Калдыклар
Узган елдан калган барлык орлык капларын, тартмачыкларын саклау урыныннан чыгарабыз. Яраклылык вакыты төгәлләнгәннәрен читкәрәк алып куябыз. Күгәргән яки исләнгәннәрен чүплеккә ташлыйбыз. Шиклеләрен, әмма ташларга кызганыч булганнарын сынап карыйбыз: 5–10 данәсен юеш тукымага тезеп, җылы урынга куябыз. Берничә көннән соң «борынласалар», димәк, кулланырга мөмкин. Шуннан быел чәчеләсе культураларның исемлеген төзеп, булган орлыкларны барлыйбыз. Сүз уңаеннан, нәкъ менә хәзер орлык сатып алу өчен уңайлы вакыт. Кибетләрдә әлегә алар бик күп һәм төрледән-төрле. Язга таба бәяләре дә берникадәр үсәчәк һәм үзегез теләгән сортны табу да кыенлашачак.
Туплау
Орлыкларны төренә карап түгел, бәлки чәчү вакытына карап әзерләп-туплап куюдан да яхшысы юк. Барлык капларны түбәндәгечә туплыйбыз.
- Февраль-март аенда чәчеләсе орлыклар: петуния, лобелия, виола, тамыры өчен үстерелә торган сельдерей, порей суганы, татлы борыч, баклажанның соң өлгерешле сортлары, помидор, төрле төрдәге кәбестә.
- Апрельдә чәчелә: бәрхет гөле, цинния, георгин, рәйхан, физалис, теплица өчен иртә өлгерешле помидор һәм баклажан.
- Орлыкларның күпчелеге май аенда чәчелә. Бер якка ай башында чәчеләселәрен (кишер, чөгендер, редис, шалкан, борчак, укроп, кинза, руккола, яфраклы салат) туплап куябыз. Икенче якка ай уртасы–азагында, кыраулар төшми башлагач, чәчеләселәрен (кыяр, ташкабак, патиссон, кабак, ногыт борчагы, кукуруз, көнбагыш) урнаштырабыз.
Җитмәгәннәрен кибеттән алып, шушы тупланмаларга өстәргә генә кала. Чәчү вакыты җиткәч, бөтенесен актармыйча гына, кирәген алабыз да кулланабыз. Бик җайлы!
Саклау
Коры һәм салкынча урын кирәк. Иң яхшысы – даими температурасы 12–16 градуслы караңгы урын. Мәсәлән, шкафның түбәнге киштәсе яки кладовка. Катыргы яки бүлемтекле пластик тартмада саклау уңайлы.
Саклау вакыты чыккан орлыкларны ташларга ашыкмагыз. Аларны, бакчага утырту өчен инде яраксыз булса да, тәрәзә төбендә витаминлы яшел тәмләткечләр рәвешендә үстерергә мөмкин. Редис, руккола, кресс-салат, горчица, брокколи, кәбестә, борчак, укроп, петрушка, кишер – барысы да кышкы–язгы айларда менә дигән яшел витаминга әйләнәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез