Диетолог Наилә Сабирова әйтүенчә, әлеге май кислотасының кандагы зарарлы май микъдарын киметүе нәтиҗәсендә йөрәккә һәм кан тамырларына уңай йогынтысы, бавырга май утыру, шикәр чире кебек күп кенә авыруларны булдырмауга ярдәм итүе расланган.
Омега-3нең төп чыганагы – балык һәм диңгез продуктлары. Майлыракларында, салкынрак суда яшәгәннәрендә бу май кислотасы күбрәк була. Белгеч сүзләренә караганда, 100–125 г авырлыктагы бер порция сөмбашта Омега-3 нең 3–4 көнлек нормасы бар. Ләкин бик кыйммәтле, затлы балык кына аңа бай, дигән сүз түгел бу. Шундый ук күләмдәге сельдь балыгында, сардина һәм ставридада мондый кислота күбрәк тә әле. Килька, мойва кебек вак балыкларда, креветка, крабта бераз гына кимрәк.
Организмга май кислотасының көндәлек нормасын ничек кертергә? Һәр көн саен балык ашау туйдырырга мөмкин ич. Аны атнасына ике көн ашап, калган көннәрдә составында Омега-3 булган башка ризыкларны аз-маз куллансаң, шул бик җитә, ди диетолог. Мәсәлән, тәрәч балыгы аңа бик бай. 100 г консервланган тәрәч бавырында – 10–25 г, ә маенда (мондый консерв банкасына бары тик үзенең мае гына салына) 30 граммнан артыграк май кислотасы була. Димәк, көндәлек доза өчен 2,5–5 г бавыр яки 1,5 г май кирәк. Ягъни тәрәч бавырын яки маен берәр ризыкка (салатка, гарнирга) аз гына өстәп җибәрсәң, көндәлек норма үтәлә, дигән сүз.
Омега-3 кә охшаш матдә кайбер үсемлекләрдә, чикләвек, орлык һәм майларда да була. Мәсәлән, рапс, соя майлары (үсемлек мае белән чиратлаштырып куллану киңәш ителә), әстерхан чикләвеге, җитен орлыгы – шундыйлардан. Ул аз гына күләмдә яшел тәмләткечләрдә, кәбестә, редис, шалкан, тормада да була.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез