Газетага язылу

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Хәзерге никахлар Аллаһ Тәгалә каршында укылмый»

Гаилә кору – бер түбә астында яшәү дигән сүз генә түгел. Ул сабырлык та, рәхим-шәфкать тә, акыл белән эш итә белүне дә сорый. Ни кызганыч, бүген «гаилә» төшенчәсе үз мәгънәсен югалтып бара.

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Хәзерге никахлар Аллаһ Тәгалә каршында укылмый»
ru.pinterest.com

Ислам динендә гаилә тормышын алып баруның нинди кагыйдәләре бар? Ир һәм хатын, аерылышуга кадәр барып җитмәс өчен, нәрсә эшләргә тиеш?

Бу һәм башка сорауларга җавапны «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән бергә эзләдек.

 

– Хәзер яшьләр арасында гражданлык никахын сайлаучылар аз түгел. Бу – чын никахның мәгънәсе югалып бара дигән сүзме?

– Рәсми рәвештә язылышмыйча гына бергә торуны гражданлык никахы диләр хәзер. Ләкин аның төп мәгънәсе – никахсыз тору. Ул бүген генә түгел, совет чорында ук барлыкка килгән. Дини күзлектән, һәр парның да Аллаһы Тәгалә каршында никахлы булуы тиешле. Бу тәртипләр үтәлмәсә, гөнаһлы буласың. Никахның төп мәгънәсе – Аллаһ каршында җаваплылыкны тану. Кызганыч, бүген никах укытуга да, укуга да җиңел карыйлар, аның мәгънәсен аңламыйлар. Яшьләр аны әби-бабай өчен, матур күлмәк кияр өчен укыта. Никах укылу белән ике кеше арасындагы мөнәсәбәт үзгәрми, чөнки никахка кадәр кочаклашып, үбешеп йөргән пар эчендә нәрсә үзгәрсен? Димәк, никах Аллаһ каршында укылмый хәзер. Шуңа күрә хәзрәт һәм имамнар да шоуменга әверелеп бара.

 

– Кыз кеше кияүгә барганда, аңа еш кына: «Барган җиреңдә таш булып кал», – диләр. Бу – сабыр бул дигән сүз. Ә ир-егетләргә карата диндә таләпләр бармы? Алар гаилә тормышында нинди булырга тиешләр?

– Бу әйтем күптән актуальлеген югалтты. Хәзер әти-әни кызын кияүгә биргәндә: «Исән-сау барып кайт», – диләр. Шуңа хәзер гаилә коруга бик җиңел карыйлар, хәтта өйләнешкән вакытта ук, «аерылырга мөмкин бит» дигән фикерне башларына салып куялар. Гадәттә, хатын-кызлар аерылышуга сәбәпче була. Бу статистика белән дә раслана. Сабыр итү – ирне ир итү, аны хөрмәт итү, аңа карата яхшы мөнәсәбәттә булу дигән сүз.

Егет кыз баланы әманәт итеп ала. Егет кеше аңа әти-әнисен алыштырырга тиеш. Ул гаилә башлыгы яки идарәче генә түгел. Ир кеше игътибарлы булырга, хатын-кыз холкын кабул итә белергә, сабыр һәм түзем булырга бурычлы. Болар булмаса, шулай ук яшәп булмый. Мисал өчен, ир хатыныннан ир-ат булуын (ат урынына эшләвен, гаиләне үз җилкәсендә алып баруын) таләп итә икән, мондый гаиләнең нигезе ныклы булмаячак.

 

– Сер түгел, хәзер яшь парлар, проблема туса, тизрәк аерылышу ягын карый. Туй итәләр дә ярты яки бер елдан аерылышалар. Менә шуны булдырмас өчен нишләргә? Яшьләргә нинди киңәш бирер идегез?

– Барысы да кешенең психологиясенә бәйле. Берәр эш килеп чыкмый икән – аны ташларга кирәк, көрәшергә кирәк түгел, дип уйлый торган буын үсте хәзер. Рәсми мәгълүматларга карасак, хәзерге буын яшьләре бер эштә якынча ике ел гына эшли. Хәтта интернетта утырганда да, бер-ике минутлык кыска роликлар гына карый алалар, чөнки игътибарлары юк. Бу сыйфат гаиләдә дә чагыла, бер үк әйбердән бик тиз туялар. Кешеләрнең дөньяга карашы үзгәрү белән дә аңлатыла бу. Гаилә коруның әһәмиятен шулай ук аңламыйлар. Аны бары тик «партнерлык мөнәсәбәте» дип аңлыйлар. Ниндидер рухи, изге төшенчә буларак, гаилә күптән юкка чыкты инде. Бала – шул партнерлардан туган продукт кына. Ул бала әти белән генә дә үсә ала, әти-әнисез дә үсә. Аны әтисез дә, әнисез дә булдырырга мөмкин. Шуңа күрә баланың мәнфәгатен кайгырткан кеше юк. Рухи, ягъни дини яктан үсмичә, гаиләнең тотрыклылыгын кайтарып булмаячак.

 

Бер хатын: «Менә минем ирем шундый, аерылабыз», – ди. «Бала турында уйладыңмы?» – дим. Ана бит ул – баласы өчен йөрәген бирүче. «Балага шулай яхшырак булачак», – ди. Кызык. Ә бит ата-ана нинди генә начар булмасын, баласы өчен нәкъ менә әниле дә, әтиле дә булу яхшырак. Бер яклы гына уйлап, шундый адымга баралар. Тормыш гел бертөрле генә бармый: бер михнәтен, бер рәхәтен күрәсең. Ә хәзер рәхәт кенә күрәселәре килә. Менә шулар нәтиҗәсендә гаилә таркала да инде.

 

«Мәхәббәт» дигән нәрсәгә дә артык зур игътибар бирелә башлады. «Мин аны яратмыйм, миңа башка ошый». Болай дип уйлау – сазлыкка илтүче юл. Ярату килә дә китә. Бүген аны яратасың, иртәгә башканы ди. Берсекөнгә өченчесен яратырсың. Бер-берегезне пар итеп сайлагансыз икән, рәхмәтле, шәфкатьле булыгыз, парларыгызга «ул да бит – адәм баласы» дип карагыз!

 

– Аерылышкач, күпләр: «Җеннәребез туры килмәде безнең», – дип сөйләнә. Элегрәк кызны урлап алып кайтканнар, бер белмәгән кешесе белән гаилә корып, үлгәнче яшәгәннәр. Аларның да холыклары туры килмәгәндер, әмма... Кыскасы, бу – берәр сылтау гынамы икән, ничек уйлыйсыз?

– Бер төрле холыклылар юк инде ул. Холыклар туры килгән очракта да, бер дә юл куймыйча, үзеңне корбан итмичә, дәшми калмыйча яшәп булмый. Ә бу сыйфатлар бүген юк, шуңа күрә тизрәк аерылышырга тырышалар. Элек сабыр иткәннәр. Тормышларына максат итеп гаиләне саклауны куйганнар. Ә бүген төп максат – рәхәт яшәү. Үзеңне үзгәртергә туры килә башласа, тизрәк аерылышу юлын карыйлар. Кешенең тәрбиясенә, тормышка карашына килеп терәлә бу. Гаиләне сакларга була, теләк һәм түземлек кирәк.

 

– Дин буенча хатын-кыз аерылышуны таләп итә аламы?

– Дин буенча аеру вәкаләте – ир-ат кулында. Хатын-кыз үзе аерылып китә алмый. Гомумән, ул өйдән рөхсәтсез чыга алмый. Әгәр хатын аерылырга теләгән икән, аның сәбәбе булырга тиеш. «Сәбәпсез аерылу сорган хатын-кыз җәннәтнең исен дә сизмәс» дигән хәдис бар. Тагын бер мисал. Хатын-кыз: «Мин сиңа мәһәрне кайтарам, син мине аер», – дип сорарга мөмкин. Иң азактан, казыйга барып аерылуны сорый ала. Бу очракта казый ике якны да тыңлый, гаеп кемдә, нинди вазыйфа үтәлгән, кайсы үтәлмәгән – шуны ачыклый. Ахырдан үзенең сүзен җиткерә һәм нәтиҗә чыгара.

 

– Әгәр аңа ире хыянәт итсә, кул күтәрсә, ул талак таләп итә аламы?

– Иренең хыянәт итүе, кул күтәрүе, тәэмин итмәве, җәберләве аерылышуга сәбәп була ала. Бу очракта хатын-кыз талакны үзе сорарга яки казыйга барып әйтергә мөмкин.

 

– Уйнап кына әйтелгән «талак» сүзе никахны бозамы?

– Ир кеше «талак» сүзен ялгышып та, уйнап та, кеше артыннан кабатлап та әйтергә тиеш түгел. Әйткән икән, ул үз хөкемендә – димәк, хатын аерылган булып санала. Берзаман телевизорда шәрык кинолары күрсәтелә башлагач, күп кенә ирләрнең ашап утырганда да, уйнап, хатыннарына өч тапкыр «талак» дип әйткән чаклары булды. Хатыннары да әлеге сүзне уйнап кына кабул итте. Ә чынлыкта, бу – гаиләләр таркалган дигән сүз.

 

КАЗЫЙ СӨЙЛИ

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ үзенең бер вәгазендә ислам дине буенча аерылышуның тәртибен аңлаткан иде:

– Аерылу биш өлештән торырга тиеш. Ир белән хатын арасында нинди дә булса низаг яки аңлашылмаучанлык килеп чыкса, алар аерым йоклап карарга тиеш. Яки берсе, җәмәгатеннән рөхсәт алып, әти-әнисенә, йә берәр туганына берничә көнгә кунакка китсен. Шулай эшләгәндә, бер-берләрен сагынуга сәбәп булып, аралары яхшырып та китәргә мөмкин. Бу – беренче баскыч.

Аннан соң да арада якынлык сизелмәсә, гаилә тәҗрибәсе булган берәр матур парга барып, киңәш сорарга кирәк. Монысы – икенче баскыч. Тик ул матур пар дигәне әти-әни булмаска тиеш. Әти-әниләр янына барсаң, хатынны – үз ата-анасы, ирне үз ата-анасы яклаячак.

Ир белән хатынның мөнәсәбәтләре шуннан соң да җайланып китмәсә, ир бер тапкыр «талак» яки «аерам» дип әйтергә тиеш. Бу – өченче баскыч.

Коръәндә әйтелгәнчә, ир-ат, хатынына талак әйткәннән соң да өч ай көтәргә тиеш, чөнки хатыны балага узган булырга мөмкин. Монысы – дүртенче баскыч. Өч ай эчендә алар кабат ир-хатын булып та яшәп китәргә мөмкиннәр. Ә өч ай үтеп киткәч, хатын ирекле була. Монысы – бишенче баскыч.

Аерылу өчен бер талак җитә. Кызганыч ки, бүген күпләр аерылышу өчен өч талак кирәк дип уйлый. Бу – ялгыш фикер. Ир белән хатын арасын өч бау бәйләп тора. Бер тапкыр талак әйткәч, бауның берсе өзелә. Кабат кавышып яшәп китеп, кызулык белән ире тагын талак әйтсә, тагын бер бау өзелә булып чыга. Өченче тапкыр әйтсә, соңгы бау да өзелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре