Өзелмәсен Мортаза сукмагы

Кечкенә генә Эшче авылында зур бәйрәм узды. Югары Ушма җирлегенә кергән бу авылны халык телендә Мортаза дип атыйлар. Хәзер биредә нибары өч йорт бар. Авылдагы соңгы кеше – 87 яшьлек Гүзәл апаны кызлары шәһәргә алып киткән. Китсәләр дә, туган нигезләрен онытмыйлар. Түбән Камада гомер итүче 52 яшьлек Илнур Салихов быел якташларын Авыл көненә җыйды.

– Бу хакта узган елдан бирле уйланып йөрдем. Ничек тә авылда бәйрәм үткәрәсе иде, дим. Әмма бу хакта кычкырып әйтмәдем. Соңрак бәйрәм үткәрү турында «Ватсап»тагы төркемнәргә хәбәр салып карадым. Берәү дә дәшми. Күңел көтә бит инде. Әйдә, уздырыйк, кайтабыз ише сүзләр көтәм. Тик беркемнән дә җавап булмады. Шунда апам белән киңәштем. Илсөяр апам авыл советында эшли. Ул да, барып чыгармы икән дип, күңелгә шик салды. Тик минем уйда артка чигенү юк: ничә кеше кайта, шулар белән бәйрәм ясыйбыз, дидем. Бер урынга бөтен кешене җыеп, әби-бабай, әти-әниләрем рухын шатландырасым килде, – дип сөйли Илнур.

Илнурның язмышы гыйбрәтле. Кечкенәдән әти-әни дип әйтергә тилмереп үскән егет ул. Әнисе яман чир белән интегеп вафат булганда, сабыйга яшь ярым гына була әле. 4 яшендә ул әтисез дә кала. Илнурны әтисе ягыннан әбисе Шәргыя тәрбияләп үстергән.

– Бабамның әтисе Мортаза исемле булган. Авылга ул нигез салган. 1922 елда берничә гаилә күченеп килеп, шунда яши башлыйлар. Әнә шуңа да аны күпләр Мортаза авылы дип атый. Миңа биредәге һәр сукмак кадерле. Без үскәндә, ике урамлы, 50–60 йортлы авыл иде ул. Бик матур җирдә урнашкан. Авыл уртасыннан елга ага. Күршедә иптәш булса, мин дә кайтып йорт салыр, рәхәтләнеп гомер итәр идем. Кем белә, бәлки бу хыялым да чынга ашар әле, – ди ул. – Моңа кадәр кышларын торучы булмаса да, җәйгә кайтучылар бар иде әле. Авыл рухын Гүзәл апа саклады. Кызганыч, ул да шәһәргә китеп барды.

Илнур Авыл көненә бәйрәмне алып баручылар да таба, җырчылар да чакыра. Әле өстәвенә, кунакларга дип, мул табыннар әзерлиләр. Шашлык та пешә, учакта казан да асыла. Самавырдан төтен күтәрелә. Бу эштә апасы Илсөяр белән җизнәсе бик булыша.

– Иң рәхәт мизгел авылга кунаклар кайту булгандыр. Аларның күплеген күреп, шулкадәр сөендем. 90лап кеше җыелды. Барысы да нигезләрен сагынып кайткан. Бәбиләр дә, таякка таянган әбиләр дә бар иде. Елмайдык та, еладык та. Авылдашлар белән очрашкач, дөнья куып кына яшәп булмас, тагын очрашырга кирәк, дидем. Алга таба да бу бәйрәмне ел саен үткәрергә насыйп булсын дип телим. Гомер узган саен, туган җир дә, торган җир дә сагындыра. Авылыбызны оныттырасы килми. Мортазага сукмак өзелмәсен иде. Бөтен акчаны эшләп бетереп булмый. Ә бит монда күпме хатирә, рәхәт вакытлар искә төште. Бар теләгем – якты дөньядан киткән газиз кешеләребез шатланып ятсын иде. Аларны да искә алдык, – ди Илнур.

Авыл бәйрәме чын Сабан туена әйләнә. Кайткан кунаклар таяк та тартыша, капчык киеп тә йөгерә. Җырлап-биеп рәхәтләнеп ял итәләр. Авыл җанланып китә. Бәйрәмгә Гүзәл апаның килене, Чаллыда яшәүче Гөлфәридә Хаҗиева да кайткан.

– Мин – шушы авыл килене. Ирем Фаяз белән Чаллыда таныштык. Бу авылга килен булып төшкәндә, монда 25–30 йорт бар иде. Әнинең өе әле дә авыл рухын саклый. Олыгайды инде. Китәсе килмәсә дә, Казанга иремнең сеңелләренә күчте, – дип сөйли Гөлфәридә апа. – Ирем Фаязның арабыздан киткәненә 6 ел инде. Без монда кайтып йөрдек. Авыл миңа бик якын. Ирем дә шушы авыл зиратына җирләнде. Ничек инде бирегә сукмак өзелсен, ди. Быел улым белән кайттык. Бар кеше килеп сөйләшә, хәлләребезне белешә. Еллар имин торса, тагын үткәрәләр икән, берсүзсез кайтырбыз.

Гөлфәридә апаның улы махсус хәрби операциядә булган икән. Яраланган, аягын кискәннәр. Бәйрәмгә ул да кайткан.

– Моңсу уйлардан арынып, күңелгә ел буена җитәрлек рәхәт хисләр алып китәбез. Менә бит, бер кеше башлап җибәреп тә нинди матур бәйрәм булды. Мортаза абыйның оныклары барыбызны бергә җыйды. Илнурга да, Илсөяргә дә рәхмәттән башка сүз юк. Күңелле чараларда очрашып торырга насыйп булсын, – ди Гөлфәридә апа.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре