Газетага язылу

«Парламент-2030» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Бүген Дәүләт Советында «Парламент-2030» бөтенроссия яшьләр закон чыгару инициативалары конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Быел конкурсның финалистлары –  35 студент һәм мәгариф оешмалары укучылары, барлыгы 1,4 меңнән артык закон чыгару инициативасы кертелде.

Конкурста катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. «Яшьләр инициативаларын хуплау –  инде утыз елдан артык элек Татарстан Республикасы законы статусында беркетелгән дәүләт яшьләр сәясәтенең мөһим өстенлекләренең берсе,  – дип белдерә парламент башлыгы, – мине аеруча яшьләребезнең иҗтимагый тормышта активлыгы, шул исәптән парламент формасында чагылыш тапкан активлыгы сөендерә. Бу яхшы традиция һәм хокукый һәм патриотик тәрбиядә, үсеп килүче буынның актив гражданлык позициясен формалаштыруда зур ярдәм».

Фәрит Мөхәммәтшин узган елларда «Парламент-2030» Бөтенроссия конкурсының  илнең күп кенә төбәкләреннән йөзләгән талантлы яшьләрнең потенциалын ачу мөмкинлеге бирүенә басым ясаган. "Төрле темаларга норматив-хокукый җайга салуны камилләштерү буенча тәкъдимнәрне жюри бәяләвенә тәкъдим итеп, сез үз белемнәрегезне һәм сәләтләрегезне тулысынча күрсәтәсез, проект һәм закон чыгару эшчәнлеге күнекмәләрен үзләштерәсез, ә иң мөһиме – хезмәттәшлек һәм кешеләр мәнфәгатьләрендә эшләү күнекмәләрен үзләштерәсез. Алынган кыйммәтле тәҗрибә яңа горизонтлар ачар, алар сезгә, яшь лидерларга, республика һәм бөтен Ватан файдасына куелган максатларга ирешергә ярдәм итәр дип ышанам», – дип билгеләп үткән  Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук конкурсны оештыручыларга рәхмәт белдергән һәм «Парламент-2030» проектында катнашучыларга яңа проектларны һәм актуаль инициативаларны тормышка ашыруда уңышлар теләгән.

Быел конкурсның төп темалары – ясалма интеллект турындагы законнарны камилләштерү, гаиләгә ярдәм итү һәм сәламәтлек саклау, Россиянең спорт суверенитеты, яшьләр сәясәте һәм патриотик тәрбия, өстенлекле салым режимнары, технологик база турында законнарны камилләштерү, кече һәм урта бизнесны җайга салу, әйләнә-тирә мохитне саклауны хокукый җайга салу өлкәсендәге закон чыгару инициативалары.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре