Бәйрәм яллары. «Отпускной» күләме уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Димәк, айда эш көннәре күбрәк булса, акчасы да мулданрак бирелә. Ә инде нинди айларда күпме эш көне икәнен производство календарена карап белергә мөмкин. Аннан күренгәнчә, ел дәвамында берничә мини-отпуск булачак, ә инде иң озын яллар, гадәттәгечә, Яңа ел каникулына (1–12 гыйнвар) туры килә. Февраль һәм мартта – Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар көнендә өчәр көн ял көтелә. Май бәйрәмнәре ике ял чорына (1–3 һәм 9–11 май аралыкларында) бүленә. Россия көне (12 июньдә) дә өч ял көне бирәчәк.
Кайсы кадерле? Ял акчасы әйбәт чыксын өчен эш көннәре күбрәк булган айда ялга китәсе. Ә инде күбрәк ял итәргә теләүчеләргә ялны бәйрәмнәргә тоташтырып аласы булыр.
Шулай итеп, 2026 елда иң күп эш көне июльгә (23 эш көне) туры килә. Димәк, бу айда ялга китүчеләр акчаны мулдан алачак. Апрель, октябрь һәм декабрьдә (һәркайсы 22 шәр эш көненнән тора) отпуск алу да матди яктан отышлы. Ә менә гыйнвар яки май аендагы ял акчасы, бәйрәмнәрнең озакка сузылуы сәбәпле, 10–15 процентка кимрәк булачак.
Авырып китсәң, нишлисе? Беребез дә тимердән түгел, шуңа күрә чираттагы ял вакытында авырып китү ихтималы да бар. Хезмәт кодексы нигезендә, мондый очракта чираттагы ял авырган көннәр санына озайтыла яки башка вакытка күчерелә. Төп шарты – эш бирүчегә бу хакта вакытында хәбәр итү һәм табибтан вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазе алу. Шулай итеп, ял югалмый. Савыккач, отпускны дәвам итәргә яки эштәге җитәкчелек белән ялның калган көннәрен күчерү вакытын килештерергә генә кала.
Еллык отпускның графигы алдан ук төзелә. Ә инде хезмәткәр, кире уйлап, башка вакытта ял алырга теләсә, җитәкченең бу хәл белән ризалашмаска тулы хокукы бар. Әмма закон кайбер хезмәткәрләрне яклый. Тәгаенләп әйтсәк, декретка китәргә җыенучы яки аннан чыккан хатын-кызларны, күпбалалы ата-аналар, хәрби хезмәткәрләрнең хатыннарын (ирләрен) һәм балигъ булмаган хезмәткәрләрне.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез