очкыч һөҗүм иткәч, кешеләр эшкә бармады. Минем белән очрашырга тиешле бер кеше дә, без куркып, шәһәрдән чыгып киттек, диде. Аннан соң бу курку кимеде. Кеше бөтен нәрсәгә ияләшә. Кеше үзенең тормышына җаваплы карамый. Тормышым миңа Аллаһы Тәгалә тарафыннан әманәт итеп бирелгән дип санамый. Кеше үз-үзен бетерә. Ул аны бер файдасызга бетерә. Шул ук һава, ризыклар безгә файда китерсә дә, күпмедер зыян да сала. Кеше беркем яшәмәгән тауга менеп китәргә мөмкин. Нәрсә калган аңа анда? Кызганыч, бу хәлләр мөселманнарны да урап узмый. Алар да еш кына кирәкмәгән эшләр эшләп йөри. Вакытны, гомереңне бушка сарыф итәргә ярамый. Соңгы арада тормышка җаваплы карау дигән нәрсә бетте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре