Бу арада иксез-чиксез галәмне гизәргә, сер тулы дөньяны ачарга теләүчеләр күп булгандыр, мөгаен. Сәбәбе дә бар. Бөтендөнья Космос атналыгы уңаеннан Татарстанда беренче тапкыр, зурлап, төрле чаралар оештырылды. БМО Генераль ассамблеясы тарафыннан бу истәлекле дата 1999 елның октябрь аенда гамәлгә куела, чөнки шушы айда җиһанны шаулаткан ике вакыйга бар: 1957 елның 4 октябрендә галәмгә Җирнең беренче ясалма иярчене җибәрелә, ә 1967 елның 10 октябрендә Космосны тикшерү һәм куллану буенча килешүгә кул куела.
Шушы уңайдан Казанга Сергей Королев исемендәге «Энергия» ракета-космос корпорациясенең ике белгече: космонавт, Россия Герое Александр Калери һәм баш баллистик, техник фәннәр докторы Рафаил Мортазин килде. Алар катнашында үткәрелгән һәр чара мәктәп балаларын аэрокосмик өлкәдә эшләү өчен әзерләүгә багышланды.
Мәктәпләрдә
Сүз укучыларны аэрокосмонавтика өлкәсе белән кызыксындыру турында баргач, аңлашыла ки, очрашуларның күбесе мәктәпләрдә һәм уку йортларында булды. Килүгә, кунаклар Казандагы «Байтик» лагерена юл тоттылар. Юкка гына түгел. Шушы ял һәм спорт лагеренда булачак космонавтларны, белгечләрне әзерләргә омтылалар да инде. Монда берничә ел рәттән җиһангирлар сменасы оештырыла. Алар белән шул өлкәдә хезмәт куючы белгечләр эшли. Космонавтлар белән дә күп тапкырлар очрашканнары, үзләренең дә Звездный шәһәренә кунакка барганнары бар аларның. Әмма очсыз-кырыйсыз күк турында белеп бетерә торган түгел. Һәр белгеч аларга бетмәс-төкәнмәс яңалык алып килә.
Казандагы 187 нче «Ритм» күппрофильле лицееның да исеме җисеменә туры килеп тора. Алар янына да космос өлкәсендә хезмәт итүчеләр еш килә, төрле түгәрәкләр дә алып баралар. Кыскасы, бу уку йортында укучы кыз-малайларның күбесе космос белән мавыга. Белмәгән нәрсәләре юк. Бу юлы да Россия космонавтикасының бүгенге уңышлары, баш баллистик эшләгән яңа схемалар турында кунакларга үзләре үк сөйләп бирделәр. Әлбәттә инде, алардан да күп яңалыклар белделәр.
Арчада
Арчада җиһанга бәйле ни бар, дип аптырамагыз. Беренчедән, бүгенге чараның башында торган, элеккеләрен дә оештырган «Җиһангирлар» төркеме Хәлил Гайнетдинов җитәкчелегендә нәкъ менә Арчадан юл алды. Алар тырышлыгы белән бу эшне Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе, башка районнардагы мәгариф бүлекләре күтәреп алды. Икенчедән, шушы төркем, якташыбыз Сергей Рыжиков галәмгә күтәрелгәч, Арча районы җитәкчелеге ярдәме белән Казансу елгасы буенда стела кую мәсьәләсен хәл итте. Ул урын хәзер халык яратып йөри торган бик матур паркка әверелде. Өченчедән, шул ук төркем Яңа Кенәр авылында Россиядә тиңе булмаган «Җиһангирлар паркы»н төзетүгә иреште. Мәскәүдә Космонавтлар әзерләү үзәгендә булганда, үзем дә берничә тапкыр ишеттем: космонавтлар Татарстандагы космоска бәйле урыннар турында сораша башласалар, иң элек «Җиһангирлар паркы» белән кызыксыналар, бу якларга килеп чыксалар, шунда барырга теләк белдерәләр. Шунысын да әйтергә кирәк: кунаклар каршы алырга дигәндә, арчалылар сынатмый инде.
Күрсәтерлек әйберләре бар чөнки. Кунаклар үзләре дә кимен куймады: «Җиһангирлар паркы»нда, «Байтик» лагеренда истәлеккә эрбет агачлары утырттылар, җиһангирлар хәрәкәтендә актив катнашучыларга Россия космонавтикасы федерациясе дипломнары тапшырдылар.
Вузда
Аңлашыла ки, Космос атналыгында төп рольне Казан авиация институты (КМТТУ-КАИ) уйнады. Татарстан күләмендә үткәрелгән бу бәйрәмгә студентлар күпләп һәм бик теләп килгән иде. Очрашулар Казан техник университетының 8 нче уку корпусында үткәрелде. Мөгаллимнәр дә бик теләп катнашты. Александр Калери белән Рафаил Мортазин лекцияләр укыды. Булган казанышлар турында гына түгел, ә күбрәк Россия космонавтикасының киләчәге турында сөйләделәр. Шушы өлкәне һөнәрләре итеп сайлап алган студентлар өчен монысы бигрәк тә мөһим иде.
– Мондый кызыксынучанлык күрсәтүегезгә, залларның тулы булуына шатланам да, милләттәшләрем өчен горурланам да, – диде Рафаил Мортазин.
Баллистик буларак, ул легендар конструктор Сергей Королевның әйткән сүзләрен исенә төшерде: «Космос өлкәсендә һәр проект баллистикадан башлана һәм аның белән үк тәмамлана».
Баш баллистик космик корабльләрне үзара тиз арада тоташтыруны идарә итү тәҗрибәсе турында сөйләде. Бу проект Россия орбита станциясе һәм Ай программасы өчен эшләнгән. Әлеге тема бик зур кызыксыну уятып, залдан сорау бирүчеләр дә бихисап булды. Александр Калери исә очышларга әзерләнү өчен бүгеннән үк нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты. Шулай ук космонавтлар әзерләү структурасының үткәненә һәм бүгенгесенә тукталды.
Нәтиҗә
Сүз дә юк, мондый зур эшкә нәтиҗә ясау да кирәк. Казан мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова җитәкчелегендә үткәрелгән «Түгәрәк өстәл»дә төп игътибарны Казан мәктәпләрендә космос юнәлешенә кадрлар әзерләү, балаларда ихтыяр көче тәрбияләүгә бирергә кирәк, дигән фикергә килделәр. Бүген космонавтлар исемлегендә 600 кеше бар. Шуларның 139 ы – Россиядән. Исемлектә бер татар космонавты да юк. Бу милләт максаты да булырга тиеш. Татар егетен, татар кызын да җиһан киңлекләренә чыгу өчен балачактан ук әзерләү кирәк. Шулай ук республикада балалар, яшьләр, аларның әти-әниләре белән эшләнгән эшләрне җайга салу өчен, аэрокосмик үзәк төзү һәм мәктәпләрне тәэмин итү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.
Рафаил Мортазин сөйләвенчә, моннан ике ел элек Россия Президенты Владимир Путин «Энергия» корпорациясендә утырышта катнашкан һәм илебезнең ракета-космик тармагы өчен кадрлар әзерләүне һәм бу эшне мәктәп эскәмиясеннән үк башлауны бурыч итеп куйган.
Әлеге чараның нәкъ менә безнең республикадан башлануын да яхшыга юрадылар. Кем белә, бәлки галәмгә очучылар арасында тиздән милләттәшләребезне дә күрергә насыйп булыр. Нәрсә дисәң дә, космос темасы безнең өчен яңалык түгел. Кайчандыр Казанда Сергей Королев, Мстислав Келдыш, Валентин Глушко, Игорь Курчатов, Георгий Жирицкий кебек легендар белгечләр эшләгән. Башкалабыз бүген илебездә иң зур аэрокосмик үзәк булып санала.
Александр Калери биш тапкыр галәмгә очып, барлыгы 769 тәүлек буена «Мир» һәм Халыкара космик станцияләрдә эшли. «Мир» станциясен Җиргә кайтарыр алдыннан, ул соңгы экспедициясендә була.
Белешмә
Рафаил Мортазин 1979 елдан «Энергия» корпорациясенең баллистика бүлегендә эшли. Илебездә һәм чит илләрдә нәшер ителә торган журналларда 100 дән артык публицистик материалы басыла. Уйлап табу буенча 28 патенты бар.
Космос өлкәсендәге баллистика ул – космик аппаратларның хәрәкәт итүе турындагы фән. Ягъни аларның траекторияләрен исәпли, маршрутларын билгели һәм очыш белән идарә итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез