Кече Сон – татар халкына олуг шәхесләрне – татар профессиональ музыкасын үстергән Яруллиннарны бүләк иткән авыл ул. Биредә дөньяга килеп, татар музыкасының пионеры булган Заһидулла Яруллин, аның уллары – Фәрит Яруллин һәм Мирсәет Яруллин ядкәрләрен авылдашлары хөрмәтләп саклый. Заһидулла аганың авыл зиратындагы каберен дә карап торалар, Яруллиннар скверын ачканнар, музейларын оештырганнар.
Заһидулла Яруллин – тамашачы алдында чыгыш ясаган беренче татар пианисты, милли ансамбльләрне оештыручы, татар музыкасын авыллардан зур концерт сәхнәсенә чыгарган музыкант, «Тукай» маршы авторы. Халкыбызның тагын бер танылган композиторы Салих Сәйдәшевнең беренче мөгаллиме дә ул. Уллары Фәрит һәм Мирсәет күңеленә дә милли моңнарыбызны сеңдергән. Заһидулла Яруллин үзлегеннән белем алган музыкант булса, улы Фәрит – югары профессиональ белемле беренче татар композиторы. Ул Мәскәү консерваториясен тәмамлый. «Шүрәле» балетын иҗат итә. Ни кызганыч, инде репетицияләре барган көннәрдә Бөек Ватан сугышы башланып, Фәрит Яруллин фронтка алына. 1943 елда Белоруссия өчен барган каты сугышта аның гомере өзелә. Мирсәет Яруллин – мәшһүр династиянең кече вәкиле. Ул композитор, педагог буларак үзеннән соң күп кенә шәкертләр, мирас калдырды. Бер тамырдан шундый мәшһүр шәхесләрнең чыгуы – уникаль күренеш. Ә инде авылдашларының аларны онытмавы, искә алып торуы – зур мәртәбә.
Яруллиннар фестивале
Соңгы 15 елда аларга игътибар тагын да арткан. Быел беренче тапкыр Бөтенроссия Яруллиннар фестивален дә оештырдылар. Аны Кече Сон авылында башлап җибәрергә булганнар. Фестивальне Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Мамадыш районы, «Терәк – Опора» иҗтимагый-хәйрия фонды һәм аның рәисе, проект җитәкчесе Мансур Һашимов гамәлгә ашыра.
Авылга иртәдән үк Мамадыш төбәгеннән чыккан шәхесләр дә кайткан иде. Алар катнашында «түгәрәк өстәл» узды. Анда «Җыен» фонды ярдәмендә чыгарылган «Композитор Яруллиннар» дигән китапны да тәкъдим иттеләр. Басмада Яруллиннар турында киң җәмәгатьчелеккә моңарчы мәгълүм булмаган фактлар, хатлар, архив язмалары, истәлекләр урын алган.

Очрашуда күренекле композиторларның исемнәрен киләчәктә дә мәңгеләштерү өчен башкарылачак эшләр хакында сөйләштеләр. Районда Яруллиннар хөрмәтенә һәйкәл куярга җыеналар. Яруллиннар турындагы китапны рус телендә дә чыгарырга кирәк дип фикер алыштылар. Мансур Һашимов: «Әлеге проектның максаты – бөек шәхесләребезне яшьләр арасында да таныту, иҗатлары белән таныштыру. Фестивальне киләчәктә зуррак масштабта да оештырырга телибез», – диде. «Яруллиннар мирасын музыка мәктәпләренә дә таратырга, нота дәфтәрләрен чыгарырга кирәк. Нәшрият бу эшкә алынырга әзер», – дигән тәкъдим белән чыкты Татарстан китап нәшрияты директоры Рөстәм Галиуллин.
«Түгәрәк өстәл» утырышында Мәскәүдән кайткан кунак, «Музыка и преображение» мәдәният һәм сәнгатькә ярдәм фонды, шулай ук «Мәскәү – Татарстан» мәдәни проекты сәнгать җитәкчесе Тимур Гафитулин да катнашты. Ул Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты илебездә генә түгел, ә чит илләрдә дә бик популяр булуын әйтте. Киләсе елда 14 февральдә Казанда «Шүрәле бозда» дип аталган тамаша узачагын да җиткерде. Анда симфоник оркестр Фәрит Яруллин музыкасын уйнаячак. Бу зур масштабтагы шундый беренче дөньякүләм тамаша булачак.
Язучы Ринат Мөхәммәдиев – Мамадыш районының Кече Кирмән авылы егете. Балачакта ул Заһидулла ага йортына әтисе белән килгәләгән. «Минем кап-кара чәчле башымны Заһидулла абыйның сыйпаганы да булды. Ул миңа үзе ясаган гармунын бүләк итте. Тик колагыңа аю баскач, булмый икән, өйрәнә генә алмадым», – дип искә алды. Ринат Мөхәммәдиев Казанда Мирсәет Яруллин яшәгән йортка хәзергә кадәр элмә такта куелмаганлыгын да искәртеп узды. «Түгәрәк өстәл» матур мизгел белән тәмамланды. Мамадышта Яруллиннар исемен йөртә торган музыка мәктәбе бар. Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов уку йортына кирәк-яраклар сатып алу өчен 200 мең сумлык сертификат тапшырды.

Кабер туфрагы очраштырды
Фестиваль кунаклары Заһидулла Яруллинның каберен зиярәт кылды. Аңа чәчәкләр салдылар, дога кылдылар. Заһидулла аганың каберенә улы Фәритнең Белоруссиядәге кабереннән алып кайткан туфракны салу иң мөһим мизгел булды. 1943 елда Яруллиннар гаиләсенә уллары хакында «хәбәрсез югалды» дигән хат килә. Фәрит Яруллинның кайда җирләнүе 40 ел дәвамында билгесез була. Күп эзләнүләрдән соң, аның Белоруссиядә туганнар каберлегендә җирләнгәнлеге ачыклана. Авылдашлары әлеге республикага баргач, каберлектән туфрак алып кайта. Әти кеше белән батыр улы туган җирдә кабер туфрагы аша булса да әнә шулай «очраша».

Кече Сон авылында композиторларның музее да бар. Фәрит Яруллин музее дип йөртелсә дә, анда өч шәхес хакында гына түгел, татар музыкасының үсеше хакында да мәгълүмат алып була. Мирсәет Яруллинның пианиносы да саклана.

Музей авылның иске мәчете бинасында урнашкан. Ул инде ташландык хәлдә булган. Ләкин Сон авыл җирлегенең ул вакыттагы башлыгы Мансур Сәлахов аның һәр ташын мәктәп балалары кулы белән чистарттырып, яңадан төзекләндереп, гаҗәеп матур бина эшлиләр. Бүген ул елмаеп, авылның бер нуры булып балкып тора. Кече Сондә Заһидулла ага яшәгән йорт инде сакланмаган. Ул урында өч агач кына үсеп утыра. Ләкин якташлары шул нигез янында Яруллиннар скверын булдырган. Анда да композиторлар турында кызыклы мәгълүматлар язылган, архив фотолары урын алган.
Фестивальнең музыкаль өлеше авылның мәдәният йортында дәвам итте. Зал халык белән тулган иде. Тинчурин театры оркестры Яруллиннар иҗат иткән көйләрне уйнады. Казаннан кайткан артистлар, шулай ук якташлары Георгий Ибушев, Миңгол Галиев чыгыш ясады. Тагын бер якташлары – рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккаш авыл музеена Яруллиннарга багышланган шәҗәрә бүләк итте.

Гадәттә, беренче коймак төерле була, дип әйтәләр. Ә I Бөтенроссия Яруллинар фестивале бернинди төерсез, җылы итеп, чын күңелдән оештырылган иде. Адәм баласы нинди генә зур эшләр башкарса да, халык хәтерендә сакланмаган очракта, аның мирасы әкренләп югала, исеме онытыла. Даһиларны, иң беренче чиратта, якташлары хөрмәтләргә һәм сакларга тиеш. Мамадыш районы кешеләре әнә шуны аңлап эш итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез