Газетага язылу

Олег Коробченко: «Архив – кәгазь өеме түгел, ә киләчәк буын өчен зур байлык»

Архив хезмәте тарихи мирасыбызны саклый. Үткәннәрне бүгенге көн белән тоташтыра, киләчәккә юл яра. Татарстан архив эшләре буенча дәүләт комитетының киңәйтелгән йомгаклау утырышында сүз шул хакта барды.

Олег Коробченко: «Архив – кәгазь өеме түгел, ә киләчәк буын өчен зур байлык»

Комитет җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова беренче чиратта Ватанны саклаучылар елы уңаеннан алып барылган эш-гамәлләргә тукталды. Татарстан Геройлары турында документлар җыю буенча күләмле эш башкарылганын ассызыклады. Нәтиҗәдә Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган 496 күргәзмә оештырылган. Бөек Ватан сугышы чорына караган, зур кыйммәткә ия булган 1110 документ ачыкланган.

Архивны тулыландыру буенча да шактый эш башкарылган. Саклауга 46 232 идарә документациясе кабул ителгән. 5278 – шәхси, 27 660 – аудиовизуаль һәм 13 240 берәмлек басма продукция тупланган.

Архив эшләре буенча дәүләт комитеты соңгы елларда документларны санлаштыруга зур игътибар бирә. Бу эш буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора. Санлаштыру нәтиҗәсендә егерме сервисны үз эченә алган бердәм архив мәгълүмат системасы төзелгән, онлайн эшли торган уку залы модуле эшләнгән. Аннан 5000 кеше файдаланырга өлгергән дә инде. «Ядкәр» генеалогия порталын оештыру эшләре дә җайга салынган.

Комитет халыкара, төбәкара хезмәттәшлек турында да онытмый. Россия буенча биш субъектта архив ведомстволары белән килешү төзелгән. Һиндстан, Кытай, Төрекмәнстан, Үзбәкстан кебек илләрдә эшче төркемнәр, тәҗрибә уртаклашып, Татарстанга кагылышлы документлар белән танышып кайтканнар. Нәтиҗәдә Европа һәм дөнья архивларында саклана торган документлар буенча ике фәнни публикация әзерләнгән.

Бу эшне дәвам итәргә ниятлиләр. Шул җәһәттән Россия төбәкләрендәге архивлардан татар тарихы турында материаллар һәм Татарстанда туып үскән Россия Геройлары турында документлар туплап, китап чыгарырга җыеналар. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның керткән өлешләре, батырлыклары турындагы документларны барлау һәм саклауга кую төп бурычларның берсе булып кала.

Документларны архивка тапшыру нигә кирәк? Бу сорауга Татарстан Премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко бик саллы җавап бирде.

– Бүген һәр җирдән архивка документлар җыю кирәкмәгән эш кебек тоеладыр бәлки, – диде ул. – Әмма бу – кәгазь өеме түгел, ә киләчәк буын өчен зур байлык. Мәсәлән, Казанда заманында космик орбитага чыгуны тормышка ашыру буенча бик күп сызымнар, документлар эшләнгән. Аларның 400 гә якыны архивка тапшырылмаган. Төрле заводларга, оешмаларга таратылган һәм югалган. Сакланган булсалар, алардан файдалана алыр идек. «Ту-144» самолеты белән дә шундый ук хәл. Конструктор бюросында эшләнгән документларның кайдалыгын беркем дә белми. Ә менә Яшел Үзәндә «канатлы» катерларның сызымнары сакланган. Нәтиҗәдә аларны җитештерү эшен торгызырга мөмкинлек табылды. Шуңа күрә предприятие җитәкчеләре һәр документны архивка тапшыру эшенә бик сак һәм җитди карарга тиеш.

Премьер-министр урынбасары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин да шушы фикерне дәвам итте. «Беренче карашка вак-төяк эш кебек тоелса да, архивтагы документлар тарихны үзгәртергә, ялган сөйләргә мөмкинлек бирми», – диде ул. Вәкиллек белән ике арада килешү дә төзелгән. Бу җәһәттән Равил Әхмәтшин Мәскәүдәге якташлык җәмгыятендә оештырылган клубларның татар тарихын барлауга керткән өлеше турында әйтеп китте. Татарстанга кагылышы булган, тылда хезмәт батырлыгы күрсәткән ветераннар турында да документлар туплый башлаганнар. Бүгенгә алар 8 әү, арада Муса Җәлилнең хәләл җефете Чулпан Җәлилова  да бар.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев та: «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен алу бары тик архив документларына таянып эшләнде», – диде. Бүген исә Татарстанның дүрт шәһәренә шушы мактаулы исемне алу өчен документлар туплау эше бара.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева мәсьәләне кабыргасы белән куйды:

– Архивны тулыландыру өчен мин ниләр эшләдем? Без беренче чиратта үзебезгә шул сорауны бирергә тиешбез. Бу бигрәк тә предприятие җитәкчеләренә кагыла, чөнки алар кулында – меңнәрчә кешенең язмышы. Мәгълүматлар архивка тапшырылмаса, еллар үтәр, хезмәт куйган фидакарьләр онытылыр. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләр турында да һәркем белеп торырга тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре