– Әби-бабаем Апас районының Олы Болгаер авылыннан булган. Алар һаман да шул бәхет эзләп Төрекмәнстанга чыгып китә. Әнием шунда туа. Читтә яшәсәк тә, күңел Татарстанда булды, – дип сөйли Гөлчирә апа. – Мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга килдем. КХТИга кергән идем. Күңелемә туры килмәде ул минем. Ташладым да тегүчелеккә укыдым.
Кулына диплом алуга, үз ягына кайтып китә ул. Татар егетенә кияүгә чыга. Озак та үтми, үзенең туган көнендә яман шештән әнисе үлә. Аңа нибары 62 яшь була.
– Әни үлгәч, без Татарстанга күченеп кайттык. Кама Тамагында яши башладык. Ике балабыз туды. Кызганыч, улым – тумыштан инвалид, колаклары ишетми. Ике бала белән чит җирдә яшәп китү җиңел булмады. Җитмәсә, ирем эчәргә яратты. Менә шушы гадәте тормышны тагын да авырайтты инде. Балалар хакына озак сабыр иттем. Тик кул күтәрүләргә түзеп булмагач, ике баламны алдым да апа янына Арчага күчендек. Ике бүлмәле фатирыбыз иремә калды. Шулай итеп бернәрсәсез яңадан тормыш башланды, – ди ул.
Нинди генә хәлгә калмасын, Гөлчирә апаның тегү машинасы һәм оста куллары коткара. Инде нәрсә эшлим, каян акча табыйм, дигәндә ул кешегә кием тегә.
– Беренче елларда эшләгәнем өчен азык-төлек алып килделәр. Гаиләбезгә шул да ярдәм итте. Яшермим, куяннарга дип алган азыкны да пешереп ашаган чак булды. Менә шунда ризык кадере тагын да артты. Ялгызыма тормыш итү кыен, дип, мин яңадан кияүгә чыктым. Баштарак бер-береңне белеп тә бетермисең инде ул. Бар да яхшы булыр төсле иде. Уртак балабыз туды. Кызганыч, кызыбыз авыру булды. Баштарак сау-сәламәт кебек иде. Берәү дә берни әйтмәде. Сабыема 6 ай чагында өянәкләре башланды. Табиблар баш миенең зәгыйфьләнүен күреп алды. Шунда миңа аның инвалид буласын әйттеләр, – ди Гөлчирә. – Кызымның өянәкләре ешая башлагач, өйдә тынычлык бетте. Ирем моны аңламады. Бала үзенә, ул үзенә игътибар сорады. Эчсә, гел тавыш чыгара иде. Бу очракта мин нишли алам инде?! Балаларымны сайладым. Тагын бернәрсәсез төзегән тормышымны ташлап, чыгып киттем. Лаеш районының Хәерби авылында иске генә йорт саталар иде. Тәвәккәлләп, шунда урнаштык.
Улы Сабир үзмәшгуль булып теркәлә, кечкенә генә гаражда эш башлый. Агач эшләнмәләр ясый. Алар арасында ни генә юк. Сабирның осталыгын белеп алган кешеләр заказ биреп кенә тора. Әле менә күптән түгел урындыклар ясап биргән.
– Улым «Абилимпикс» бәйгесендә дә катнашып, җиңү яулады. Эшен бик ярата. Көне-төне гел хезмәттә инде. Кухняга кирәк булган бар нәрсәне ясый. Ясаган сувенирларын да яратып алалар. Мәчет кирәк-яракларын да сорап эшләтәләр. Тик 35 яшькә җитсә дә, һаман гаилә кормый. Шуңа бик борчылам. Ишетмәвеннән уңайсызлана инде. Ишетмәүче ир кемгә кирәк инде?! – ди Гөлчирә апа. – Кызым Сафиянең үз тормышы, ул кияүдә. Казанда яшиләр. Кечесе Лианага 22 яшь. Елдан-ел авыруы көчәя ул баламның. Әкренләп баш мие кибеп бара. Деменциядән тилмерә. Холкы начар. Башы эшләмәгәч, өйдәге обойларны куптара, газны ачып куя. Аны карар өчен сабырлык кирәк. Әмма әни кешенең үз баласына түземлеге дә җитә, яратуы да.
Хәербигә күченгәч, Гөлчирә апага иң элек күршесе Гөлнара ярдәм кулы суза. Нинди эше булса да, бергәләп эшлиләр.
– Күңелемә тынычлыкны монда таптым. Әгәр зарлансаң, минем дә эчем тулы сагыш инде ул. Тик мин сабыр итәргә өйрәндем. Үткәннәрне искә дә аласым килми кайчак. Хәзерге тормышым шөкер итәрлек. Бар бәхетем – яхшы күршеләр. Ә бит мин һаман да шул Гөлчирә, бер дә үзгәрмәдем. Башка җирдә болай берәү дә якын итми иде. Гөлнара мине үз туганыдай күрә. Бары бергә, югы уртак безнең. Ни пешерсә, шуны алып керә. Иң зур ярдәме: мин эштә чакта кызым Лиананы караша, – ди Гөлчирә апа. – Тормыш син зарланганга карамый, аның үз кануннары бар. Мин язмышыма бер дә үпкәләмим. Димәк, миңа шулай язган булган. Сайлап алып булса, мин дә иң матур, рәхәт юлны сайлар идем. Тик ул чакта мин тормышның кадерен белми калыр идем. Сынаулар мине генә түгел, янымдагыларны да сынады. Кемдер ярдәм кулын сузды, кемдер миннән йөз чөерде. Шөкер, кадерле кешеләр янда калды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез